Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Серле рәсем

последние и лучшие новости искусства в мире

9 нче декабрьдә күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның 125 еллык юбилее булды.

Эзәрлекләүдән качып, Хәсән ага Туфан гаиләсе Татарстаннан күчеп килеп, безнең Урманбаш авылында яшәп ала. Менә шунда кабына Хәсән йөрәгендә беренче мәхәббәт. Ләкин ике яшь йөрәккә кавышу бәхете насыйп булмый. Гомәр бабайны гаиләсе белән сөрәләр. Ул бик эшчән, тырыш булганга, кешедән хәллерәк яши. Аны батрак тота дип гаеплиләр (ул абыйсының улын тәрбияли), шуңа бер тапкыр гает укуы да өстәлә.

Мин Нәркәс ханым Нәбиуллина ризалыгы белән, аның Ленин орденлы укытучы әнисе һәм иң яраткан шагыйрем Хәсән Туфан турында шушы хикәяне язарга җөрьәт иттем.

Ә серле рәсемгә килгәндә, ул озак еллар Кайнәт апада сакланган. Нәркәс апа сорашкач, аның тарихын сөйләп биргән. Тик шуннан соң рәсем юкка чыга.

4-10-26

 

Урман арасыннан бормаланып-сыргаланып, ярлары арасына кысылыбрак, авылга килеп җитеп ачыклыкка чыккач, бик иркенәеп, җәелеп, тыныч кына агуын дәвам итә безнең Ахман елгасы.
Ул авылның нәкъ уртасыннан үтеп, авыл халкына «аръяк» дигән сүзне көненә әллә ничә тапкыр әйттерә.

- Әле Гәрәй кайда соң, күренми? - ди күршесе.

- Аръякка киткән иде, - ди тегесе.

Авылның без аръяк дип йөргән ягыннан берәү кайтмаган хайванын таба алмагач:

- Карамаган җирем калмады. Хәзер аръякка чыгып карыйм, - ди.

Менә шул безгә «аръяк» булган якта, күпердән ерак түгел, яры комлы урында, су казан сыман түгәрәкләнеп тора. Елганың ул урыны шактый тирән. Уртасында су әйләнеп, шунда эләккән чүп-чар әйләнә-әйләнә дә аска төшеп югала. Бу урын «Бураңкыш» дип йөртелә.

Алтмышынчы елларда Казан университеты студентлары экспедициягә килгәннәр иде. Җитәкчеләре Гомәр Саттаров лекциясендә җирле атамаларга аңлатмалар бирде. «Буранкыш» (әллә «Бураңкош»мы) «бүрәңкә» сүзеннән алынганын әйтте.

Элек-электән су коенучылар ул урынны читләтеп йөзәләр. Олылар балаларны һәрвакыт кисәтеп торалар. Яшьләр су керергә чиратлап йөриләр. Башта ир-егетләр коенып китә, аннан җиткән кызлар, үсмерләр коена. Иң соңыннан кечкенәләр килеп, су читендәрәк җылынып калган суда чупырдыйлар, ярга чыгып комнан кабартмалар ясап уйныйлар.

Көннәрнең берендә: «Гомәр бабай кызларына Бураңкышта су коенырга кушмый икән», - дигән хәбәр чыкты.

Кушмас та, кызлар буйга җитте. Авыл уртасында, кеше күз алдында буй җиткән кызларга су коену әдәпсезлек дип саный Гомәр бабай. Ул бабай үзе бик зыялы кеше. Укымышлы, Коръәнне белә. Балаларны белемле, әдәпле итеп тәрбияләргә тырыша. Алла сакласын, кеше теленә керә күрмәсеннәр кызлар. Ул үзенең гаиләсе, бертуган энесе Мәлик белән Татарстан ягыннан күчеп килеп, безнең Урманбаш авылында яши башлый. Нараттан зур матур йорт салып җибәрә. Артта бакча, ул елгага барып тоташа. Шул тирәдә тегермән корып куя. Елга яры шул тирәдә куе таллыкка чорналган. Шомырт ботаклары суга тиеп-тиеп тора.

Нәкъ шул, кеше күзеннән читтәрәк, аулак урында Гомәр бабай кызларга коену урыны ясый. Башта суны баткан агачлардан, су үсемлекләреннән чистарта. Су читенә басма сала. Басмага терәп көймәне бәйли. Су коенмаган көннәрдә кызлар көймәдә йөзәләр.

Бабайның кызларга коену урыны ясавы турындагы хәбәр Хәсән колагына да килеп ирешә.

Хәсән дә гаиләсе белән эзәрлекләүдән качып, Татарстан ягыннан килеп, шушы авылда яши башлый. Алар Гомәр бабайның энесе Мәлик белән бик тиз дуслашып китәләр. Хәсән Мәлик янына кергәләп йөри. Ул бер кергәндә гөлләргә су сибеп йөри торган кызны күрә. Кыз, тиз-тиз эшен бетерә дә, куе кара керфекләр белән сөрмәләнгән, төпсез куе-зәңгәр күзләрен сирпеп, кара чәч толымнарын елкылдатып, кызлар бүлмәсенә кереп югала.

Хәсәнгә шунда нидер булды, йомышын да әйтә алмады, Мәлик белән дә сәеррәк сөйләште. Кайтканда гына аның исенә төште, алар спектакль куярга йөриләр иде, ә Галиябану роленә әле кеше юк. Шунда Хәсәнның зиһене яктырып китә. «Мәликкә әйтергә кирәк булыр, сеңелесе белән сөйләшеп карасын», - дигән карарга килә ул.

Шактый сөйләшүләрдән соң, Кайнәт Галиябану роленә риза булды. Хәзер Хәсән репетицияләрдә кызны көн дә күрә. Аңарда яңадан-яңа сыйфатлар да ачыла. Аңа карап соклануын яшерә алмый. Кайнәт шактый чая, үзен кеше арасында иркен тота, үз фикерен дәлилләп ярып сала. Тик ялгыз очраганда гына ул күз карашын яшерә, йөзләре аллана.

Хәсәнгә дә әллә ни булды. Ул көненә әллә ничә тапкыр кыз турында уйлый. Эшләгәндә дә, йокларга ятса да – күз алдында Кайнәт. Менә ул - ал күлмәген кигән, чәчләрен матур үреп салган, кулына китап тоткан, тиздән укытучы буласы кыз.

Икенче вакыт ул – бала итәк күлмәк кигән, ак алъяпкыч бәйләгән, чәчләренә чулпы таккан бизәкле көянтә-чиләкләр асып чишмәгә суга баручы чибәр Галиябану. Кайсысы якын аңа, әйтүе кыен. Икесе дә якын, икесе дә кадерле. Кайчагында Хәсән шундый уйга чума, өйдәгеләрнең сүз катканын да аңламыйча-ишетмичә сәерләнеп китә.

Ничек, кайчан әйтеп бирер Хәсән үзенең кызга булган хисләрен? Ә чынында аларның хисләре уртак иде. Кайнәткә дә нәрсәдер булды. Бу озын, какча гәүдәле, озынча йөзле, үткен карашлы, куе калын чәчле егет турында уйлана башлады ул. Аны күрсә - телсез кала, карашын яшерә, йөзе аллана, йөрәге читлегенә сыеша алмый, тыпырдый. Тапкыр телле, чая, төпле фикерле бу егет аның үзе генә хуҗа булган серле дөньясына үтеп керде. Ул үзенең кичерешләрен, хисләрен кешедән яшерергә тырышты. Ләкин шундый ургылып торган хисләрне яшерү - бик авыр хәл.

Хәсән кызларның су коену урынын үз күзләре белән күрәсе килеп, бакча артларына чыгып, агачларга ышыклана-ышыклана тегермән артына килде. Менә куе таллык. Гомәр бабай бик белеп сайлаган урынны. Таллар аркылы су өсте бөтенләй күренми. Хәсән талларга карап: «Кара әле, нәкъ Кармәт таллары, шундый яшел, шундый бөдрә. Себердә дә шундый ук таллар. Моңарчы ничек игътибар итмәдем икән», - дип уйлап куйды. Ул бик кыенлык белән куакларны аралый-аралый су буенарак якынлашты. Су өсте тып-тын, читендә ак-сары төнбоеклар утыра. Бу матурлыкка сокланып шактый торды Хәсән.

Кинәт исенә килеп, тиз-тиз кайту ягына чыкты. Ул ниндидер ныклы карарга килде. Өйгә кайткач, фотоаппаратын алып озак кына көйләндерде. Ә үзе никтер елмаеп-елмаеп куя иде. Икенче көннең кичен көчкә көтеп җиткерде. Кичәге эзе белән бу юлы тизрәк килеп җитте. Таллар арасына кереп фотоаппаратын урнаштырды, су өсте яхшы күренерлек итеп ботакларны аралады. Басмага кереп карап карады, бернәрсә сизелерлек түгел.

Икенче көнне иртәдән үк кыздыра башлады. Бүген кызларның су коенуына шиге калмаган Хәсән, кеше күзенә чалынмаска тырышып, тагын китте.

Тычкан саклаган песи сыман әкрен генә басып ул таллыкка керде. Башын суза төшеп су өстенә карады, бик вакытлы килгән икән - каршы яктан басмага таба берәү тавышсыз гына йөзә иде.

Менә йөзүче басмага килеп җитте. Башта беләкләре күренде, аннары җилкәсе, гәүдәсе. Ул җитез генә басмага күтәрелеп, аякка басты. Эчке киемнәреннән шыбырдап су ага. Киемнәре тәненә сыланып, гәүдә зифалыгын сызыклап тора. Юеш чәч толымнары елан кебек елкылдый.

Хәсән ник килгәнен дә онытып, авызын ачып калды. «Юк, бу адәм заты түгел, бу су кызы, бу әкияттәге пәри кызы. Пәри кызларына гына хас мондый матурлык».

Кыз башта чәч толымнарын сыкты, аннары куллары белән киемнәрен сыпыргалады, итәкләрен сыккалады. Көймәнең утыргычына утырып, чәчләрен сүтә башлады. «Юк, бу су анасы». Шулай уйлап, Хәсән селкенми дә тора бирде. Кинәт үрдәк кычкырып куйды, кыз сискәнеп куркып китте. Үрдәк тавышы Хәсәнне дә хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды. Ул, ник килгәнен исенә төшереп, фотоаппаратына иелде. Кыз, борылыштан 7-8 баласын ияртеп үрдәк килеп чыкканын күргәч, тынычланып, кулына тарагын алды.

Берничә көннән Хәсән уку йортына юнәлде. Яшьләр инде җыелганнар иде. Бер читтәрәк Кайнәтнең китап сайлаштырганын күреп, Хәсән шунда килде. Ул китабы эченнән рәсем алып: «Кайнәт, мин сине үземнең кәләшем белән таныштырмакчы булам», - диде.

Кызның өстенә кинәт салкын су сиптеләрмени. Юк, су түгел, аны утка салдылар. Аның иреннәре тартышып куйды, йөзе агарды, телсез калды. Шулай да үзен кулга алып, егеткә тагы борылды. Рәсемгә күзен дә төшермичә: «Ярыйсы икән үзе», - дип ярым пышылдады.

- Кара, кара, аны син дә яхшы беләсең, - дип ул рәсемне кызга сузды. Кайнәт, теләр-теләмәс кенә рәсемне алып, күзләренә якын китерде.

Аның агарынган йөзе ут кебек кызыша башлады, күзләренә җылылык йөгерде, тәненнән рәхәт дулкын үтте, башы әйләнгәндәй булды. Ул ни дияргә дә белмичә рәсемне Хәсәнгә сузды.

- Ал, ал, үзеңә ал, миндә ул тагын бар, - диде Хәсән.

Кайнәт рәсемне күкрәгенә кысты да, уку йортыннан йөгереп үк чыгып китте.

Өйгә кайткач, үз бүлмәсенә кереп, рәсемне кулына алды, әйләндерә торгач, икенче ягында язу күрде.

Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм, -
Ул синең нурың икән.

Кигәннәрең ал икән,
Гөлләр белән пар икән:
«Ай ни, ул ни», - диләр иде,
Халык сүзе хак икән.

Керфекләрең кагасың
Моңсу гына багасың.
Ай кояштан нурлар ала,
Ә син кайдан аласың?

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде округы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836