Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Яңа ел уенчыгы» бәйгесендә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

Узган ел Тубыл округы, Күкрәнде тугызьеллык мәктәбе укучылары өчен бик тә уңышлы булды. Бигрәк тә икенче чиректә алар күптөрле конкурс-ярышларда, хәтта өлкә күләмендә узган4-32-26 бәйгеләрдә актив катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Мәсәлән, 7 сыйныф укучысы Булат Латыйпов «Язгы моңнар» IX нчы муниципаль балалар иҗаты конкурсында вокал номинациясендә яраткан җырчысы Виктор Цойның «Белый снег, серый лед» дигән җырын татар телендә башкарып 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Ә аның сыйныфташы Луиза Таирова 8-12 декабрьдә Төмән шәһәре һәм өлкәсе күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен үткәрелгән «Яңа ел уенчыгы» иҗади конкурсына «Татар халык иҗаты» (укытучысы Лилия Латыйпова) түгәрәгендә фетр тукымадан татар халык бизәкләре төшереп ясаган кыңгырау чәчәген җибәргән. Нәтиҗәсе озак көттермәгән. Кызның бар күңел җылысын салып, тырышлыгын, осталыгын куеп ясаган уенчыгы Яңа ел чыршысының чын бизәгенә әверелгән. Һәм аның «Кыңгырау чәчәге» өлкә күләмендә 3 дәрәҗәдәге дипломга ия булып, Луизага Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Гомумән, бу бәйге Луизага шулкадәр җылылык һәм бәйрәм кәефе бүләк итте.

4-31-26

Луиза Эльмар кызы Ләчек авылында 5 балалы зур гаиләдә үсә. Авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, ул Күкрәнде мәктәбендә, интернатта яшәп, укуын дәвам итә. Кызганычка, Ләчек авылында башлангыч мәктәп ябылды. Шул сәбәпле, бүгенге көндә биредә аның энесе Эльнар, сеңелләре Алиса белән Рианна да укыйлар. Аларның иминлекләре, укулары, тәрбияләре өчен Луиза җавап бирә, шуңа ул бу йөкләмәгә зур җаваплылык белән карый. Луиза тырыш, сәләтле кыз, бигрәк тә ул кул эшләре белән мавыга, оста рәсем ясый. Бертуганнарын да үзенең шөгыльләренә - җырларга, биергә өйрәтә. Аларны туган йортларына, әти-әниләренә сагынуларыннан юата. Нәкъ апалары тырышлыгы белән 4 нче сыйныфта укучы Алиса «Кышкы моңнар» балалар иҗаты конкурсында «Кыш» темасына ясалган рәсеме белән катнашып, 2 нче сыйныфта укучы Рианна татар биюен башкарып, ә Эльнар туган телдә «Яңа елга» шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, мактау сүзләренә лаек булдылар. Аларның уңышларына укытучылары һәм сыйныфташлары да сөенәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836