Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
9 май көнендә илебез һәм алдынгы карашта булган дөнья илләрендә немец фашистларын юк итүгә 80 ел тулуы уңаеннан тантаналы Җиңү көне зур бәйрәм белән үткәрелде. Ләкин әле сугыш куркынычы бетмәгән иде. Фашизм иярченнәре – Япон милитаристлары безнең илебезне басып алырга янап, күрше Кытай, Көньяк-Көнчыгыш илләре халкын коллыкта изеп һаман да яшиләр иде.
Агымдагы елның август ахырында Россия телевидениесенең беренче каналында алып баручы Вячеслав Никонов (В.Молотовның оныгы) җитәкчелегендә күрсәткән «Лето войны» фильмын караганнан соң, Япония белән сугышта катнашкан һәм батырлыклары өчен «Ватан сугышы ордены» һәм күп хәрби медальләр белән бүләкләнгән абыем Камил Хисамовның якты истәлегенә багышлап язган хатирәләрем белән мин «Яңарыш» укучыларын таныштырырга уйладым. Бу фильмны, әлбәттә, халык күргән, мәктәп укучыларын да укытучылар кабаттан интернет аша таныштырганнар булыр.
1944 елда Петелино мәктәбен Мактау грамотасы белән тәмамлаган 17 яшьлек Камил абыем шул ук елда армиягә чакырылган һәм Ерак Көнчыгыш фронтына хезмәткә озатылган.
Әнием Саҗидә Вәгыйз кызы безгә сөйләве буенча, солдатка киткәндә бабайның әтисе Исхак бабайның (иң беренчеләрдән Татарстанның Чистай (Чистополь) районыннан күчеп Кактамакка килүче һәм мәчеттә мәзин хезмәтен үтәгән) хатыны Мәмдуха абыстай хәвеф-хәтәрдән, үлем куркынычыннан саклап калу өчен Коръән сүрәсен язып әни аша абыйга бөти (оберег) тапшырган. Сугыштан исән кайткач, шул бөтиен гимнастеркасы эченнән сүтеп алып, абыйның әти-әнигә бирүе яхшы хәтеремдә. Андый дини эшләр узган чорда катгый рәвештә тыелалар иде.
Дәһшәтле һәм дә кайгылы сугыш, аннан соңгы авыр еллар гомерем буена онытылмас булды.
Бөек Җиңү бәйрәме, ел саен 80 еллык күләмендәге шикелле булмаса да, ил күләмендә тантаналы рәвештә билгеләнә килде. Бөтен илебез халкы белән бергә әти-әнием, туганнарым һәм барча Кактамак авылы олысы-кечесе чиксез шатлана идек. Әмма абыемнан хәбәр һаман юк иде.
1946 елның май урталары. Әтием Борһанетдин һәм уртанчы абыем Кадыйр Тубыл елгасында агып килгән бүрәнәләр җыеп, йорт-хуҗалыкны төзәтәләр, ә без, бала-чага, аларга үзебезчә булышабыз. Кояш баю вакыты җитеп килә. Шул вакыт бакча капкасыннан шинельле, ике култык таягы белән атлап миңа таныш түгел солдат курабызга керде. Әти-әнинең шатлыктан күз яшьләрен тыя алмый елауларын күреп, мин - җиде яшьлек бала, кем кайтканын аңладым.
Инде Икенче бөтендөнья сугышы бетүгә елга якын вакыт үтүгә карамастан, Камил абыемның исән кайтуы шатлыгын уртаклашырга безнең йортка көннәр буена Кактамак халкы гына түгел, ә тирә-як авыллардан да килүчеләр күп булды. Әниемнең җиз самовары чыжлап торды, сүнмәде, һәр елның җәй көннәрендә җыеп, читән казыгы башына элеп киптергән мәтрүшкә чәенең хуш исе өй эчендә аңкыды. Ул елларда зур шатлыкларны аракы эчеп билгеләү булмый иде, эшкә соңга калу яки бармаучыларга карата закон бик коры булды. Әхмәтҗан абый Әлмөхәммәтовның Берлиннан алып кайткан трофей аккордеонында җиңү маршын уйнаганы әле дә исемдә.
Килүче һәрбер кунак безнең солдатлар Япония самурайларын, явызларны кырулары, абыемның кайсы җирләрне, илләрне азат итүдә катнашуы, инвалидлыкка дучар булуы һ.б. белән кызыксындылар. Без, мамайлар, аның җавапларын, тын да алмыйчан, игътибар белән тыңлый идек.
Милитаристлар иле Япониягә каршы сугыш игълан ителгән көннән (9 август 1945 ел), аларның бер шартсыз җиңелүе, корал ташларга риза булу көненә кадәр (2 сентябрь 1945 ел), Маньчжурия һәм Кытай җирләрен азат итеп, Ерак Көнчыгыш фронты составында авыр сугыш юлларын үтеп, Тын океан буендагы Порт Артурга кадәр җиткән ул. Кабахәт явыз милитаристлар, һичшиксез, җиңеләчәкләрен сизеп, дөнья күләмендә катгый тыелуга карамастан, агуланган бөҗәкләр һәм җәнлекләр тутырылган бомбалар кулланганнар. Бик күп совет солдатлары, шул исәптән Камил абыем да, каты авыруга дучар булганнар.
Елга ярым вакыт госпитальдә дәвалап, аны врачлар үлемнән алып калганнар, ләкин үзе йөрерлек сәләте булмаган. Мондый кабахәтлекләр байтак еллар буена илдә дәүләт сере булганга, абый да әти-әнигә хат та яза алмаган.
Дәүләт хәрби серләре Россия халкына фәкать сугыш бетүнең юбилей елында гына игълан ителде. Маньчжуриянең башкаласы Харбинны - хәзер Кытай җирен азат итү өчен унике меңнән артык, Курил утрауларында кырык меңгә якын совет солдаты һәм офицеры батырларча һәлак булуларын, Харбинда парад үтүен һәм башка күп серләрне без быел гына матбугат аша ишеттек.
Камил улының сәламәтләнүе өчен әниемнең үтә дә тырышлык белән урман-кырлар буенда шифалы үләннәр җыеп кайтуы, аларны казанында кайнатып, җәй буена көзгә кадәр дәвалавы нәтиҗәсендә абыем аякка басты. Шуннан соң әниемә халык «хирург әби» дип ихтирам белән эндәшәләр иде.
Киләчәк елларда да абый язгы сабан туйлары ярышларында да, эштә дә алдынгылыкны бирмәде. 19 яшендә генә 16 яшьлек кыз – Минзифага өйләнеп 63 ел бергә кулга-кул тотынышып, гади, хезмәтчән гаиләдә яшәп, өч кыз һәм бер егеткә гомер бүләк иттеләр. Үзләре шикелле әдәпле, инсафлы тәрбияләп, олы тормыш юлына озаттылар. Эштә дә лаеклы казанышларга ирештеләр. Хезмәт ветераннары күршеләре һәм коллектив белән бик яхшы мөгамәләдә яшәделәр.
Кеше гомере мәңгелек түгел шул. Камил Борһанетдин улын 83 яшендә барлык мөселман йолаларын үтәп, Кактамак авылы зиратында җирләдек. Матур апабыз Минзифа Тәхәви кызы да өч елдан соң, яратып яшәгән ире янына китте.
2025 елның июлендә олы улым Альберт белән тагын да кече ватаныма кайтырга насыйп булды. Асланада яшәүче игезәк кыз туганым Гайния һәм аның кызлары - Рәмзия, Рузилә, Гөлфара, Кактамакта яшәүче Суфия тырышлыгы белән хәтем мәҗлесе үткәрдек. Аслана мәчете хезмәткәре, агроном һәм укытучы пенсионер Фәрит хәзрәт изге Коръәннең «Ясин» сүрәсен укыды. Безне калдырып китүчеләрнең җаннары җәннәттә булсынннар, әти-әни белән бер рәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Борһанетдин улы да бар иде.
Абый! Синең якты, саф исемең һәрчак күңелебездә сакланыр. Тыныч йокла, без синең исемеңне онытмабыз!
Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре.