Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Көч, хәтер һәм истәлек урыны

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районында Бөек Ватан сугышында көрәшүчеләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә тагын бер көч, хәтер урыны артты. Шатан авылында әлеге коточкыч сугышта һәлак булучыларга һәм үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучыларга тантаналы рәвештә һәйкәл ачтылар.

Шатаннан Бөек Ватан сугышына Ватанны сакларга 81 кеше киткән, шуларның 46сы сугыш кырларында ятып калган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан битараф булмаган авыл халкы ярдәмендә биредә Хәтер мемориалы барлыкка килде. Проектның инициаторы - Наилә Фәизова. Аның инициативасын авылның барлык халкы да диярлек яклады. Авыл халкын шулай ук «Төмән өлкәсе ветеран-чик сакчылары» иҗтимагый оешмасы һәм шәхсән оешма рәисе, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы запастагы майор Нуртдин Ибраһимов та хуплады.

Җәй айларында ветеран-чик сакчылары зур эш башкардылар һәм сентябрьдә монументны тантаналы ачу оештырылды. Тантанага Шатан халкы һәм кунаклары, Аксарина мәктәбе укучылары, «Кара пантера» хәрби хезмәткә ирекле әзерлек махсуслаштырылган төркеме һәм «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәте курсантлары җыелды.

41-21-25

Тантанада Бөек Ватан сугышы ветераны кызы Манифә Хисаметдинова, проектның инициаторы Наилә Фәизова, Чечен Республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган МХО катнашучысының кызы Руфинә Хөсәенова булдылар. Кунаклар арасында Төмән өлкә Думасы депутаты Александр Анохин, Яркәү округы башлыгы Евгений Золотухин, социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасары Светлана Ожгибесова, «Төмән өлкәсе ветераннары-чик сакчылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илгиз Шәрипов, Яркәү районы ветераннар советы рәисе Раиса Фомина бар иде.

41-22-25

Кызыл тасманы кисү тантанасы үткәч, монумент ачылды. Халык бер минут тынлык белән сугыш геройларын һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алды.

41-2-25

Юрий ЗАЙЦЕВ, «Ярковские известия» газетасыннан.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: һәйкәл ачуда.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836