Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Матурлык салонында сабырлык белән үз чиратымны көтеп утырам.
Журналист һөнәрем күзәтүчәнлеккә өйрәткәнгәдер, күрәсең, һәркайдан кызыклы детальләр эзлим, кеше күрмәгәнне күреп сөенәм, кайвакытта һич кирәкмәгән нәрсәгә борынымны тыгып, кәефемне бозарга күп сорамыйм. Бүген исә миннән кул сузымында гына чын могҗиза тудыручы, зифа буйлы яшь ханымның үзен һәм аның күңел биреп башкарган эшен кызыксынып күзәтәм.
Сөйкемле йөзле, өлгергән зәйтүн җимеше сыман карасу-соры күзле утыз биш яшьләр тирәсендәге чәчтарашның хәрәкәтләре шулчаклы җитез ки, аның үткен тешле кайчысы, әйтерсең үзеннән-үзе җайлы гына уйнаклап тора. Үз эшенең чын остасы, ипләп кенә, каршысында утырган клиентының күңеленә хуш килерлек матурлык тудыра. Гөлкәйнең (исеме үзгәртелде) куллары-кулга иярми, әйтерсең, ул гап-гади чәчтараш кына түгел, ә нәфис пумалачыгын җай гына уйнатып, зәвыклы картина иҗат итүче рәссам кебек. Мин аның соңгы клиенты идем. Көне буе аяк өстендә торып, ару-талуына карамастан, Гөлкәй минем тыңлаусыз бөдрәләремне бер рәвешкә китерергә омтылып, шактый тырышты. Буяп куйгач, буяуның керешкәнен көткән арада, чәчтараш ханым белән якыннан аралашып-сөйләшеп киттек. Аның күзләрендәге эчкә яшерелгән тирән моң мине тетрәндереп җибәрде. «Су сөлеге кебек мондый чибәркәйне эчтән нәрсә кимерә икән? Якын кешесен югалткан микән әллә?» – дип борчылдым. Сорау тулы карашымны сылукайдан ала алмадым. «Сеңелем, ни кайгың бар? Уртаклашсаң, кими ул. Бәлки сөйләп бирерсең? Сереңне җилгә чәчмәм», – дидем. Гөлкәй беркадәр сынап карап торды. Ә аннары: «Хәсрәтемне үз эчемә җыя-җыя, чирлегә әвереләм бугай инде мин, апа. Бәлки, әллә кайчан кешегә сөйлисем калгандыр. Безнең салонга күптәннән йөрисез бит. Сезнең газетада эшләгәгенезне беләм. Гыйбрәтләрне күп язасыз, кызыксынып укып барам», – дип, мине аптырашта калдырды.
Гөлкәй куе керфекләренә эленгән тозлы күз яшьләрен кул аркасы белән сыпырып төшерде, янәшәмә үк килеп утырды һәм үз тормышын бәян итәргә кереште. «Мин сөйләгәннәрне түкми-чәчми газетага языгыз әле, апа. Унбиш елдан бирле бер гөнаһсызга күз яшьләремне түктерүче кансыз бәндәләр акылга килмәсме? Укыгач, кешедән оялмаслармы? – дим. Һичьюгы минем кебек ут йотып яшәмәсеннәр өчен, башкаларга гыйбрәт булыр. Ышанасыздырмы-юкмы, эш сәгатем беткәч, өемә кайтып керәсем килми минем.
Анда кансыз-вәхши, эчмәгән килеш «исерек» ирем Иректән башка беркем юк. Парлы ялгыз мин апа. Бер түбә астында яшәүче, сау-сәламәт, әзмәвердәй ирем бар килеш, ун елдан бирле хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм булып, иркәләү-назлауга, җылы сүзгә мохтаҗ булып җан асрыйм. Арабызга өченче кеше керде. Миңа туган тиешле сазаган кыз. Ирем белән аулакта очрашып йөрүләрен очраклы рәвештә белеп алдым. Оялтуның-әрләүнең файдасы тимәде. Җитмәсә, минем башка җитү, иремне тартып алу өчен, мари карчыгына барып, бозым салды. Хәзер иремне гүя алыштырып куйганнармыни, кайвакытта аның үз-үзен тотышы кеше әйтеп аңлатылмаслык сәергә әверелә. Без ипотекага фатир алган идек, әле аңа түлисе дә түлисе. Икебезнең дә шуннан кала торыр урыныбыз, башка җиргә күченергә мөмкинлегебез юк. Бөтен тапканны шул фатир бурычы йотып бара. Элек ирем читкә чыгып акча эшләп кайта, ерак юлларга сәфәргә йөри иде. Хәзер Казанда эшли. Сөяркәле булгач, акчасының яртысы шул чәчбигә китеп баруын беләм. Аңа чәшке тун, тугыз меңлек ак күн итекләр бүләк итте. Ә минем андый затлы киемнәрне төштә дә күрәсем юк. Ирек – беренче – бердәнбер мәхәббәтем иде! Утыз алты яшемә җитеп, тәнемә башка бер ир затының тырнак очын да кагылдырганым булмады.
Моңа карап, ирем кадеремне белә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Ирекнең өйләнешкәндә алтын балдак, ак күлмәк алып бирә алмавына әлләни көенмәгән идем. Яңа гына армиядән кайткан егетнең нәрсәсе булсын? Бер-беребезгә үлеп гашыйк идек. Хәлле тормышлы булсалар да, иремнекеләр туй ясамады. Үз әнием соңгы сыерыбызны суеп саткан акчага никах мәҗлесе җыйгач, алар ягыннан килеп, безне котлаучы булмады. Унҗиде яшемдә Иректән балага уздым, кан басымым уйнап интектерде. Авыл больницасында фельдшер булып эшләүче каенанам, корсагыма укол кадап, сигез айлык нарасыемның башына җитте. Мин – тиле баш, ул миңа кан басымын көйләргә булыша дип уйладым. Тот капчыгыңны! Аның ясалма тулгак даруы кадавын каян белим соң? Ә таңда мин үле кыз таптым. Өч килога якын иде бәгырь кисәгем. Күм-күмгәк түгәрәк йөзе әле дә күз алдымда тора, нәни кулларын сузып, төшләремә керә. Елап уянам. Каенанам үзенең кадерле улын хәерче гаиләдә, исерек, кансыз ата янында тилмереп үскән кызга тиң түгел дип санавын вәхшиләрчә раслады.
Хастаханәдән мин әни йортына кайтып киттем, күңелем Ирекне көтте, өзгәләндем. Анасының явызлыгына ирем гаепле түгел бит. Беркадәр вакыт узгач, Ирек белән янәдән кушылдык. Ул минем әни йортына күченгәч, каенанам безгә нинди генә пычрак гайбәтләр ишеттермәде, нинди генә нахак бәлаләр такмады. Имеш, мин – карак, зиначы, каенатам белән дә фәхешлек кылам, урамнан узган һәр ир заты белән уйнаш итү миңа берни тормый, янәсе. Ул мәгънәсез хатын иремнең күңеле миннән сүрелсен өчен, нинди генә кәмитләр ясамады. Сөйгәне белән ике арага чөй кагып, мине генә түгел, үз баласын да рәнҗетүен, бәхетсез итүен әллә аңламады, әллә юри шулай кыланды. Без әниләрдә яшәгәндә, мин ир бала таптым. Улыбыз көйсез булды. Яшәргә акча кирәк иде, сабыйны әнигә тоттырып, ашханәгә эшкә чыктым. Тамчы тама-тама да, боз хәтле бозны тишә бит. Каенанам теләгенә иреште: арабыздан кара мәче узды, ирем ара-тирә эчеп кайта, көнләшеп кул күтәрә башлады.
Өйдәге кара тавышка түзәрлек түгел иде, үз әтием исән чакта да, аның холыксызлыгыннан бик нык интеккән әниемә аеруча кыенга килде. Мин тәвәккәлләп, Казанга чыгып киттем, чәчтарашлар курсында укып чыктым, эшкә урнашып, әйбәт кенә акчалар эшли башладым. Башта юк кына бәягә фатир яллап яшәдем. Улым әни янында үсте, аны алып килергә мөмкинлегем булмады. Авылыбыз Казан артындагы районда булганга, атна саен кайтып йөрдем, балама кием-салым, азык-төлек ташыдым, әнигә хәл кадәренчә ярдәм итәргә тырыштым. Каенанам иремә әле бер, әле икенче кәләш табып караса да, ул башкага өйләнергә риза булмады, минем янга күченеп килде. Минем тырышлык белән ипотекага фатир алуга ирештек. Бу вакытта без янәдән бергә яши идек инде, шунлыктан, аны икебезгә дә рәсмиләштердек. (Хәзер моңа үкенәм, билгеле, терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый.) Ул Казанга күченгәч, моннан ун ел элек янәдән ир бала таптым. Декрет ялымда озак утыра алмадым, акча бик кирәк булганга күрә, баланы әнигә кайтарып куеп, эшкә чыктым. Әле дә ярый әнием сау-сәламәт иде ул чакта. Балаларны кеше итәргә бик нык булышты, аңа мең рәхмәтлемен. Эштә эт булып арысам да, иремне һәрчак кайнар ризык, якты йөз белән каршыладым, һәр теләген үтәргә ашкынып тордым.
Гомумән, тәмле пешерәм мин. Ирек – шофер ул, берара ерак юлларга йөк ташуда эшләде. Аның өйгә ашкынып кайтып керүләрен түземсезләнеп көтә, үзе яраткан ризыклар белән, кунак урынына сыйлый идем. Мәхәббәтебезне соңрак югалттык. Хәзер элеккеге Ирекнең шәүләсе генә калган кебек тоела миңа. Эчми-тартмый, акчасын санап-исәпләп тота үзе. Тормыш алып барырга нәкъ шундый кеше кулай түгелме соң? – диярсез. Юк шул! Ул сөяркәсенә бик юмарт булса да, миңа 8 мартта яки туган көнемә күңел хакына өч тиенлек бүләк тә алып кайтып тоттырганы юк. Иң кызганычы – ул мине күралмый, балаларын бар дип тә белми. Юктан гына кызып китеп, мине кыйнап ташларга, теләсә нәрсә әйтеп, хурларга, рәнҗетергә күп сорамый. Бервакыт: болай бергә яшәү икебезгә дә газап кына бит инде, әллә аерылышыйкмы? – дигәнем өчен, буып үтерә язды. Кулыннан ычкынып, көчкә чыгып качтым. «Мин сине беркем белән дә яшәтмим, аерыла калсаң, әүвәле синең башыңа җитәм, ә аннан соң фатирга ут төртәм дә, эченә кереп янам», – дип куркыта. Әйтерсең, акылына зәгыйфьлек килгән бәндә. Аны табибларга, һичьюгы психологка күрсәтеп карамакчы идем. Әллә ул минем сүзләргә колак сала дисезме?
Бермәлне автобус тукталышына чыгып барганда, артымнан чегән карчыгы куып җитте. «Кызый! Иреңә бозым салганнар, аны бөтенләйгә синнән тартып алмакчылар. Тик әлегә булдыра алмыйлар. Булышсаң, аңа син үзең генә булыша аласың. Иреңә бик авыр икәнлеген үзең дә беләсең бит. Аны бу афәттән араларга тагын бер кат тырышып кара инде», – дигәч, эсселе-суыклы булып киттем. Өебезгә мәчеттән мулла алып килеп, «Коръән» укыта башлаган идем, яшь хәзрәтнең хәле китте, ул йөрәген тотып егылды, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Үземнең дә өйгә аяк атлап керәсем килми. Сәер хәлләр ирем минем янга түшәккә яткач башлана. Ул тиктомалдан буыла-буыла кычкырып көләргә, кулларын болгап, җилпенә-җилпенә әллә ниләр сөйләнергә керешә. Импотент булмаса да, минем белән ирлек вазыйфасын үти алмый. Аның каравы сөяркәсе канәгать. Бер фаш ителгәннән соң, бу ике җирбит мөнәсәбәтләрен яшереп маташмыйлар. Гарьлегеңнән егылып үләрсең, билләһи. Менә шулай ун елдан бирле тол хатын хәлендә иза чигәм. Ирле килеш ирсез яшим, парлы ялгызмын. Бу дөньяда минем сыман ялгыз каеннардан да ялгызрак тагын берәр бәхетсез җан бармы икән?» – дип, Гөлкәй мөлдерәтеп күзләремә карады. Аны юатырлык үтемле сүзләр таба алмадым..
Хәмидә ГАРИПОВА.