Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Татарстан башкаласы Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы үтте. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Форумда илебезнең 20 төбәгендә иҗат итүче каләм осталары, газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашты.
Өч көн дәвамында форум делегатлары өчен иҗади һәм эшлекле очрашулар, остаханәләр оештырылды, кызыклы һәм бай программа белән эшләү мөмкинлеге тудырылды.

Беренче көнне басма һәм электрон матбугат вәкилләре «Татмедиа» республика агентлыгында остаханәдә катнаштык. Делегатларны «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Остаханәне «Татмедиа»ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлева һәм «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров алып барды.
Чара барышында медиасферадагы заманча юнәлешләр, материалны визуаль яктан бизәү, аудитория белән нәтиҗәле элемтә булдыру һәм журналист эшчәнлегендә нейрочелтәрләрне куллану турында фикер алыштык.
Хәзерге көндә журналистларга ясалма фәһем дә ярдәм итә алуы беркемгә дә сер түгел. «Татмедиа»да үткән очрашуда эшебездә ясалма фәһем (искусственный интеллект) куллану һәм матбугат басмаларының социаль челтәрләрдә аккаунтларын үстерү буенча сөйләшү булды. Журналист заман белән бергә атларга тиеш. Үзебезнең эштә кулланырлык бик күп мәгълүмат алдык.
Кичен атаклы Галиәсгар Камал исемендәге татар академия драма театрында «Өйләнәм» спектаклен дә карадык.
«Казан арты – Арча ягы»

16 октябрьдә юлыбызны Арчага дәвам иттек. Казан арты – Арча ягы, диләр. Арча районы – Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Альберт Яхиннар ватаны гына түгел. Бу як миндә, беренче чиратта, татар әдәби телендә сөйләшүче халкы, чын татар районы буларак ассоциацияләнә.
Без сәфәргә күтәренке, шат күңел белән чыктык һәм шул ук җылы хисләр, көләч йөзләр белән Арча җиренә килеп кердек.
Иртән безне Арча чигендә мәдәният хезмәткәрләре гармуннар уйнап, чәк-чәк, якты йөз белән каршы алдылар. Истәлеккә фотога төшеп, алга таба Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеена юл тоттык.
Көнебез бик матур, эчтәлекле үтте. Кунакларны Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов озатып йөрде.
«Казан арты» Арча тарих-этнография музее – Арчаның төп музее булып санала. Арчаның гына түгел, татар халкының үткәнен чагылдырган бай экспонатлы музей 2009 елда ачыла. Биредә форумда катнашучыларга эчтәлекле экскурсия үткәрелде.
Күренекле мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка күренекле шәхесләр турында мәгълүмат алдык. Шулай ук «Казан җөе» техникасы буенча осталык дәресе дә үткәрелде.
Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее), Мөхәммәт Мәһдиев музее, «Әлифба» музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар.
Форум кысаларында без «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм район радиосында кунакта булдык. «Арча хәбәрләре» — районның иң абруйлы һәм тарихлы басмаларының берсе. Редакция эшчәнлеге белән якыннан танышып, төбәк матбугаты үсеше һәм заманча мәгълүмат мохите турында фикер алышулар үткәрелде.
Район радиосында көндәлек тапшыруларны әзерләү үзенчәлекләре белән таныштык. Анда безгә программаларны оештыру һәм тарату, шулай ук җанлы эфирдагы эшчәнлек турында җентекләп мәгълүмат бирделәр.
Экскурсия вакытында без Арча районының 6 нчы урта мәктәбенең уку шартлары һәм укучылар арасында татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган проектлары белән таныштык. Мәктәп 2017 елда төзелгән һәм хәзерге заман технологияләренә туры килгән белем бирү учреждениесе булып тора. Аның иҗади потенциалы зур: 200 урынлык актлар залында ел саен зур мәдәни чаралар уза. Мәктәптә сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләр уңышлы эшли – монда «Балачак» балалар вокаль, «Әпипә» халык бию ансамбльләре, театр түгәрәкләре һәм телевизион студия эшли. Бу коллективлар мәктәпнең һәм Арча районының танылган символларына әйләнгән, алар районның барлык төп бәйрәмнәрендә, шулай ук республика фестивальләре һәм конкурсларында актив катнашалар.
Без Арча районы, Югары Курса авылында урнашкан татар интеллигенциясенең күренекле шәхесе, татар мәгарифе һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән педагог Габденнасыйр Курсави исемендәге музейда булдык һәм аның барлыкка килү тарихы белән таныштык. Әлеге музей Габденнасыйр Курсавиның тормышы һәм хезмәтенә багышланган мөһим мәдәни үзәк булып тора. Анда уникаль документлар, фотосурәтләр, галимнең шәхси әйберләре саклана, шулай ук аның педагогик эшчәнлеге һәм татар язуын үстерүгә керткән өлеше турында материаллар тәкъдим ителә.
Киләсе тукталыш – Арча районы, Урта Курса авылында урнашкан «Мөхәммәтвафа» тарихи мәчете. Әлеге мәчет татар дини архитектурасының күренекле үрнәге булып, җирле җәмгыятьнең рухи тормыш үзәген тәшкил итә. Без мәчетнең тарихы һәм төзелеш үзенчәлекләре белән таныштык. Новосибирск өлкәсеннән кайткан Якуб хәзрәт Вахитов белән яшь буынга рухи кыйммәтләрне тапшыруның әһәмияте турында сөйләшү үткәрдек. Шулай ук «Мөхәммәтвафа» мәчете яшьләр өчен белем бирү программаларында актив катнаша, аларны рухи һәм мәдәни яктан баетуга зур игътибар бирә.
Арча районы, Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музее экскурсиянең әһәмиятле объектларының берсе булды. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Арча районы администрациясе тарафыннан, Арча урман хуҗалыгы ярдәме белән олы-олы нарат бүрәнәләреннән төзелгән. Бирегә беренче килгән кеше дә иң элек бина эчендәге агач исеннән исереп торачак.

Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, мәдәни һәм әдәби тормышта якты эз калдырган Мөхәммәт Сөнгат улы ХХ гасыр ахырының күренекле язучысы буларак, үз әсәрләрендә татар авылларының гүзәллеген тасвирлаган, күпсанлы очерклар, башка язучылар әсәрләренә тәнкыйть материаллары язган. Музей 2000 елның 13 июлендә ачыла. Аны Мөхәммәт Мәһдиев әйтеп калдырганча, язучының туган йорты урынында салалар. Биредә авыл китапханәсе дә урнашкан. Музей экспонатлары язучының балачак һәм яшьлек елларын тасвирлый. Музей коллекциясендә язучының туган йорты, үз әсәрләрен иҗат иткән Казан фатирындагы эш бүлмәсе күренешләре, әти-әнисе язмышына бәйле материаллар бар.
Экскурсиянең йомгаклау ноктасы Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булды. Бу уку йорты төбәктә мәгариф өлкәсендә белгечләр әзерләүче, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өчен актив эшләүче алдынгы оешмаларның берсе булып тора. Колледж профессионаллар гына түгел, төбәк тормышына актив җәлеп ителгән, татар мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән төрле чаралар һәм проектлар оештыручы мөһим мәдәни үзәк тә.
Арчаның үрнәк көллиятенең укытучылар һәм укучылар коллективына зур рәхмәт. Алар бик матур кичә, концерт программасы әзерләгәннәр. Укытучылар һәм студентлар халкыбызның милли җыр-биюләрен осталарча башкардылар. Мәктәптәге «Әлифба» музей бүлмәсен дә карадык. Музей Арча педагогика көллиятендә 1999 елда оештырылган. Бүгенге көндә аның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыклары язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли торган бай экспонатлар фонды бар. Музей район һәм республиканың мәдәни тормышының бер өлеше булып тора. Монда Арча районының Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллинның «к» хәрефеннән башланган 30 263 сүздән торган «Кәрим коесы» дип исемләнгән хикәясе барысын да шаккатырды. Авторның хезмәтенең Россия рекордлар китабына керүе дә өмет бар.
Алга таба VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына нәтиҗә ясалды, катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты.
Җыен катнашучылары форумның татар журналистикасын үстерүдә, мәдәни мирасны саклауда һәм заманча инновацияләрне үзләштерүдә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.
Йомгаклау утырышы

17 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында форумга йомгак ясалды. Йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Чараның татар милләте бердәмлеген арттырудагы әһәмияте турында белдерде, киләчәктә дә татар матбугаты вәкилләре белән очрашу максаты күзәтелә, дип ассызыклады.
Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи соңгы ике елда газеталар белән эшләү активлашуын билгеләде. Россиядә чыга торган барлык татар газеталарының кушымтасы булачак «Татарлар – без бергә» исемле газета бастыруны планлаштыралар һәм киләсе елдан бергәләп эш башлау турында хәбәр итте.
Россиянең 20 төбәгеннән килгән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар да үзләренең теләкләрен, фикерләрен белдерделәр. «Һәрбер очрашу вакытында без яңалык алабыз. Бу юлы ул ясалма фәһем белән бәйле иде», – диделәр журналистлар һәм киләсе елларда басма матбугат, социаль челтәрләргә кагылышлы һәм татарлар аз яшәгән районнарга сәяхәтләр оештырырга сорадылар. Журналистлар алдында Рәмис Латыйпов һәм Гөлшат Сафина кызыклы темаларга чыгыш ясадылар.
Менә өченче ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен «Хәбәр» бөтенроссия конкурсы оештыра. Быел конкурска Россиянең 13 регионыннан 31 эш кабул ителгән. Жюри комиссиясе шушы эшләрнең 9ын җиңүче итеп билгеләде.
«Татар дөньясы» номинациясе буенча җиңүчеләр арасында Төмән өлкәсенең «Яңарыш» мәгълүмати-нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова тәбрикләнде.
«Иң яхшы интернет-ресурс» номинациясендә өлкәбездән Таңсылу Габидуллина җиңүче дип табылган.
«Яңарыш» бу юлы да сынатмады.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.