Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Һәр мәктәптә Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» фильмыннан «комсомолка, спортсменка, просто красавица» цитатасына туры килә торган алдынгы укучыларны очратырга була. Түбән Тәүде районының Киндерле урта мәктәбендә дә гел күз уңында булган шундый бер кыз белән сөйләшеп алдым.
Аның исеме дә гадәти түгел – Эйсаль, фамилиясе Париева. Үзе селфи таягына телефон куеп фото-видеога да төшереп йөри, «Әбием сандыгы» фольклор чарасында бии дә, җырлый да, клубта биючеләр арасында да таныш чалымнар күрдем. Әле тагын да әллә никадәр мактарлык сыйфатлары бар икән. Үзеннән сөйләтик әле:

Мин 10 класста укыйм. Ә волонтерлык эшендә 5 нче класттан ук катнаша башладым. Башта Россия укучылар хәрәкәте әгъзасы идем, соңыннан «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте» «Беренчеләр хәрәкәте» булып китте. «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активисты да мин.
Тагын да 3 нче ел рәттән өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңү яулап, Казанга төбәкара ярышларга барам. Быел Актанышта җәйге лагерьда да булдым. Казанда ишеткән Сөембикә турында кызыклы вакыйга хәтердә калды.
«Беренчеләр хәрәкәте»ндә районда ирекле волонтерлык буенча лидерлыкка чыктым. Районда хәрәкәткә яңа килүчеләргә уку белән бергә, үсәргә, булышырга да өлгерергә мөмкинлек турында сөйләдем. Мисаллар китердем.
Тагын мин мәктәптә матбугат үзәгендә төрле чараларны төшерәм, язам, үзебезнең төркемнәргә урнаштырам.
Җәен берничә ел инде мәктәп яны лагеренда вожатый булып эшлим. Әле үземнең шефлык итә торган классым да бар. Анда класстан тыш дәресләр уздырам. Мәсәлән, күптән түгел «Әтиләр көне»нә класста чара булды. Алар белән бу бәйрәмнең килеп чыгышы, әһәмияте турында сөйләштек, рәсемнәр ясадык. Урамга чыгабыз, бергәләшеп уйныйбыз.
Эйсаль үзе яхшы укый, фәннәрдән тарих, җәмгыять белеме һәм математиканы ярата. Татар теле дәресләрен дә ошата, күп яңалыклар ишетүләре, укытучыларының теманы кызыклы бирүе турында әйтеп китте. Әле хореграфия белән шөгыльләнә. Эйсаль экологияне саклау белән көрәшә, тагын да өлкәннәргә булышырга ярата. Аларга килеп булышу, татарча сөйләшү, аларның күңелләрен күрү бик ошый үзенә. Мәчеткә гарәп телен һәм ислам нигезләрен өйрәнергә дә йөри.
Бу кадәр шөгыльне, эшне башкарып чыгу өчен нык характер, тырышлык, белем, киң күңеллелек кирәк. Ә болар исеме милләтебезгә ят кызда җитәрлек. Аның турында күбрәк белергә тырышып, ВКдагы битенә кереп караган идем. Һәм гаҗәпкә калдым: ул бит «Яңарыш»ыбызның танылган хәбәрчесе, өлкәбезнең шагыйре, Бөек Ватан сугышы ветераны Хисмәт ага Корман оныкчыгы икән. Хисмәт ага да сугышка киткәнче үк педтехникум тәмамлап, тарих фәненнән укыта башлый. Сугыш башлангач, үзе теләп фронтка китә. Нәсел җебе һәрвакыт киләчәк буыннарга сузыла, ата-баба каны белән үзенчәлекле сыйфатлар күчә бара.
Булдырасың, Эйсаль, шулай дәвам ит, бабаң горурлансын.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.