Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәбез табибы - милләт горурлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Каскара үзәк район хастаханәсенең югары категорияле табибы Зөлфия Калиева 28 ел ашыгыч ярдәм табибы булды, хәзер поликлиникада эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә бары тик чын күңелдән башка кешеләргә ярдәм итү теләге белән янган, кешеләр иминлеген кайгырту өчен үз өлешен керткән затлар гына хезмәт итә ала.

Зөлфия Яркәү районы, Кала авылында Сәярә һәм Мәүлет Калиевлар гаиләсендә туган. Ул үзенең ике энесе - Алик белән Руфатка ярдәм итә, әти-әнисенә авыл эшендә булыша. Зөлфия кечкенә чагында бик актив һәм кыю кыз була. 11 сыйныфны Староалександровка урта мәктәбендә тәмамлый. Аннары Төмән шәһәрендә һөнәри медицина белеме ала.

44-32-25

1997 елда Зөлфия Каскара авылында ашыгыч ярдәм станциясендә эшли башлый. Авыр вакытлар. Тирә-якта җимереклек, бөтен ил буйлап хезмәт хакларын күп айларга тоткарлаулар, тынычсыз һәм җинаятьчел төркемнәр чоры. Ул вакытта еш кына бандитлар бәрелеше, үтерүләр, каты кыйнаулар, пычак һәм утлы коралдан атудан җәрәхәтләр, үлекләр һәм күпсанлы суицидлар буенча дистәләгән чакырулар була.

Каскара Төмән-Тубыл-Төньяк трассасында урнашкан. 2020 елга кадәр трасса шактый куркыныч, аз полосалы саналып килде, киртәләр, җәяүлеләр өчен кичү юллары һәм башкасы юк иде. Машиналарның артуы юлларда травматизм өстәде. Көн саен анда коточкыч аварияләр була, беренче чиратта, Каскараның ашыгыч ярдәме булышырга ашыга.

Ашыгыч ярдәм табибы булып эшләү стандарт булмаган эш графигы, стресс һәм көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр белән бәйле. Авыр хәлдәге авырулар яки җәрәхәтләнгән пациентлар белән контактлар, эмоциональ авыр эш күпләр өчен кабул итә алмаслык була. Һәр чакыру пациентның торышын тиз бәяләүне һәм алдан диагноз куюны таләп итә. Табиб анализлар һәм өстәмә тикшеренүләр нәтиҗәләре булмаганда, препаратлар билгеләү һәм кертү, реанимация чаралары уздыру, сынуларны теркәү, авыртуны бетерү, яшәү өчен мөһим функцияләрне стабильләштерү һәм пациентны нинди медучреждениегә җибәрү рәвешендә кичектергесез ярдәм күрсәтергә, хастаханәгә озатылу өчен урында кичекмәстән карар кабул итәргә тиеш. Зөлфия тәүлек әйләнәсендә шундый ашыгыч чакыруларга хезмәт күп күрсәткән, хәтта еш кына ял итәргә һәм ашап алырга да вакыт эләкмәгән. Кадрлар җитмәү дә үзен сиздерә.

Ашыгыч ярдәм табибы төрле яшьтәге (яңа туган балалардан алып картларга кадәр) авырулар белән эшли. Шулай итеп, ул медицина өлкәсендә күп белемгә ия. Йөрәк-үпкә реанимациясе методларын белә, кан китүләрне туктата, портатив медицина җиһазлары белән эшли, шул исәптән дефибриляторлар һәм башкалар да аның өчен төп эш кораллары. Эшкә урнашу һәм башка медицина документларын рәсмиләштерү, сәламәтлек торышы турында консультацияләр белән дә бәйле.

Зөлфиягә үзенең хезмәт чорында төрле катлаулы хәлләргә юлыгырга туры килә. Берничә тапкыр ашыгыч рәвештә өйдә һәм машинада бала табу кабул итә. Бервакыт авариягә чакыруга килгәндә, җиңел машинаның зур йөк машинасы астына очып керүен күрә, зыян күрүче имгәнгән машинада. Зөлфия, багажник аша эчкә үтеп, аңа беренче ярдәм күрсәтеп өлгерә. Аның хезмәт юлында мондый мисаллар күп була.

Табиб - заманның иң мөһим һөнәре, дигән сүзләр белән мәкаләмне тәмамлар идем. Табиблар меңләгән кешене коткара, кайчакта хәтта үз тормышын куркыныч астына куеп та.

Зөлфия - безнең гаилә һәм якташларыбызның горурлыгы!

Диана КАЗАНСКАЯ,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836