Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Хәзерге яшьләрнең күбесе сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңламыйлар. Һәр кеше үз сәламәтлегенең хуҗасы, барысы да безнең үзебездән тора. Сәламәт буын формалаштыруда төп рольне гаилә уйный. Нәкъ менә ата-ана кешенең үз-үзен тотышына һәм гадәтләренә нигез сала. Балалар кечкенәдән әти-әниләренең актив тормыш рәвеше үрнәген кабатларга омтылалар. Әти-әниләребез безне дә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, намуслы, максатчан, әдәпле һәм игелекле булырга өйрәттеләр. Безнең буын авыр крестьян хезмәтенә бик иртә керештек. Кемгәдер нәрсәдер тапшырырга, әйтергә йөргән, элек авылда телефон булмаган бит. Терлек көткән өлкәнрәк малайлар җир сөргәндә һәм тырмалаганда ат белән эшләгәннәр. 14-15 яшьлек яшүсмерләр кырда барлык ир-ат эшләрен башкарганнар. 7-8 яшьлек кызчыклар кечкенә балаларны караганнар, су ташырга, савыт-саба юарга, бакчада чүп-чар утарга булышканнар, өй җыештырганнар.
1941 елның 22 июнендә Германия безнең илгә көтмәгәндә һөҗүм итә. Кемнең уллары, кемнең абыйлары, кемнең әтиләре һәм бабалары фронтка китәләр. Безнең ил фашист Германиясен җиңде. Мин сөйләргә теләгән сугыш вакытындагы балалар Җиңүне якынайттылар. Алар яланаяк, ач килеш хезмәт көннәре өчен эшләгәннәр, фронтка һәм тылга ярдәм иткәннәр.
Халык дүрт ел барган авыр сугыштан арыган. Шуңа да карамастан, кешеләр күңелләрен төшермәделәр генә түгел, хезмәт батырлыгы да күрсәттеләр. Балалар, яшьләр, хатын-кызлар, картлар яңадан җимерелгән хуҗалыкны торгызуга тотындылар. Белгечләр әзерләү өчен Төмәндә һөнәрчелек училищелары, авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе, техникумнар ачылды, ДОСААФ мәктәпләре, шоферларны, токарьларны, эретеп- ябыштыручыларны, монтажчыларны бушлай укыту курслары эшләде. Барлык спорт секцияләре дә бушлай иде. Заводлар һәм фабрикалар тулы куәтенә эшли башлады. Без авыр эштән курыкмадык. Безнең авыл һәм якын-тирәдәге авыл халкында элек-электән төрле эшләрдә бер-берсенә ярдәм итү гадәте булган: өй салганда, урак урганда, печән чапканда, көз көне өй стеналарын юганда, барысы да тол хатыннарга, ятимнәргә, янгыннан зыян күрүчеләргә, авыруларга һәм хәлсезләргә ярдәм иткәннәр. Без наркоманның кем икәнен, тәртипсезлекне белмәдек. Кешенең әхлакый сәламәтлеге булырга тиеш, ул иминлек халәте булып тора.
Элек авылда хатын-кызлар күп бала тапканнар һәм яңа туган сабыйлар арасында үлүчеләр дә булган. Сәламәт булып туган кеше исән калган һәм киләчәктә дә яхшы нәсел калдырган. Минем яшь чагымда авылда квалификацияле медицина персоналы юк иде. Бала табуда авыл әбиләре ярдәм иттеләр. Кешеләр халык медицинасына таянды. Печән чабу вакытында төрле үләннәр җыеп бүлешәләр иде. Матди уңайлыклары булмаса да, авылда Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соң туучылар саны бүгенге чор белән чагыштырганда югары булган. Ул вакытта туучылар саны арткан. Россия бүген бөтен күрсәткечләр буенча дөньяда иң бөек, иң көчле ил, ә туучылар саны кимеде. Совет власте вакытында без күпкә авыррак яшәдек, әмма бездә аңлы рәвештә Ватанга мәхәббәт, тугрылык булды. Безнең халкыбызның традициясе – гаиләдә балалар күп булу. Бала табу - ул патриотлык. Шуңа да «Герой Ана» исемен бирәләр.
Совет власте вакытында авыл илнең төп демографик капиталы булган – бигрәк тә кешеләр колхозда (совхозда) эшләгәндә йорт яны участогы булган, йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганнар.
Хәзер авылларда колхозлар, совхозлар юк, балалар да күп үстермиләр. Болай яшәү җиңелрәк. Кемнең мөмкинлеге бар, чит илләргә йөриләр, ял итәләр – үзләре өчен яшиләр. Безнең заманда башкача иде. Чит илләргә ашкынмадык, белем алу түләүсез булды. Менә дигән укытучылар укытты һәм мин аларны гомер буе рәхмәт белән искә алам. Сыйныф белән борчак, башак, бәрәңге, яшелчә җыярга, ашлыкны сортларга аерырга йөрдек. Студентлар совхоз кырында эшләделәр, күңел ачтылар һәм учакта бәрәңге кыздыралар иде.
Бүген балаларның һәркайсында кесә телефоны. Ата-аналарда гына түгел, балаларда да артык авырлык күзәтелә, чөнки артык ашыйлар, хәрәкәтләнмиләр. Сәламәтлегеңне яхшырту өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Сәламәтлек сезнең кулда, аны сакларга кирәк. Бүген Россиядә көчле, бик яхшы медицина, кешеләрне дәвалыйлар, авыруларны теге дөньядан чыгаралар дип әйтергә була. Аларга зур рәхмәт. Хәзерге буын яши торган бу бәхетле тормышта әниләребез, әтиләребез, бабаларыбыз һәм әбиләребезнең өлеше зур.
Советлар Союзы төзелүгә 100 елдан артык. Бу чорда гаять зур казанышлар булды: көчле армиябезгә дөньяда тиңнәр юк, космоста, хезмәттә, спортта, мәдәнияттә уңышларыбыз бихисап. Җир шарында кайда сез шундый илне очратырсыз!? Мин көч структураларында 27 ел, дүрт ел Тын океан флотында матрос булып хезмәт иттем. Өч айдан миңа 91 яшь булачак. Мин эчмәдем, тартмадым, начар эшләр белән шөгыльләнмәдем. Минем оныкларым, оныкчыкларым минем кебек спортны яраталар.
Хачиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).