Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тыйнаклык кешене бизи

последние и лучшие новости искусства в мире

Николай Шәмсетдинов әнә шундый иде. Ямалда туган ул. Балачак һәм яшүсмерлек еллары Тарко-Саледа үткән. Себер даһие бик тыйнак яшәгән. Татарыннан - халкыннан аерылган шагыйрь «Сыбыр», «Чимги-Тура» татар иҗтимагый оешмаларына бик теләп йөрде. Монда кызыклы кешеләр: шагыйрь Александр Гришин, тарихчы Изил Гарифуллин, предприятие җитәкчеләре һәм гади актив кешеләр килә иде. Алар бәхәсләштеләр, безнең проблемаларны әйтеп бирделәр. Оешмаларның даими әгъзалары кайбер проблемаларны хәл итәргә тырыштылар. Николай Шәмсетдинов та вафат. Ул киләчәк буыннар өйрәнәчәк зур мирас калдырды. Ел саен «Шәмсетдинов укулары»н киң даирә кешеләрне җәлеп итеп үткәрергә тәкъдим итәм. Халык даһиларны белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Николай Меркамал улы һәрвакыт дөресен генә сөйләде, ул үзен күрсәтмәде. Менә без бергә автобуста барабыз. Шагыйрь әнисен алып бара. Улының үз әнисенә карата тирән ихтирамлы мөнәсәбәте гаҗәпкә калдырды. Ул минут саен аның хәлен сорашты. Автобустагы селкенүне үз өстенә алырга әзер кебек тоелды. Автобус тукталышларында әнисен урамга һава суларга алып чыкты. Төньяк гаиләне бай итмәгән. Әни белән ул тыйнак кына киенгәннәр иде.

Николай Шәмсетдинов иҗтимагый оешмаларга йөрде, болыт кебек халык мәшәкатьләрен үзенә сеңдерде. Ул тыңлады, бәхәсләргә тыкшынмыйча, беркемгә дә комачауламады. Даими укыды. Шагыйрь кешеләр белән аралаша белде. Татар китапханәсендә аулак урын таба да, шунда укучылар белән әңгәмә кора иде. Бервакыт рус һәм татар телләрен яхшы белгән Наилә Аппасова кызыклы җыентыгы өчен шагыйрьгә рәхмәтен белдерде. Ул гаҗәпләнде: «Сез минем җыентыгымны укыдыгызмы?» Шагыйрьнең йөзендә шатлык барлыкка килде. Күп кенә татарлар даһи иҗатын белми. Николай Шәмсетдинов - безнең өчен әхлак үрнәге, мактанмыйча һәм үзен күрсәтмичә файдалы эшләр башкарды.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836