Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Нәсимә Корманова Тубыл округы, Коллар (Меримы) авылында күп балалы гаиләдә туа. Аның балачагы матур табигате, инешләре, чәчәкле, җиләкле болыннары, елгалары белән хәтерендә калган туган авылында уза. Матур истәлекләр калдырган Коллар авылыннан Нәсимәнең әти-әнисе Тубыл шәһәренә күченеп киләләр. Тубылның тарихи 15 нче мәктәбен уңышлы тәмамлап, ул Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутына укырга керә. Нәсимәнең әти-әнисе дә укытучылар булганга, ул да укытучы һөнәрен сайлый.
Югары уку йортын тәмамлап, сайлаган һөнәренә тугры булып хезмәт юлын мәктәптә башлый. Яшь укытучы эшен яратып, җиренә җиткереп эшли. Мәктәптә, аннары балалар бакчасында эшләгән дәверендә тирән белемле, көчле ихтыярлы, ярдәмчел булып таныла. Укытучыны коллективта да хөрмәт итәләр, ата-аналар, балалар арасында да аның абруе зур була. Укытучы – ул иҗат кешесе, яңалыкка омтылучы шәхес. Нәсимә Маннур кызының да өстәмә белем алырга теләге зур була. Ул В.И.Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында читтән торып укый, логопедия буенча әзерләү курсларын уңышлы тәмамлый һәм логопед һөнәре дипломын алып чыга. Тырыш, максатына ирешкән укытучы бу һөнәр буенча эшен Тубыл шәһәренең балалар бакчасында һәм Малозоркальцево урта белем бирү мәктәбендә дәвам итә. Аның тәҗрибәсе елдан-ел арта, камилләшә. Хәзер Тубыл шәһәрендә танылган логопед Нәсимә ханымны яхшы беләләр. Ул киң күңелле, туры сүзле, таләпчән, балаларны яраткан оста белгеч. Коллегалары белән уртак тел табып, эшен яратып, бөтен күңелен балаларга биреп, лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә хезмәт итә. 2019 нчы елдан лаеклы ялда булса да, тик торуның нәрсә икәнен белми ул. «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый хатын-кызлар оешмасында да, аннары себер татарлары автономиясендә башкарма директор вазифасын уңышлы алып бара. Өлкә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнаша. Шәһәр себер татарлары автономиясенең һәр юнәлешенә иҗади карашлы, эшен яратып башкарган Нәсимә Маннур кызын коллегалары да хөрмәт итәләр, яраталар. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып өлкә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән милли бәйрәмнәр: Сабантуй, «Себер бавырсагы», себер татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән конкурс–фестивальләрне оештыруда ярдәм итә. Нәсимә ханым Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән «Оста куллар» бәйгесендә катнашып икенче урынга лаеклы була һәм Диплом белән бүләкләнә. Иҗтимагый юнәлештә дә аның тырышлыгы, нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнә. Үз вазифасын төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарган Нәсимә Маннур кызына бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп: Тубыл округы башлыгының Мактау грамотасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Тубыл шәһәре Думасы рәисенең, Бөтендөнья татар конгрессының, «Яңарыш» Төмән өлкә газетасының, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясенең Рәхмәт хатлары. Нәсимә Маннур кызы газетага язылу вакытында дусларын, туганнарын «Яңарыш»ка яздыруда актив катнаша. Без аңа рәхмәтлебез.
Нәсимә Корманованың гаилә бәхете – кызлары Галия белән Гүзәл. Тормыш иптәше Рият белән кызларына югары белем, тәрбия бирәләр, алар бүген дә балаларының таянычлары, киңәшчеләре. Яраткан кызларының, кияүләренең уңышларына, дүрт оныкларына сөенеп яшиләр.
Римма УМИТБАЕВА.