Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Мөһим темага сөйләшүләр» II Бөтенроссия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Мәскәү шәһәрендә уза. II Бөтенроссия премиясенең җиңүчесе - Тубыл шәһәренең 12 нче мәктәп укытучысы Юлия Сәитова җиңүчеләрне бүләкләү чарасында катнаша. Шулай ук ул РФ министрлыгында матбугат вәкилләре белән узган очрашуда, Халыкара «Беренчеләр хәрәкәте фестивале» уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашып, мул тәҗрибәсе белән уртаклашып кайтты.

Проектта җиңү яулаган информатика укытучысы Юлия Сәитова: «Мөһим нәрсәләр турында гаиләдә сөйләшүләр» номинациясендә «Мөһим темага сөйләшү» бәйгесенә мин укытучы хезмәте, укучылар белән эшләгән тәрбияви юнәлештә тәҗрибәмне туплап «Гаилә вайбкодингы»н, укучыларга тәрбия бирүне тасвирлаган дәресемнең видеоролигын җибәрдем. Балаларны яклау көнендә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Тантаналы чара башкалабыз Мәскәү шәһәрендә ВДНХда атом музеенда «Беренчеләр хәрәкәте фестивале», V Халыкара балачак һәм Яшьлек фестивале кысаларында узды. Бу номинация буенча бәйгедә 1600дән артык катнашучы булды. Укытучылар арасыннан 3 җиңүче сайлап алынды. Үземнең тәҗрибәм белән уртаклашып, укучылар белән эшләгән хезмәтем турында бүләкләү тантанасында яңгыраган чыгышымда фикерләремне әйттем. Тәрбия – ул сизелми торган эш, диләр. Әмма «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проекты бу эшне күренеп торган итте. Атна саен без балалар белән очрашып, билгеләр турында түгел, ә тормыш, гаилә кыйммәтләре, геройларның батырлыгы, фән казанышлары һәм янәшәдәгеләргә хөрмәт турында сөйләшәбез. Бу дәресләр генә түгел, бу тарих һәм һәркемнең шәхси сайлавы арасындагы күпер», - диде. «Гаилә вайбкодингы» авторлык проектын тәкъдим иткән Юлия Гафиятовна хезмәтендә ата-аналар һәм балалар белән бергәләп IT проектлар төзүләре, цифрлы иҗатны аңламау зонасыннан уртак мавыгу, аралашу һәм интернет челтәрен экологик файдалануга өйрәнүләре белән уртаклаша. Ул компьютерларда пассив ял итүне балалар һәм ата-аналарның актив иҗади уртак гаилә эшчәнлегенә юнәлдерергә ярдәм итә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнеп, фикер алышып, мини–кушымталар һәм уеннар булдыру буенча авторлык тәҗрибәсе турында сөйли. «Гаилә вайбкодингы» ата-аналарның борчылуын киметә һәм балада тыюлар аша түгел, ә ышаныч аша эчке куркынычызлык фильтрын формалаштыра. «Гаилә вайбкодингы» - кыска (15-20 минутлык) уртак активлык сериясе: мемнар һәм мошенниклар схемасын тикшерүдән алып гаилә цифрлы кодексын төзүгә кадәр тасвирланган видеоролик. «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклына күп мәгълүмат кертелгән, «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» премиясе бәйгесе укытучылар өчен унышлы методикалары, стандарт булмаган карарлары, яңа ачышлары белән уртаклаша ала торган мәйданчык», - диде.
- Россия Президенты тәкъдиме буенча дүрт ел элек «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проекты барлыкка килгән иде. Бу тема бүген бик мөһим. Без балаларыбыз, мәктәп укучылары белән кече ватаныбыз, туган илебез турында, ышаныч, хыял темаларына сөйләшәбез. Без үзебез дә мондый очрашуларда катнаштык. «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»дә илебез батырлары, төрле һөнәр ияләре дә катнашалар.
Юлия Гафият кызы Тубыл шәһәренең 12 нче урта мәктәбендә информатика һәм математика укытучысы булып 26 ел эшли. Тәҗрибәле укытучы Россия күләмендә узган бәйгеләр призеры. «Сан ярдәмгә», «Мәгариф флагманнары» проектының төбәк финалисты. Юлия Сәитова шәһәр, өлкә күләмендә Мактау грамоталары, РФ мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән тәҗрибәле укытучы. Без аны яңа уңышлары белән котлыйбыз.
Римма УМИТБАЕВА.