#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдереп

37-14“Хәтер вакыттан көчлерәк” 7 нче бөтенроссия акциясенә быел Төмән өлкәсе дә кушылып, Тубыл һәм Төмән шәһәрләренең татар мәдәният үзәкләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары өчен күңелле бәйрәм оештырылды. Ул 16 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә башланды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең концертлар залы кунаклар белән тулы булды. Аларны биредә мул сыйлы табыннар көтә иде. Әлеге проектның авторы - РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның "iPro" продюсерлык үзәге. Ә өлкәдә акция “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов тырышлыгы һәм Төмән шәһәр сугыш һәм тыл ветераннары советы оешмасы, актив җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды.

Подробнее...

“Яңарыш”ның туган көне уңаеннан

37-13Редакциядә ”Әдәби Төмән” иҗат түгәрәгенең утырышы булып үтте. Әлеге чарада Тубыл, Төмән шәһәрләре һәм районнардагы татар авылларыннан “Яңарыш” газетасын 29 еллыгы белән котларга махсус килгән кунаклар да катнаштылар. Аларны сәламләп газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова һәркемгә рәхмәтләрен белдерде һәм бу көннәрдә дөнья күргән яңа китаплар белән таныштырды. Соңгы вакытта почта хезмәткәрләренең үз вазифаларына салкын караулары аркасында газетага язылучылар саны кими баруы, бу хәлне булдырмас өчен редакция хезмәткәрләренең үзәк почта һәм почта бүлекләренә шалтыратып, хатлар язып әлеге килеп чыккан проблемаларны чишүләре турында сөйләде.

Подробнее...

Стартовал VIII Московский Международный фестиваль юных талантов «Волшебная сила голубого потока - МОСГАЗ зажигает звезды»

37-11Прием заявок на VIII Московский Международный фестиваль юных талантов «Волшебная сила голубого потока — МОСГАЗ зажигает звезды» стартовал 15 августа 2019 г. на официальном сайте фестиваля. В этом году во исполнение Указа Президента России В.В. Путина об объявлении 2020 года Годом памяти и славы в честь 75-летия Победы в Великой Отечественной войне темой музыкального конкурса VIII фестиваля объявлена «Патриотическая песня».

Подробнее...

Туган көнең белән, “Яңарыш”!

Исәнмесез, мөхтәрәм “Яңарыш”лылар!

Барыгызга да исән-саулык, гаиләдә иминлек, эшегездә уңышлар телим. “Яңарыш”ның беренче саныннан алып бүгенге көнгә кадәр алам, укыйм. Газетаның киләчәге озын гомерле булсын өчен олы улымны 50 яшьлеге белән котлап үзем яздырдым. Шөкер, инде үзе яздырып 5 ел газетаны ала, укый. Үзем инде олы яшьтә. Күпме яшәүне үзе белә Аллаһ, без барыбыз да бу дөньяда кунак...

Исән-саулык белән киләсе яңа 2020 елның
“Яңарыш” битләрендә очрашуны теләп

Бибиниса апагыз ГАФУРОВА-ХӘБИБУЛЛИНА.

Р.S. Барлык әби-бабайлар шулай бер-ике мәртәбә балаларын “котлап” “Яңарыш”ка яздырсалар, газета күп тиражлы, озын гомерле булыр иде, Инша Аллаһ.

Подробнее...

Тренер талантының бәясе

37-2Поселок спортзалындагы көрәшчеләрне сәламләп, титуллы спортчы балачагында да грек-рим көрәше белән шөгыльләнүне сынап каравын билгеләп үтте. Ә менә бокска мәхәббәт аны чемпионлыкка 10 яшьтән алып барган тренеры Василий Вольф ярдәмендә уяна. Төньяктагы Түбәнвартада боксчы Макаренко күнегүләрне хәтта минус 50 градуста да калдырмаган, укудан азат ителгән көннәр залда шөгыльләнергә сәбәп кенә булган.

Индрәйдә дә яхшы тренерның бәясен беләләр, бу спорткомлекста чемпион тәрбияләнә. Узган ел Айдар Шәмсетдинов грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңүче булды. Поселокта егет белән горурланалар, спортка язылган балалар аңа охшарга телиләр.

Подробнее...

Якташ шагыйрь - Шәүкәт Гаделша

37-1Шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) туган телне һәм әдәбиятны саклау эшенә, яшьләрне эстетик һәм патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Шагыйрь Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында 1949 елның 16 сентябрендә туа. Бабасы Гишам Сибгатулла улы Сибгатуллин (1877-1937) – дүртенче буындагы мулла, 1912 елны Казан губернасы Тәтеш өязеннән Тубыл губернасының Түбән Тәүде өязе, Яңа Болгар авылына күченеп килә. Яңа Болгар авылында мулла вазифасын үти, күн остаханәсе белән идарә итә, атлар, сарык һәм башка терлек көтүләрен тота, яхшы йорты була. Кулак дип репрессияләнә һәм атыла.

Подробнее...

Бәрәңге баш авыртуын җиңә

Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңге магний, калий, кальций чыганагы булып тора. Ул иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар.

Составындагы калий хисабына бәрәңге организмнан шлакларны, артык сыеклыкны чыгара. Бу матдә йөрәк өчен файдалы, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта. Балласт матдәләр ашкайнатуны яхшырта.

Подробнее...

Яңалык

В Тобольске продолжается большая стройка. Бүгенге көндә Тубыл районы, Маслова авылыннан ерак түгел төзелеп торучы аэропорт мәйданында якынча 1500 кеше эшли, 500ләгән техника кулланылышка кертелгән. Аэропортка юл салынган, кирәкле җиһазлар булдырылган. Проектчылар аэровокзал проектын эшкәртәләр. Төзү эшләре өчен биредә махсус ике бетон заводы төзелгән, тиздән өченчесе эшли башлаячак. Бу көннәрдә эшчеләр 45 метр киңлектәге һәм 2,4 чакрым озынлыкта булган очып китү-утыру полосасын төзү эшләре белән мәшгуль. Аэропортны киләсе ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Билгеле булганча, әлеге проектны СИБУР оешмасы инвестицияли.

Подробнее...

Подписка - 2020

Хөрмәтле милләттәр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына 1 сентябрьдән 2020 елның

беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Язылу бәясе: 6 айга - 352 сум 56 тиен, 3 айга - 176 сум 28 тиен,

1 айга - 58 сум 76 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 307 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 330 сум 36 тиен, ә льгота белән - 289 сум 92 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836