#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле якташларыбыз белән очрашу

26-3Тубыл шәһәренең «Себер һөнәрчелеге һәм кәсепләре» музеенда халкыбызның традицион һөнәрләренә багышланган шәһәр осталары белән очрашу узды. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар ешмасы рәисе Айсылу Юнусова һәм вәкилләре, Тубыл шәһәре тарих-архитектура музей-тыюлык бүлеге мөдире, экскурсияләр оештыру буенча баш белгеч Яна Абдуллина бу игелекле чараны оештыру максаты белән кунакларны таныштырдылар.

Айсылу Юнусова катнашучыларны сәламләп: «Оста куллы якташларыбыз белән очрашу үткәрүне күптән планыбызга керткән идек. Бүгенге очрашуда тәҗрибәле оста куллы якташларыбыз арасында яшьләрнең дә катнашуларына...

Подробнее...

Лагерьда “Татар милли киемнәре” фестивале үтте

26-6Төмән шәһәренең Яңавыл микрорайонында урнашкан «Этнос» гуманитар белем бирү үзәге каршында эшләүче җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм файдалы уза. Яңа җырлар, биюләр, уеннар, шигырьләр өйрәнү, рәсем ясау, ярышу-узышулар белән генә чикләнми, төрле чараларда катнашып, күренекле шәхесләр белән очрашып, яңа мәгълүмат туплап белемнәрен арттыралар.

Шулай ук балалар татар халкының милли ризыклары белән дә бик яратып таныштылар. Мәсәлән, бу көннәрдә балалар Болгар-Татар бистәсенең «Яңавыл» тарихи-мәдәни тыюлыгын булдыру инициаторы Әлмирә Сажинада кунакта булдылар. Ул...

Подробнее...

Якташыбыз китабын тәкъдим итү кичәсе

26-12Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Нина Мәхмүтованың «Родина - земля отцов и дедов» дип аталган китабының презентациясе үтте. Шатлыклы вакыйга белән авторны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр мәгариф департаменты директоры Наталья Белышева, мәгариф отличнигы Николай Зольников, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь, Ворогушино авыл җирлеге башлыгы Елена Ершова, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, якыннары, коллегалары, укучылары, дуслары, авылдашлары котладылар.

Тубыл районы, Сатылган авылында яшәүчеләргә...

Подробнее...

Яңа китап авторы турында истәлекләрем

26-11Тормыш сукмагым мәктәп, укучылар, укытучылар белән бәйле булды. Сүзем олы ихтирам яулаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булып, Сатылган авылы турында китап чыгарган коллегам Нина Мәхмүтова турында.

1971 нче елны мин дустым Гөлнара Мәхмүтова һәм Нурия Бакиева (мәрхүмә) белән Тубыл шәһәренең гөрләп торган аскы торасындагы кафесында туңдырма ашап, сыйланышып, сөйләшеп утырганда, урамнан узып барган якташыбыз Рудольф Мәхмүтовны бик матур, сөйкемле, күк костюм кигән кыз белән күреп алдык. Без алар артыннан сокланып карап калдык. Июль ахырында узган безнең туйга да Рудольф яраткан кызы Нина белән...

Подробнее...

Каты сугышка керделәр

25-4Хәким Харис улы Гадеев 1926 елның 1 октябрендә Омск (хәзер Төмән) өлкәсенең Ялутор районы, Кактамак авылында туа.

1943 елның ноябрендә фронтка мобилизацияләнү өчен хәрби врач комиссиясен үтә. Ул вакытта Себер баһадиры, фашистларның котын алучы егетнең буе 1 метр 46 сантиметр, авырлыгы 46 килограмм була. «Чакыру кәгазе көт, сугышка алабыз», - дип әйтәләр комиссиядә. 1943 елның 23 ноябрендә 18 яше дә тулмаган Хәкимгә фронтка повестка тапшыралар.

Чакыру кәгазен алгач, егет өч тәүлек әйберләр алып Ялутор райны хәрби комиссариатына китә. Ач 1943 елда Кызыл армиянең булачак солдаты...

Подробнее...

Абитуриентлар игътибарына

Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен мөһим һәм мәшәкатьле чор. Имтиханнар, булачак һөнәр сайлау һәм киләчәктә югары уку йортларына һәм колледжларга керү мөһим мәсьәләләр булып тора. Мәктәптә белем бирү өлкәсендәге уңышларны спорт белән бергә алып бару өчен менә дигән яңалык: хәзер төбәк максатчан программа буенча алар колледжга керә ала.

Ун елдан артык Төмән өлкәсендә бюджет урыннарында булу мөмкинлеге 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга бирелде - алар Төмән дәүләт университетының физик культура институтына максатчан тупланып, югары белем ала алдылар. Традиция...

Подробнее...

Китапханәдә эшләү мавыктыргыч

25-6Бездә «Маҗаралар» һәр көн дәвам итәләр. Яңаны белү һәм кешеләр белән аралашу тарта монда килүчеләрне. Китапханәче булып эшләгәндә, ирексездән укытучы, тәрбияче һәм психолог буласың: син укучы яраткан әдәбиятны, теге яки бу очракта аңа нинди китаплар киңәш итәргә кирәклеген беләсең. Ә менә чын китапханәче игелеклелек, тыңлый белү, сөйләшүгә ярдәм итү сыйфатлары ярдәмендә һөнәрен үзенчәлекле һәм кирәкле кешеләргә багышлый.

Аслана авыл китапханәсендә китапханәче булып 30 елдан артык эшлим. Эшемне бик яратам. Кече яшьтән үк китапханәче булырга хыялландым. Хыялым тормышка...

Подробнее...

Кырынкүлдә балалар Сабан туе узды

25-710 июнь көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы 52 нче урта мәктәбе ишек алдында балалар Сабан туе гөрләде. «Гөрләде» дигән сүз биредә бик тә урынлы, чөнки мәктәп балалары өчен оештырылган чара милли бәйрәмебезнең бөтен таләпләренә туры китереп, зур әзерлек белән үткәрелде. Биредә авыл халкыннан башка Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистлары, Төмән районы авылларыннан иҗади төркемнәр һәм спорт ярышчылары да катнаштылар.

Коронавирус пандемиясе аркасында, соңгы ике елда Сабан туйлары үткәрелмәгәч, күрәсең, Төмән өлкәсе буенча Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге каршындагы татар...

Подробнее...

Хезмәте кирәк һәм абруйлы

25-10Төмән районының Индрәй поселогы, гомумән, фельдшерлары белән бәхетле. Мин монда килгән елларда Хәсимә апа Биктимирова үз эшен җаваплы башкара иде. Ул лаеклы ялга киткәч тә, үз урынын бизи торган белгечләр килде. Ә менә тагын бер күңелдә лаеклы урын алучысы - ул хәзерге фельдшерыбыз Сенера Вальтер.

Берара медицина хезмәткәрләре еш алышынып алдылар. Поселокта гына тиешле ярдәм таба алмау төрле кыенлыклар китереп чыгара. Авыл халкы 12 чакрымдагы Боровский поселогында урнашкан 19 нчы өлкә больницасына беркетелгән. Анда бернинди маршрут автобусы да йөрми. Үзеңнең транспортың булмаса, Төмән аша...

Подробнее...

46 ел эш стажлы хирург

25-11Рәшид Багишев 1952 елның май аенда Тубыл районы, Тубылтора авылында дөньяга килә. Монда урта мәктәпне тәмамлап, Төмән шәһәренә китә һәм медицина институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый. 8 ел чамасы Вагай район үзәгендә табиб вазифасын алып бара, 5 ел баш врач урынбасары була, аннары төньякта - Яңа Уренгой шәһәренең хастаханәсендә табиб-хирург, бүлек житәкчесе булып эшли. Тулы стажы - 46 ел. 3 - 5 меңләп операция ясаганмындыр, ди ул үзе.

Ямал-Ненец автоном округының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, хезмәт ветераны бүгенге көндә гаиләсе белән Төмән районы, Ямбай авылында...

Подробнее...

Яңа китап һәм аның авторы

Бу көннәрне гыйлем дөньясына тагын да бер яңа китап өстәлде.

Яркәү районы, Тархан авылында 44 ел гомерен балаларга белем бирү, тәрбияләүгә багышлаган, рус теле һәм әдәбиятын укыткан, шуларның 37 елын мәктәп җитәкчесе вазифасын үтәгән педагогик хезмәт ветераны Рәйсә Әйтбаеваның «Имя твое – учитель» дигән китабы «Печатник» типографиясендә бастырылып чыкты. Рәйсә апа танылган Төмән язучыбыз Әдип Гарифхановның эшен дәвамлаучы. Әгәр Әдип абый сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларда укытучыларның фидакарь хезмәтен данлаган булса, Рәйсә Янтимер кызы Тархан авыл мәктәбендә 1960 еллардан башлап...

Подробнее...

Балачак иленә күңелле сәяхәт

24-4Җәйге каникуллар башлану белән балалар лагерьларга ял итәргә китәләр. Төмән шәһәренең Яңавыл районында яшәүче балалар өчен «Этнос» балаларга гомуми белем бирү үзәге, гадәттәгечә, татар этномәдәни компонентлы сәламәтләндерү лагере оештырды. Ачылу тантанасы Балаларны яклау көненә туры килеп, «Балачак иленә күңелле сәяхәт» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе белән башланды. Ял итәргә 30 бала теләк белдергән, алар яшьләренә карап (6-8 һәм 9-12 яшьлекләр) 2 отрядка бүленгәннәр.

Лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкина балаларның ял көннәре ничек планлаштырылганы белән таныштырып: «Быел, кызганычка...

Подробнее...

Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл

26 май көнне Тубыл шәһәрендә Булат Сөләйманов истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә себер татарлары теле мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары каралды. Бу чараны Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге каршындагы координацион шура әгъзасы булып торган «Төмән өлкәсе себер татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте» (җитәкчесе Фәүсия Марганова) әзерләп үткәрде. БТКның Төмәндәге вәкиллеге (җитәкчесе Ринат Насыйров) һәм «Бәрәкәт» хәйрия фонды (җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова) финанс яктан ярдәм иттеләр.

Түгәрәк өстәлнең Тубыл кирмәне мәйданындагы музей-тыюлыгының бер бинасында – Наместник...

Подробнее...

Онытылмаслык эзе калды

24-64 июнь көнне 88 яшендәге Рәйсә Сәлахетдин кызы Рахманованы җеназа намазлары укып мәңгелек йортка - Аллаһы Тәгалә каршысына озаттык.

Ул 1934 елның 2 январендә Вагай районының Казанлы авылында туа. Тубыл татар педучилищесын, укытучылар институтын, Казан педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Укытучы булып эшли. 1972-2006 елларда Төмән индустриаль институтында транспорт факультетында хезмәт иткән елларында да зур хөрмәткә ирешә.

1993 нче елның сентябрь аенда, Төмән шәһәрендә беренчеләрдән булып эшли башлаган «Белем» мәдрәсәсенә йөрүчеләр арасында Рәйсә Сәлахетдин кызы да...

Подробнее...

Штрафы за нарушение требований пожарной безопасности

Президент России подписал закон об усилении административной ответственности за нарушение требований пожарной безопасности, в том числе в лесах.

Федеральный закон от 28.05.2022 N 141-ФЗ «О внесении изменений в Кодекс Российской Федерации об административных правонарушениях» вступает в силу 08.06.2022.

Штрафы существенно увеличены, для граждан они повышаются в 10 раз. Максимальное взыскание для юридических лиц составит 2 млн рублей.

Нарушение правил пожарной безопасности в лесах грозит штрафом:

- гражданам – в размере от 15 до 30 тыс. рублей (было 1,5–3 тыс...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836