#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сейчас в регионе достаточно запасов продуктов, они стабильно пополняются

В регионе возник небывалый спрос на сахар, это совпало с изменением логистики крупных поставщиков и вызвало искусственный дефицит.

Мария Трофимова, директор департамента потребительского рынка и туризма Тюменской области: “Заводы - производители сахара в нашей стране перестраивали систему поставок товара в оптовое звено. При этом к концу недели ситуация стабилизировалась, но спрос на сахар продолжает расти. Уважаемые жители региона, в нашей стране производится достаточное количество сахара - до 6 млн тонн в год. Данные объёмы полностью покрывают внутреннее потребление. Простыми словами -...

Подробнее...

Якуб Камали улы Зәнкиевнең тууына 105 ел тулуга багышланган викторина сораулары

12-5Тубыл шәһәр себер-татар автономиясе Г.Тукай премиясе лауреаты, язучы, РФнең атказанган укытучысы Якуб Зәнкиевнең 105 яшьлек юбилеена багышланган викторина уздыра. Җавапларны 15 апрельгә хәтле Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон почтасына җибәрү сорала. Викторинаның нәтиҗәләре апрель ае ахырында Якуб Зәнкиев истәлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә игълан ителәчәк. Жюри рәисе – педагогика фәннәре кандидаты, автономия әгъзасы Клим Садыйков.

1. Где, когда и в какой семье...

Подробнее...

Күңелемә үтеп керерлек!

Хөрмәтле «Яңарыш»лылар, шуның кадәр дә күңелгә үтеп керерлек итеп эшлисез! Рәхмәт сезгә! Бик кызыклы, эчтәлекле итеп язмаларыгызны чыгарасыз, газетабыз да вакытында килеп тора.

Кызыклы язмышлар, файдалы киңәшләр язып халыкны шатландырасыз. Җиңел укыла, газета битләрендә һәркемнең үз фикере, дөньяга карашы, язмышы, яшәеше чагыла. Менә әле соңгы саннарында һәркемгә таныш һәм миңа якын кеше турында укыдым, исемә үткән тормыш юлым, укыган чаклар, юлымда очраган якты шәхесләр, алар турында күңелемдәге уелып калган һәм сакланган истәлекле мизгелләремә әйләнеп кайттым.

Газета битләрендәге...

Подробнее...

Хезмәтендә бәхет тапкан оста куллы Хөсәен

11-8Хуҗайлан авылында гадел, ярдәмчел, оста куллы, уңган кешеләр яши. Монда гомер иткән Хөсәен Алимов шундыйларның берсе.

Авылдашлары машинасын үз куллары белән җыйган якташлары турында “алтын куллы” дип әйтәләр, олысы-кечесе аны белә, хөрмәт итә. Кече вакытыннан техника белән кызыксынган Хөсәен Салих улы велосипед, мотороллер, кечкенә машина, трактор да җыя алган оста булып таныла.

Ул Хуҗайлан авылында 6 балалы гаиләдә игезәкләрнең берсе булып дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытларыннан бертуганнар техника белән кызыксыналар. Ул елларны Хәсән белән Хөсәен икәүләп оча торган ясалма табурет җыялар...

Подробнее...

Геройларыбызны онытмыйбыз

11-7Ватанны саклаучылар көнендә Ямбай авылында якташыбыз, Россия Герое Тимур Мөхетдиновны искә алдылар.

Тимур 1975 елның 26 январенда Ямбай авылында туа. Әтисе - шофер, әнисе совхозда агроном булып эшлиләр. Авылдашлары аны шат күңелле, мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак хәтерлиләр. Ул 1995 елның июль аеннан эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2009 елның сентябрендә махсус билгеләнештәге милиция отрядының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные итеп билгеләнә. Ул Төмән өлкәсе һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә күп санлы махсус операцияләрдә катнаша...

Подробнее...

Вәчир мәктәбендә туган тел кабинеты ачылды

11-9Бу көннәрдә Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды. Биредә яңа җиһазлар урнаштырылган, стендлар, төрле методик ярдәмлекләр, күрсәтмә материаллар булдырылган. Әлеге кабинетны заманча җиһазлауда өлкә Думасы депутаты Владимир Майер һәм район хакимияте матди ярдәм иткәннәр. Кабинетның тантаналы ачылу чарасына район башлыгы Леонид Митрюшкин һәм хөкүмәт оешмаларыннан вәкилләр килделәр. Тантана хөрмәтенә мәктәп укучылары тырышлыгы белән матур программа әзерләнгән иде.

Милли киемнәрдәге, гореф-гадәтләрне саклаучы, туган тел һәм әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны хөрмәт иткән...

Подробнее...

Авылдашларының сәламәтлеге сагында торучылар

10-5Лаемтамакның фельдшер-акушерлык пункты бары тик медицина учреждениесе генә түгел. Монда авыруларны дәвалаудан башка, кеше күңеленә якын булган җылы сүзләре, киңәшләре белән дә ярдәм итәләр. 40 елга якын Лаемтамакта фельдшер булып эшләгән Маннура апа Назыйрованы, 18 ел хезмәт стажы булган шәфкать туташы, соңгы елларны фельдшер булып эшләгән Римма Мәмәтгалиеваны авылда олысы-кечесе белә. Фельдшерларга, шәфкать туташларына ОРВИ, югары кан басымы, инсульт, инфарктка шик булганда, дөньяга таралган яңа йогышлы коронавирус чире белән авыручылар, сынган, яраланган һәм башка диагноз белән мөрәҗәгать итүчеләрнең...

Подробнее...

Аш-су бизнесы буенча мастер-класс узды

10-4Шеф-пешекче Николай Перминов һәм Павел Зубарев белән мастер-класслар Төмән өлкәсе инвестицион агентлыгының «Школа гостевого бизнеса» проекты кысаларында узды.

Төмән районы эшмәкәре Нурия Вәлитова себер кухнясы ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашып, социаль челтәрләрдәге шәхси битендә алган тәэсирләре белән уртаклашты:

“Миңа өлкә инвестицион агентлыгы фондының баш белгече Екатерина Паршукова чакыруы буенча «Альфа-Бизнес» үзәгендә азык-төлек бизнесын оештыру буенча мастер-класста катнашырга насыйп булды. Беренче тапкыр шундый чарага килдем. Уңышлы кешеләрнең уңыш үрләрен яулаулары...

Подробнее...

Галиябануым, сылуым, иркәм

10-7Талымхан авылында тыныч, җәйге кичләрдә гармун тавышлары ишетелә. Драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” исемле драмасындагы кебек эштән кайткан авыл кызлары һәм егетләре ял итәргә чыкканнар. Алар арасында Мирвәгыйз Бакиров исемле егет бар. Ул драмадагы Хәлил шикелле, гади авыл кызы Галиябануга гашыйк булган.

Мирвәгыйз Шәмгун улы Галиябану Әхмәдкәрим кызы белән 1957 елдан кулга-кул тотынышып, тормыш сукмакларыннан бергәләп үттеләр, сигез кыз һәм егет үстерделәр. Бүгенге көндә хезмәт ветераны, Герой анага 85 яшь тула. Ул туган авылында кече улы Риян Бакиров һәм аның кызы Ангелина белән тыныч...

Подробнее...

Сетово авылында татар мәдәнияте көннәре

9-4Яңа концерт программасын, күргәзмәләр әзерләп Тубыл районының Лаемтамак авылы клубы каршында эшләүче “Дуслык” вокал ансамбле Сетово авылы клубында эшләп торучы “Ясмин”, “Мәхәббәт” вокал иҗат төркемнәре җырчылары, җирле шагыйрьләре белән очраштылар. Тамашачылар игътибарына бай концерт программасы тәкъдим иткән үзешчән артистларны җыр сәнгатен яратучылар алкышлар белән җылы каршыладылар.

Таныш булган һәм яңа җырлар белән баетылган программа районда узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды. Авыл клубларында да эш кайнап торганын мондый очрашуларда күрәсең. Сәхнәгә милли костюмнарда чыгып, җырлап-биеп үзләренең...

Подробнее...

“Себер моңнары” концертында

9-3Өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре кысаларында, 18 февраль көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда эшләүче татар бүлеге тырышлыгы белән “Себер моңнары” дигән концерт булып узды. Чараны татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Концерт программасын чит төбәкләрдә дә үзен таныткан, бай тарихлы “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле ачып җибәрде.

Матур милли киемдәге кызларның җырлы-биюле чыгышларын, баянда уйнаучы Әсмабикә һәм Хәким Мирхәйдәровларны, парлап җырлаган Әлфирә Әйтбаева белән Әнисә Рамазанованы тамашачылар бик җылы каршылап, көчле алкышларга...

Подробнее...

Гашыйклар көненә бүләк

9-5Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында тормыш замана белән тигез бара. Авылда “Түбән Тәүде“ бренды астындагы “Тюменьмолоко” оешмасы мегафермалары көч-куәт алып эшли. Анда асралган эре мөгезле савым сыерларның файдалы, табигый сөтеннән җитештерелгән каймак, май, сыр, кефир һәм башка продукцияләрен бөтен өлкә халкы яратып ашый.

Таштан ясалган ике катлы урта мәктәптә Киндерле һәм күрше авыллардан килгән балалар укый. Укудан тыш укучылар өчен төрле спорт, мәдәни чаралар, конкурслар үткәрелә. Балалар вакытларын тиккә сарыф итмиләр, һәрчак хәрәкәттә. Район үзәгенә барып төрле ярышларда, бәйгеләрдә катнашалар...

Подробнее...

Себер татарларының беренче мюзиклы

8-44 февраль көнне төмәнлеләр шәһәр татар мәдәният үзәге сәхнәсендә “Әминәнең кияүгә баруы” дип исемләнгән себер татарларының беренче мюзиклыннан бер өзекне тамаша кылдылар. Өлкәдә яшәүче татарлар өчен бу бик куанычлы яңалык, әлегә булмаган хәл дип әйтеп була. Бу тарихи чарада катнашып калырга теләүчеләр саны күп булды, тамашачылар хәтта Тубыл, төньяк шәһәрләреннән махсус килгәннәр иде. Әлеге мюзиклга көй язган, дирижер һәм спектакль җитәкчесе вазифаларын башкарган Тубыл егете Айдар Ниязов иҗат җимешенең язылу тарихы турында:

- Бүгенге көндә мин Казан музыка колледжында белем алам. Беренче курсның...

Подробнее...

80 яшьлек юбилей

8-3Герой шагыйребез Муса Җәлилнең:

“Кеше җирдә торса, торсын,
Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып”

, - дигән шигъри юллары Талымхан авылы мәктәбе янындагы таш постаментка уелып язылган. Исән булса, Шамил Юскаевка быел 22 нче февраль көнне 80 яшь тулган булыр иде. Аңа авылыбызда “Шамил әкә”, “Шамил абый”, “Шамил балам” дип эндәшәләр иде. 61 ел дәвамында ул халык күңелендә тирән эз калдырды, эшләре имән агачы ботаклары, тамырлары сыман төрле якка сузылды. Һәйкәлдәге портретыннан авыл халкына карый ул, хәлләрен сораша кебек. Кыска гомеренең 45 елын туган җирләренә, аның кешеләренә...

Подробнее...

Хөрмәт һәм ярату белән үткән дистә еллар

7-3Нәсирә Рәхимова “ПРОДО Төмән бройлеры” оешмасында 1983 елдан бирле эшли. 38 ел буе сугым-эшкәртү комплексының барлык участокларында үзен сынап караган ул: кошларны тотудан башлап, аларны конвейердагы асмага элеп кую, чистартуга кадәр. Технологияләрен төгәл үзләштергән хезмәткәрне 2007 елда тоту һәм сугым, чистарту участогы бригадасы мастеры итеп билгелиләр, анда бүгенге көндә хезмәт итә.

Сугым-эшкәртү комплексында эш тәүлек әйләнәсе кайный. Бирегә 38-40 көнлек үскән бройлерлар китерелә. Сүз уңаенда, бройлерларны чалу процессы тулысынча автоматлаштырылган. Әлбәттә, хәләл тавык ите җитештерүдән тыш...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836