#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән татар яшьләре форумы

31-11Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр йорты бинасының зәңгәр залында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчелегендә өлкә татар яшьләре форумы үтте. Делегатларны оешма җитәкчесе Фәрит Корманов сәламләп, нәтиҗәле эшләр өчен җылы атмосфера булдырды һәм сүзне хөрмәтле кунакларга тапшырды. Шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, җәмәгать эшлеклесе Рифкат Насыйбуллин, шәһәр яшьләре хакимияте җитәкчесенең урынбасары Андраник Севоян, шәһәр яшьләре хакимиятенең  милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссия җитәкчесе Екатерина...

Подробнее...

Юлларыңа ак җәймә, җәмилә!

31-10Адәм баласының иң гүзәл чоры – яшьлек еллары. Әле яңа гына үсеп чыккан канатлар белән  хыялый тормышка очасы да очасы. Кешенең яшьлектә ташып торган көче аларны кирәк-кирәкмәгәнгә очарга мәҗбүр итә. Монда бала чактан ук формалашкан акыл үз ролен үти. Әгәр дә киләчәккә куйган максатларың төгәл булса, канатларың да гомер уртасында тузып бетмәячәк.

Шушы көннәрдә Җәмилә Шамил кызы Вахитова белән таныштык. Әлеге гүзәл кызыбыз Төмән шәһәренең 9нчы мәктәбендә белем алып, 11нче сыйныфны алтын медальгә тәмамлады. Җәмиләдә хыял да, максат та, акыл да - барысы да бар...

Подробнее...

Кино – ул югары сәнгать

31-12Совет чорындагы авыл клубларындагы кино будкаларын хәзерге балалар күз алларына  китерә дә алмыйлар. Мәсәлән, узган гасырның 80нче еллар уртасында, балачакта, кино барганда аның эченә керү кызыклы иде. Киндерледә киномеханик булып  Саша абый Сафонов эшләде, ул юаш, аз сүзле, балалар белән тиз  уртак тел таба белүче кеше иде, мәрхүм. Рус милләтеннән булса да, татарча яхшы аңлады, үз хезмәтен яратты, тырышып, чын күңелен биреп башкарды. Без, авыл сабыйлары, будкага кереп аңа эшләргә комачауласак та, орышмый иде. Стенада, югарыда, кечкенә генә өч-дүрт тәрәзәчек, буй җитмәгәч...

Подробнее...

Себертатары интернетта яшьләр өчен радио булдырган

26-8Интернетта күптән түгел себертатар яшьләре өчен «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио эшли башлады.

Яшьләрне туган телгә, мәдәнияткә тарту яшьләрчә булырга тиеш. Кызыклы татар проектларының күпчелеге бары тик һәвәскәр яшьләр башлаганда уңышка ирешә дә.

Шундый кызыклы проектларның берсе – «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио тапшыруы. Аны Рүзил Бикинәев исемле егет әле күптән түгел генә башлап җибәрде һәм интернетта шактый зур кызыксыну уятты.

– Рүзил, Азатлык укучыларын үзең белән таныштырып китче.

– Мин 1996 елда Төмән өлкәсенең Явызбы авылында тудым. Үзем...

Подробнее...

Алкасы ла, алкасы

26-6Әлеге алкалар французларның сутаж ысулы белән ясала. Ул гади, әмма нәтиҗәсе искиткеч. Алка гына түгел, шул рәвешле брошка, каеш аелы, билбау да үрергә мөмкин.

Кирәк:

* 1 алка өчен төрле төстәге 30-40 см сутаж җеп. Энә-җеп кибетләрендә сатыла ул. Без алты төсле җеп кулландык.

* җеп төсенә туры килә торган сәйләннәр, нечкә энә;

* универсаль җилем;

* күн кисәге;

* алка элмәге (анысын да шул кибеттән табарга мөмкин).

Эш барышы:

Җепләрнең барысын да урта җирдән тигезләп тотып, Таралып китмәсен өчен бер-берсенә энә-җеп белән чәнчибез һәм элмәк сыман итеп...

Подробнее...

Яшьләр көне белән

СССР заманында Советлар яшьләре көне 1958нче елдан башлап июнь аеның соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителгән. Аннары 1993нче елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин “Россиядә Яшьләр көне 27 июньдә бәйрәм ителә” дигән указга кул куя. Шуннан бирле 27 июнь атнаның кайсы көненә туры килүгә карамастан, нәкъ шул көнне яшьләр бәйрәм итәләр. Ләкин кайбер 25 яше тулган яшьләребез бу көнне аларга кагылмый дип уйлап, бик тә ялгышалар.

Бигрәк тә әгәр гаилә корып өлгергән булсалар. Әмма, билгеле булганча, илебездә официаль...

Подробнее...

Уфада “Тәркиләр алтыны” форумы үтте

21-610-16 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасының башкаласы Уфада М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы оештыруында “Төркиләр алтыны” төрки яшьләрнең халыкара мәгариф форумы үтте. Анда Россиянең 12 төбәгеннән җыелып килгән төрки халыкларның 18дән 30 яшькә кадәр булган  югары уку йортларында белем алучы 250дән артык яшь вәкиле катнашты. Чараның төп максаты – яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятләрен...

Подробнее...

Сәелдә мини-футбол уйнадылар

15-9“Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчелегендә Ялутор районы, Сәел авылы спорт комплексы бинасында Төмән, Ялутор шәһәрләре, Ялутор районының, Сәел, Исәт, Яңа Атьял, Төмән районы, Муллаш авылы спортчылары мини-футбол уйнадылар. Чараның тантаналы өлешен Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән сүрәләре белән башлап, фатыйха бирде. Аның сүзләренә авыл имамы Әнис хәзрәт Латыйпов кушылып, яшьләрне бәйрәм белән котлап, уңышлар теләде.

Авыл хакимияте башлыгы Нур Сөлкәрнәев, район мәгариф, мәдәният...

Подробнее...

Ленизаның яңа уңышлары

15-8Лениза Дәүләтшина Тубыл шәһәренең А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжын кызыл диплом белән тәмамлап, Мәскәү дәүләт мәдәният институтына укырга керә.

Флейтада уйнаучы кыз  шәһәрдә яшәгән һәм укыган чорында якты йолдыз сыман үзен танытты. Тынлы уен кораллары оркестрында уйнаучы Ленизаның чыгышларын тубыллылар  төрле мәдәни чараларда еш күрәләр, тыңлыйлар иде. Ә бу юлы “Себер иле” тапшыруларын алып баручылар арасында иң яшь һәм талантлы кыз Г.Тукайның “Милли моңнар”, “И туган тел” шигырьләрен сөйләп телетамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Төрле музыка...

Подробнее...

Җырчыларыбызны сагынып көтеп алдык

2нче апрельдә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп  Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның 25 ел сәхнәдә иҗат итүләренә багышланган юбилейлы концерт программасы Тубыл шәһәрендә үтте. Сагынып көтеп алган җырчыларын тубыллылар алкышларга күмеп каршыладылар. Тубылда алар моннан 4 ел элек булганнар икән. Яраткан сәхнә йолдызларын күрергә, матур җырларын тыңларга тубыллылар гына түгел, күрше татар  авылларыннан да җырчыларның талантлары алдында баш июче тамашачылар җыелган иде.

...

Подробнее...

“Батырлык гасырларда калыр”

13-14Мәскәүнең 1186нчы этномәдәни компонентлы мәктәбе идеясе белән Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууының 110 еллыгына багышланган  “Батырлык гасырларда калыр” төбәкара ачык конкурс оештырыла. Бу конкурста Төмән районының Индрәй урта мәктәбе укучылары: Алинә Абайдуллина, Юлия Рәхимова, Наилә Кәримова (рәсемдә) катнашып, җиңеп чыгалар. Алар М.Җәлил язган шигырьләрне яттан сөйләп, видеога төшереп, тиешле адрес буенча җибәрәләр.

- Бер күпме вакыттан соң, лауреатларны бүләкләү тантанасында көтәбез, дигән хәбәр алдык. Бик шатландык. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты җибәрергә риза...

Подробнее...

“Минем максат – җиңү”

13-10Регина Речапова: «Себер йолдызы» конкурсында катнашу – минем күптәнге хыялым иде, - дип башлады сүзен. – Быел аның финалына үтүемә һәм зур тантанада үземне күрсәтә алуыма бик шатмын. Барлык катнашучылар да лагерьда үтәсе көннәрне түземсезлек белән көтеп алдылар. Монда үткән көннәрдә конкурста катнашуыма бер генә тапкыр да үкенмәдем. Әлбәттә, өебезне, әти-әниләребезне сагынабыз, алар безнең өчен күбрәк тә борчылалар әле. Бу безгә көч, үзебезгә ышанычлылык бирә. Беренче дәресләрнең берсе хореография булды.

Аннары себер татар тарихы, татар...

Подробнее...

“Дуслык” бию ансамбленә 15 тулды

13-1119 март көнне Тубыл шәһәренең мәдәният һәм сәнгать колледжы сәхнәсендә “Дуслык” бию ансамбленең 15 еллык юбилеена багышланган  концерт үтте. Юбилярларны шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Анна Кривоносова, коллегалары, студентлары, ансамбльнең талантлы чыгышлары алдында баш иючеләр котладылар. “Дуслык”ның  алыштыргысыз җитәкчесе, танылган хореограф, РФнең мактаулы мәдәният хезмәткәре Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы Андрущикның тормышы бию белән бәйле. Профессиональ хореографның күпчелек студентлары укытучыларының эзеннән атлыйлар.

...

Подробнее...

Төзүче егет

13-13“Татар егете–2016” өлкә конкурсының финалына чыккан Рамил Мукминов Яркәү районы, Тархан авылында тәмле жиләкләр пешкән, күбәләкләр белән энә караклары очкан, авыл халкы тирләп-пешеп печән чапкан вакытта дөньяга килгән. Гаиләләре Төмән районы, Успенка авылында яшәсә дә, Рамилнең бала чагы шул авылда, әбисе белән бабасы янында, ис китәрлек матур һәм бай табигать кочагында үтә. Гаиләдә алар 3 бала үсәләр. Әтисе белән әнисе балаларында туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәтне балачактан тәрбиялиләр. Өйдә татар телендә генә аралашып, «Яңарыш» өлкә татар газетасын яратып укып баралар, татар...

Подробнее...

Аулак өйгә йөрмәгән кыз егет күңелен яуламый

9-15Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәнү, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәтләү кебек максатлар белән “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” оешмасы (җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов)  Төмән татар мәдәният үзәгендә яшьләрне җыеп “Аулак өй” үткәрде. Әлеге чара быел үзенчәлекле оештырылган, ягъни сәхнәләштереп, яшьләргә, шулай ук өлкәдә узачак “Татар егете” һәм “Себер йолдызы” өлкә конкурсларында катнашучы кызлар, егетләргә “Аулак өй”нең нечкәлекләрен күрсәтү максаты...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836