#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыяллары чынга аша

35-4Тырыш, максатчан кыз - Ләйсән Әйдбаеваның казанышлары белән газета укучыларыбызны еш таныштырып торабыз. Төмән районы, Шыкча авылында туып-үскән кыз туган телендә сөйләшә, газеталарга мәкаләләр яза, гореф-гадәтләребезне яхшы белә, мәктәп тормышында актив катнаша, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова җитәкчелегендә район, өлкә, төбәкара олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләрдә, иҗади юнәлештә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

- Казанга татар теленнән олимпиадаларга барган өлкән сыйныф укучыларына карый идем дә: “Минем дә алар кебек...

Подробнее...

Биек үрләр яуларга язсын

35-3Тубыл шәһәренең 8 нче янгын коткару отрядының 128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчесе Тимур Юмадеев Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә узган ”RZD Golden Ring UItra Trail 100 2021” трейлинг фестивалендә катнашты. Бу – кросс элементлары белән төрле дистанцияләргә традицион йөгерүдә 4000нән артык катнашучы өч көн дәвамында биеклекләрне, урман, кырларны, аномаль эсселекне узып, үзләрен ныклыкка тикшерде. Кросс чын-чынлап Бөтенроссия трейлына әверелә.

Монда илебезнең 412 шәһәреннән һәм чит илләрдән дә катнашучы спортчылар үзләрен сынап карыйлар. Гомумән, биредә көндәшлек...

Подробнее...

“Науколяндия”нең өченче сменасы

35-5Җәен Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбе каршында 3 смена “Науколяндия” дигән балаларны сәламәтләндерү лагере эшләде. Без өченче смена начальнигы Наталья Иваненкодан соңгы смена турында сораштык.

- 26 июльдә 3 нче смена старт алды. Беренче көнне балалар бер-берләре, вожатыйлары белән таныштылар. Отряд почмаклары, рәсемнәр ясадылар, речевкалар, “кричалка”лар өйрәнделәр. Бу көнне мәктәптә беренче тапкыр Олимпия уеннары башланды. Дартс буенча турнир оештырылды, җиңүчеләрне көн азагында бүләкләделәр.

Һәр көнне ялның ничек узганы турында мәгълүматларны интернетта мәктәпнең официаль битенә биреп...

Подробнее...

Сумка сайлаганда

- Озын буйлы нечкә кешеләр түгәрәк формадагы зуррак яки ярымай сыман бер тоткычлы сумкаларга өстенлек бирергә тиеш. Кечкенә кыска тоткычлы сумкалар сезне тагын да озайтып күрсәтәчәк.

- Озын буй белән мактана алмаучыларга зур һәм киң сумкалар бармый, шулай ук озын тоткычлылар да матур булмый.

- Юан гәүдәлеләргә кечкенә сумка килешми. Клатчларга да, чылбырлы һәм нечкә каешлыларга да кызыкмагыз. Уртача зурлыктагы, турыпочмаклы яки озынча формадагы сумкалар сайлагыз

- «Баштүбән әйләндерелгән өчпочмак» фигуралыларга кыска тоткычлы сумкалар белән йөрергә киңәш ителми. Бу модель...

Подробнее...

“Безнең тату гаилә” бәйгесенең нәтиҗәләре

31-85-8 июль көннәрендә Аслана күчмә мәдәният комплексы Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Безнең тату гаилә» дигән интернет-фотоконкурс үткәрде. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр Ялутор районында яшәүчеләр генә түгел, Аромаш, Төмән, Тубыл, Исәт районнары, хәтта Ханты-Манси автоном округыннан да гаилә фотоларын җибәргәннәр. Бу турында безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- Безгә килгән һәр фотодан ихласлык һәм җылылык бөркелә. Аларда гаилә бәхете, мәхәббәт, бер-беренә хөрмәт, ышаныч, кайгырту, яклау хисләре. Гомумән әйткәндә, бу...

Подробнее...

Ә сез кояшта кызынасызмы?

Кояшта кызыну, матур итеп каралу һәркемнең тән тиресе үзенчәлекләренә бәйле.

Кызыну диетасы һәм кояштан саклану

1. Кояш нурлары астында таркала торган С витамины запасын тулыландыру өчен татлы борыч, карлыган, киви, әфлисун, лимон ашарга кирәк. С витамины – шулай ук кояшның зыяныннан саклаучы да.

2. РР, С витаминнарына һәм каротинга бай булган шпинат ярдәмендә тиредә кызынган төснең озаграк саклануын тәэмин итеп була.

3. Кишер, өрек, шәфталу, кавын, манго, карбыз, кабак ашасагыз, тире тигез кызыныр. Бета-каротин тирегә көрән төс бирә, кан тамырларын ныгыта.

4. Томаттагы...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Көн саен сөт сатучы яңа гына савылган сөтне хатыныннан алу белән, сөткә су кушып, күршеләренең өйләренә таратып чыга икән. Буыннан-буынга бу шәһәрдә яшәүче халык гел генә су белән аралаштырылган сөт эчкән. Беркөнне бу сөт сатучы ата-бабасының һәм үзенең кылган гөнаһларын танып, тәүбә итә дә, бүтән сөтнең күләмен су ярдәме белән арттырмаска карар кыла. Шуннан чиста күңел белән күршеләренә куе, тәмле ап-ак сөт тарата. Икенче көнне сатып алучылар аңа сөтнең гадәти булмаган тәменә зарланып, чак кына кыйнамыйлар үзен. Сөт сатучы бу хәлгә бик гаҗәпләнә һәм Пәйгамбәр янына барып, хәлне сөйләп...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

- Башкаларның яхшы якларын гына сөйли белү - бу синең тәрбияле булуыңны аңлата.

- Гафу итә бел... Кайчан да булса үзеңне дә гафу итү кирәк булырга мөмкин.

- Беркайчан да башкаларның яшәешеннән көлмә. Син бит әле алда үзеңне нәрсә көткәнен белмисең... Тормыш шулай итеп куяр: синеке янында аларныкы чәчкә сыман тоелыр.

- Бәхетле булып яшәр өчен, күңелдән ике хисне - көнчелек һәм комсызлыкны алып ташларга кирәк.

- Көнчел булма - ул синең күңел тынычлыгыңны ала...

Нәфрәт белән яшәмә - ул синең саулыгыңны какшата...

Явыз булма - ул синең картлыгыңны...

Подробнее...

Уңышлы авыл укытучысы

28-7Заманча мәктәптә яшь укытучы булу җиңелме? Менә шушы сорауны педагогия югары уку йортларын тәмамлаучылар үзләре алдына куялар.

Нәкъ менә Денис Кәбиров та авылда яшәргә теләп, Аксурка урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшләргә барырга карар иткән. Тумышы белән ул Икенче Сала авылыннан. Әтисе Нурбаис Мөбәрәк улы - урман хуҗалыгында эшли, әнисе Зәкинә Камсулла кызы өй учагын саклый, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә. Апасы Динә Тубыл педколледжында укый. Әти-әниләре балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерделәр.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Денисның һөнәр сайлау буенча проблемасы булмый. Ул «Информатика һәм...

Подробнее...

Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?

Улыбыз өйләнергә ниятләгәч, ике як та килешеп, никахны июль ае башына билгеләгән идек. Әмма бер танышыбыз: “Ике гает арасына туры килә бит, бу вакытта никах укытырга ярамый”, – дип күңелебезгә шик салды. Дин буенча ике гает арасында никахлашу чыннан да тыеламы икән ни?

Ислам динендә “ике гает арасында никахлашу тыела” дигән кагыйдә юк. “Ярамый” диючеләр бу очракта шәригать хөкемнәренә түгел, ә төрле имеш-мимешләргә таяна. Дөреслектә исә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә Ураза һәм Корбан гаетләре арасында никахлашу хәрам дигән тыю юк. Киресенчә, мәгълүм булганча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү...

Подробнее...

Яшь талантлар ачкан мәктәп

28-8Сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучылары төрле иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар. Җыр-моң сөюче мәктәп укучылары 24 июньдә шәһәр күләмендә “СИБУРның яхшы эшләр формуласы” кысаларында узган “Себер - күп төрле” милләтләр мәдәнияте фестивалендә “Мирас сакчылары” иҗади бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урыннарга лаек булдылар. Өлкә күләмендә танылган яшь, талантлы җырчы Эмилия Абайдуллина вокал номинациясендә 1 нче урынга чыкты.

Җитәкчесе Наҗия Хәкимова махсус приз һәм диплом белән бүләкләнде. Мәктәп каршындагы...

Подробнее...

Дөрес сүзгә җавап юк

- Карт агачта да яшь бөреләр була. (Рифат Җамал).

- Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ).

- Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була. (Рәзил Вәлиев).

- Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың. (Дж. Темплтон).

- Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла. (Ошо).

- Һәрвакыт ни хис итсәң, шуны әйт, ни уйласаң, шуны эшлә! Дәшмәү язмышны сындыра. (Пауло...

Подробнее...

Тәрәзәңә таш эләксә

Юлда барганда йөк машинасы тәгәрмәче астыннан вак ташлар очып, артта барган транспортның алгы тәрәзәсенә килеп бәрелү очраклары бихисап. Тәрәзә чатнамасын дисәң, йөк машиналары артыннан бармау яхшы яки билгеле араны саклау зарур. Мәсәлән, 50 км/сәгать белән барган йөк машинасының тәгәрмәченнән чыккан таш 20 метрга оча. 75 км/сәгатьтә - 40 метрга, 100 км/сәгатьтә - 75 метрга. Шушы араны саклап барганда гына алгы тәрәзәгә зыян килү куркынычы кими.

Әгәр тәрәзәгә таш эләккән икән, белгечләр түбәндәгечә эш итәргә куша:

- Тәрәзәгә һава өрдерүне шундук туктатырга...

Подробнее...

Татар халык мәкальләре

- Яхшы гадәт начар гадәтне куар.

- Эт талаган сарыкка бүре кызыкмый.

- Кем идем димә, кем булырмын диген!

- Алтынны балчык арасына ташласаң да, алтын булып кала.

- Майлы чүлмәк тышыннан беленә.

- Үзенең милләтен оныткан, башка милләтләрне дә хөрмәт итмәс.

Шашлык пешергәннән соң

Рәшәткәне тиз һәм ансат кына юып кую ысулы бар. Моның өчен полиэтилен пакет һәм савыт-саба юа торган сыеклык кирәк була. Пакетка сыеклыкны һәм аз гына су агызып, яхшылап селкеткәләп аласы. Күбек барлыкка килгәч, пакетка суынган рәшәткәне салып куясы да яхшылап бәйләп, ял итәсе.

Унике сәгатьтән соң җиңелчә юып аласы. Пакетка аш серкәсе салсагыз да була.

Кока-кола да булыша. Рәшәткәне кока-кола салынган пакетта бер сәгать тә тоту җитә.

“Файдалы киңәшләр

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836