#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь талантлар ачкан мәктәп

28-8Сәләтле балаларны үстерү, аларга белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучылары төрле иҗади бәйгеләрдә теләп катнашалар. Җыр-моң сөюче мәктәп укучылары 24 июньдә шәһәр күләмендә “СИБУРның яхшы эшләр формуласы” кысаларында узган “Себер - күп төрле” милләтләр мәдәнияте фестивалендә “Мирас сакчылары” иҗади бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урыннарга лаек булдылар. Өлкә күләмендә танылган яшь, талантлы җырчы Эмилия Абайдуллина вокал номинациясендә 1 нче урынга чыкты.

Җитәкчесе Наҗия Хәкимова махсус приз һәм диплом белән бүләкләнде. Мәктәп каршындагы...

Подробнее...

Дөрес сүзгә җавап юк

- Карт агачта да яшь бөреләр була. (Рифат Җамал).

- Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ).

- Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була. (Рәзил Вәлиев).

- Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың. (Дж. Темплтон).

- Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла. (Ошо).

- Һәрвакыт ни хис итсәң, шуны әйт, ни уйласаң, шуны эшлә! Дәшмәү язмышны сындыра. (Пауло...

Подробнее...

Тәрәзәңә таш эләксә

Юлда барганда йөк машинасы тәгәрмәче астыннан вак ташлар очып, артта барган транспортның алгы тәрәзәсенә килеп бәрелү очраклары бихисап. Тәрәзә чатнамасын дисәң, йөк машиналары артыннан бармау яхшы яки билгеле араны саклау зарур. Мәсәлән, 50 км/сәгать белән барган йөк машинасының тәгәрмәченнән чыккан таш 20 метрга оча. 75 км/сәгатьтә - 40 метрга, 100 км/сәгатьтә - 75 метрга. Шушы араны саклап барганда гына алгы тәрәзәгә зыян килү куркынычы кими.

Әгәр тәрәзәгә таш эләккән икән, белгечләр түбәндәгечә эш итәргә куша:

- Тәрәзәгә һава өрдерүне шундук туктатырга...

Подробнее...

Татар халык мәкальләре

- Яхшы гадәт начар гадәтне куар.

- Эт талаган сарыкка бүре кызыкмый.

- Кем идем димә, кем булырмын диген!

- Алтынны балчык арасына ташласаң да, алтын булып кала.

- Майлы чүлмәк тышыннан беленә.

- Үзенең милләтен оныткан, башка милләтләрне дә хөрмәт итмәс.

Шашлык пешергәннән соң

Рәшәткәне тиз һәм ансат кына юып кую ысулы бар. Моның өчен полиэтилен пакет һәм савыт-саба юа торган сыеклык кирәк була. Пакетка сыеклыкны һәм аз гына су агызып, яхшылап селкеткәләп аласы. Күбек барлыкка килгәч, пакетка суынган рәшәткәне салып куясы да яхшылап бәйләп, ял итәсе.

Унике сәгатьтән соң җиңелчә юып аласы. Пакетка аш серкәсе салсагыз да була.

Кока-кола да булыша. Рәшәткәне кока-кола салынган пакетта бер сәгать тә тоту җитә.

“Файдалы киңәшләр

Сүз эчендә энҗе бар...

- Яшенле яңгырдан соң һәрвакыт ягымлы кояш чыга! Тормышта да шулай: авырлыклардан соң җиңеллек килә, бары тик аларның узуын сабыр гына көтеп алырга кирәк!

- Тормышта матурлыкны һәр нәрсәдә күреп була: яшен һәм буран вакытында, аяк астында һәм күктә, ябык һәм ачык күзләр белән... Барысы да безнең ничек кабул итүдән тора... Күзләрегез, йөрәгегез һәм җаныгыз күргән һәр нәрсәдән куаныч алыгыз.

Интернеттан

Подробнее...

Янгын сүндерүчеләр - җаваплы һөнәр ияләре

22-11Янгынга каршы көрәшүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Кыю, авырлыклар алдында югалып калмаган һөнәр иясе Салават Тимергалиев Менделеево урта мәктәбендә гомуми белем алып, армия сафыннан хезмәт итеп кайтканнан бирле, янгын сүндерүче булып 20 елга якын эшли. Янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләрнең берсе булып санала.

Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, янгынга каршы көрәшүчеләрнең хезмәте турында Тубыл шәһәренең 37 нче янгын сүндерү бүлегендә өлкән янгын сүндерүче Салават Газинур улы: ”Без бүлек командасы белән шәһәрдә һәм районда эшлибез. Кешеләр сүнмәгән тәмәке төпчегеннән...

Подробнее...

Соңгы кыңгырау чыңлады

22-1017 нче май көнне Төмән шәһәре мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел, гамәлдәге югары әзерлек режимына бәйле рәвештә, тантаналы линейкалар урамда үткәрелде. Әйтергә кирәк, бу көнне һава торышы сынатмады. Май аендагы җәйге эсселек, шау чәчәккә күмелгән алма, шомырт, сирень агачлары бәйрәмгә әкияти ямь өстәделәр. Төмәннең башка мәктәпләрендәге кебек, 31 нче мәктәптә әти-әниләр рөхсәт ителгән дистанциядә генә катнашты.

Укучыларны директор, сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылары котлады. Алар балаларга бәхетле юл, уңышлар һәм һөнәрне дөрес...

Подробнее...

Робот техникасы олимпиадасының сайлап алу этабы тәмамланды

22-12Май аенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының регионара этабы тәмамланды. Ул Төмән өлкәсендә робототехника һәм прототиплаштыруны үстерү буенча төбәк ресурс үзәге җитәкчелегендә оештырылды. Олимпиадада Төмән, Ялутор, Казанское районы, Ханты-Манси автоном округыннан 70 яшь инженер катнашты. Бәйге берничә юнәлеш буенча узды: WeDo - иҗади һәм төп категорияләр, WRO – төп категория, катнашучылар яшьләренә карап 3 төркемгә бүленде.

2021 ел сезонының «Энергоботлар - энергетиканың киләчәге» тематикасын сайлап алу яңартыла торган чыганаклардан чиста энергия куллану буенча яңа юллар эзләү белән...

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Мәчеттә бер яшь егет мулла янына килеп:

- Мин бүтән мәчеткә килмим! – дип әйтә.

- Ни өчен? – дип сорый мулла аптырап.

- Чөнки сез вәгазь сөйләгән вакытта янымда утыручылар үзара сөйләшеп, кешеләрне тикшереп утырдылар. Кайберәүләр күзләрен телефоннарыннан алалмадылар. Бу әле мин күргәннәремнең берничәсен генә сезгә әйтүем, - дип әйтә егет.

Мулла бераз уйлап тора да:

- Ярый, тик киткәнче миңа шуны гына эшләп күрсәт әле: су белән тулы стаканны тотып, идәнгә бер тамчы да су түкмичә, өч тапкыр мәчетне әйләнеп чык. Шуннан соң китәргә теләсәң - китәрсең, тотмам, -- дип...

Подробнее...

Үтүк тота белмәсәң...

(Ир-атларга)

Күлмәкне үтүкләмичә генә дә киеп булсынга, без көчле затларыбыз өчен бик җиңел генә ике ысул тәкъдим итәбез:

– ванна бүлмәсен кайнар су агызып парландырасыз да, күлмәкне элгечкә элеп куясыз. Бөгәрләнгән урыннар тип-тигез булачак.

– элгечтәге күлмәккә пульверизаторга салынган катнашма сибәргә була.

Аны ясавы да җиңел: кер чайкагыч сыекчага аш серкәсе кушасыз да, сиптерәсез. Ләкин күлмәктән аш серкәсе исе килеп торырга мөмкин.

“Шәһри Казан

Подробнее...

Җиңү яулаган Элина

18-7Тубылда 2021 нче ел дөньякүләм танылган картограф, географ, тарихчы Семен Ремезов елы дип игълан ителде. Март аенда күренекле шәхескә багышланган үзенчәлекле олимпиадада җиңү яулаган, 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән Элина Мусабирова үзенең тәэсирләре турында сөйләде. Элина 15 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы. Бөтен фәннәрдән “5”ле билгеләренә укыган кыз олимпиадаларда, викториналарда катнаша.

Ул: ”Бәйгеләрдә, олимпиадаларда ай саен катнашам. Мәктәптә барлык фәннәрне яратсам да, физика, математика, химия белән күп кызыксынам, тирәнрәк өйрәнергә тырышам. Соңгы вакыт инглиз теле, биология...

Подробнее...

Кирәкле кеше буласым килә

18-8Мин - Рөстәм Төхвәтуллин - Казанлы урта мәктәбенең 11 сыйныфында укыйм. Миңа 17 яшь. Мин күп балалы гаиләдән. Без тугыз кеше: биш малай, өч кыз һәм әни. Абыйга - 23, ә сеңелемә - 5 яшь. Мин ике олы абыйдан соң өченче булып тудым. Безнең гаилә тату, һәркемнең үз вазифасы бар, әниебезгә ярдәм итәргә тырышабыз.

Мин яхшы укыйм, зур теләк белән дәресләргә йөрим, барлык чараларда катнашам. Балачактан иҗат белән мавыгам, шигырьләр язам, хәтта гомеремдә беренче тапкыр үз поэмамны яздым. Шулай ук спорт турында да онытмыйм. Быел мәктәпне тәмамлыйм һәм мине олы тормыш юлы көтә.

Балачактан ук мин спорт һәм...

Подробнее...

Уйланырга урын бар...

Кешеләр ни өчен бер-берсен мәсхәрәлиләр? Бу турыда көнчыгышта яшәгән бер акыл иясе үзенең укучыларына: «Кешеләр өч ысул белән мәсхәрәли. Алар сине ахмак, сәләтсез бер ялчы-кол дип атарга мөмкиннәр. Әгәр мондый хәл була калса, гади бер хакыйкатьне исегезгә төшерегез: бары үзе юләр кеше генә сине юләр дип атар, үзе ялчы булган кеше генә икенче бер кешедә ялчыны күрергә тырышыр, бары үзе сәләтсез, бәхетсез булганнар гына кешенең акылсызлыгына сылтау ясап, үзләрен акларга тырышырлар. Шуның өчен юләр, уңышсыз хезмәтчеләргә тиңләшмәс өчен, андый сүзләр әйтүчеләргә беркайчан да ачуланмагыз һәм...

Подробнее...

«20-20-20» кагыйдәсен онытмагыз!

Бу кагыйдә бик күпләргә ярдәм итәр. «20-20-20» кагыйдәсе - ул күзләр өчен күнегү. Моның өчен һәр 20 минут саен телефон, компьютердан күз карашыгызны алып, ким дигәндә, 20 секунд 20 атлам ераклыктагы әйбергә карагыз. Кызгылт-сары яшелчә һәм җиләк-җимеш, карасу җиләкләр ашагыз. Күзләр сәламәтлеге өчен бик тә файдалы. Елга бер тапкыр күз табибына күренегез.

Башка чирләрнең күзләргә йогынты ясау-ясамавын белешегез. Мәсәлән, югары кан басымы һәм шикәр авыруы күзләрдәге кан әйләнешне начарайта.

«Кызыл таң».

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836