#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңа уку елында “Этнос” үзәгендә беренче чара

37-11“Россия мәдәнияте” программасы буенча балаларга белем бирүче Төмән шәһәренең “Этнос” үзәгендә Мөнирә һәм Реваль Хөснетдиновларның матди ярдәмнәре белән балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Чараның максаты - төрле милләт балаларын Ислам дине, Корбан бәйрәме белән таныштыру, үзара хөрмәтләшеп, дус-тату яшәргә өндәү иде. Чара барышында укучыларга һәм аларның ата-аналарына Ислам дине тарихын, Корбан бәйрәменең килеп чыгышын сөйләп, төрле уеннар, бәйгеләр үткәрделәр. Аннары үзәк хезмәткәрләре кунакларны корбан ашы – токмачлы шулпа белән сыйладылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Подробнее...

Ветеранга автономия хөрмәте

37-2Өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, атказанган мөгаллим, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина быел 92 яшьлеген каршы ала. Әле яңа гына профессор, “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясе авторы Хәнисә Алишина җитәкчелегендә 44 ел гомерен укытучылык эшенә багышлаган «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» өлкәбез мәгарифе, тарихында зур роль уйнаган “Туган як әдәбияты” һәм “Себердә татар мәгарифе” китапларын язган мөгаллимә турында саллы гына җыентык басылып чыкты.

Подробнее...

“Яңарыш”ка 28 ел

“Бирешмә, сакла газетаны!”

( Якуб Занкиев һәм “Яңарыш” газетасы)

(Өзек архивтан алынды)

“Өлкәбездә татар телендә газета чыга башлаячак дигән хәбәрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады”, - дип яза Якуб Зәнкиев үзенең “Якташларыма бер сүз” дигән беренче статьясында (“Яңарыш” № 1, 1990 ел)...

...Беркем дә һәм беркайчан да “Яңарыш”ның язмышы турында Якуб абый Зәнкиев шикелле кайгыртмады һәм кайгыртмый. Иң авыр чакларда ул үзенең рухландыра, көч бирә торган хатлары белән безгә һәрвакыт ярдәмгә килде.

“Яңарыш” өчен һәр үткән ел – олы сынау. Ул сынауны уңышлы үтәсез дияр идем мин. Өлкәбез татарларына ул үзенең яшәргә хаклы булуын, тулы хокуклы икәнен раслады.

Подробнее...

Яңалык

Александр Моор победил на выборах главы Тюменской области. Төмән өлкә губернаторын сайлауларында “Бердәм Россия” партиясеннән Александр Моор җиңде. Аның өчен Төмән өлкәсе, Ямал һәм Юграда яшәүче 816253 (65,86%) кеше тавыш биргән. Өлкә сайлау комиссиясе рәисе Игорь Халин әйтүенчә, икенче урында “ЛДПР” партиясеннән Артем Зайцев (12,99%), өченче урында КПРФ партиясеннән Иван Левченко (12,83%) һәм дүртенче урында “Гадел Россия”дән Владимир Пискайкин (5,77%). Сайлау кампаниясе тыныч, илтифатлы үтте. Өлкә башлыгы алдында Россия Президенты Владимир Путинның май аенда кабул иткән указында билгеләнгән җитди бурычлар тора. Аларны дөньяга ашырыр өчен милли проектлар төзелә. Моннан башка өлкәдә төрле социаль яктан мөһим проект һәм программалар гамәлгә ашырыла, аларны дәвам иттерергә һәм уңышлы төгәлләргә кирәк булачак”, - дип әйтә губернатор вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор.

Подробнее...

Подписка - 2019

19-181 сентябрьдән 2019 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды.

Язылу бәясен “Почта России” бераз арттырды:

6 айга - 342 сум 18 тиен,

3 айга - 171 сум 09 тиен,

1 айга - 57 сум 03 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары,шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә язылырга була.

“Яңарыш”ның ндексы - 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836