Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеен ике көн бәйрәм иттеләр. 26 нчы октябрь көнне узган чараның тантаналы өлешендә юбилейга чакырылган үзәкнең хезмәт ветераннары, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән вәкилләр, үзәк хезмәткәрләре катнаштылар. Юбилейга килүчеләрне милли күлмәкләрдә каршы алган кызлар, фойеда оештырылган “Вакыт һәм кешеләр” дип аталган фотокүргәзмә чарага бәйрәм төсе өстәде.
Быел “Татарча диктант” акциясе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыруында 3 нче ел үткәрелде. Барлыгы 25 ил, Россиянең 60лап төбәге катнашты. Елдан ел катнашучылар саны арта. Безнең Төмән өлкәсендә татар телендә диктант язарга теләүчеләр Төмән дәүләт университетының төп корпусы аудиториясенә җыелдылар. Советлар Союзы Герое Абдулла Алишның 110 еллыгы хөрмәтенә, аның “Нечкәбил” әкиятеннән бирелгән өзекне университетның Тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Алишина укыды.
Тубыл районы Санниково мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Земфира Исай кызы Рябиковага октябрь аенда 55 яшь тулды. Шаңшы авылында колхозчылар гаиләсендә туып-үскән Земфира Полуяново мәктәбендә белем ала, Тубыл педагогия институтын тәмамлап, үзенең туган мәктәбенә укытырга кайта. Ул үзенең күңел түрендә беренче укытучылары - Җәмилә Гани кызы Туришева һәм Полина Яковлевна Пермитина турында якты истәлекләрен саклый. Язмыш юллары яшь укытучыны Санниково мәктәбенә алып килә, чөнки ул Өстамак авылы егете Нәби белән танышып, гаилә корып җибәрәләр.
В Тюмени вручили губернаторские стипендии. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 89 студентка, югары һәм урта уку йортлары аспирантларына стипендиат исемле таныклык тапшырды. Аларның кайберләре губернатор кулыннан мондый бүләкне беренче тапкыр гына алмады.
1 сентябрьдән 2019 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды.
Язылу бәясен “Почта России” бераз арттырды:
6 айга - 342 сум 18 тиен,
3 айга - 171 сум 09 тиен,
1 айга - 57 сум 03 тиен,
Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары,шулай ук “До востребования” ысулы белән арзанрак бәягә язылырга була.
“Яңарыш”ның ндексы - 54313.