#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәттә һәм татулыкта

11-6Исәт районының Югары Егәнле авылында яшәүче Морита Әхмәткирәй кызы белән Зиннур Чиганетдин улы Ихсановлар гаиләсе турында язып үтәргә булдым. Алар гомерләренең яшь һәм бик матур чакларында танышып, бер-берсенә гашыйк булалар. Егет озакка сузмыйча, әти-әнисе белән сөйгән ярының, әти-әнисенең ризалыгын сорарга баралар. Кәләш ризалашкач, гаилә корып яхшы гына яшәп китәләр.

Зиннур абый бигрәк тә эшчән егет була. Кечкенәдән ул «Ленин юлы» колхозы фермасында терлекче, сарык көтүчесе, балта остасы булып хезмәт иткән, болыннарда печән чапкан. Морита апа да иреннән калышмаган. Кечкенә балаларын әбигә...

Подробнее...

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә

11-5Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан.

«Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.

4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә...

Подробнее...

Алия Карачуринага Ришат Төхвәтуллин тәкъдим ясады: «Әтием шатлыгыннан елады»

11-4Ришат Төхвәтуллинның сөйгәне Алия Карачуринага тәкъдим ясавы турында «Интертат» язган иде.

Бүген татар эстрадасындагы иң популяр буйдак Ришат Төхвәтуллин үзенең статусын югалтты – Алия Карачуринага тәкъдим ясады. Ришат белән Алиянең очрашып йөрүләре турында имеш-мимешләр күп булды, Алия үзенең Ришатка битараф булмавын сиздергәне дә булды, аларның очрашып йөрүләрен дәлилләгән вакыйгалар да булгалап торды. Әмма чынлап торып кавышуга адым әле генә булды.

Алия Карачурина: «Ришат Төхвәтуллин кияүгә алса, әлбәттә, чыгачакмын»

Бу вакыйга Ришатның туган көнендә булган. «Интертат»...

Подробнее...

Медико-социальная и правовая помощь будущим мамам

Более 12,2 млрд рублей получили женские консультации и роддома в 2022 году по родовым сертификатам. С их помощью будущие мамы получают медицинскую, психологическую, медико-социальную и правовую помощь в медучреждениях по программе общего медицинского страхования.

* Родовый сертификат формируется в электронном виде при посещении женской консультации после 28-й недели беременности. Для оформления документа потребуются паспорт, полис ОМС и СНИЛС.

Сертификат состоит из трёх талонов на оплату услуг.

* Талон № 1: женская консультация для беременных:

— 3000 рублей за...

Подробнее...

Стрессыз сәяхәт. Бала белән мөмкинме бу?

Кыскача гына җавап бирсәк, әлбәттә, мөмкин түгел! Балалар белән ялга бару – ял түгел бит инде ул...

Шулай да, сәяхәт башланганчы ук әзерлек башласагыз, стрессны бик нык киметергә була.

Бала белән сәяхәт турында алдан ук ешрак сөйләшегез. Иң элек юл хакында сөйләгез: кая, ничек, нәрсә белән барасыз, ничә сәгатькә сузылачак ул юл... Юлда нәрсә белән шөгыльләнер идең дип кызыксыныгыз. Үзе белән яраткан уенчыгын, китапларын, буягычларын алырга рөхсәт итегез. Аннары сәяхәттә нәрсәләр күрәчәгегезне, кайларда булачагыгызны сөйләгез. Балагызга нәрсә күрергә кызык булыр икән? Бу хакта аның үзеннән...

Подробнее...

Гүзәл Уразова турында берничә кызыклы факт

7-12Гүзәл Уразова 1982 елның 8 январенда Пермь өлкәсенең Барда авылында туа. Ире Илдар Хәкимов белән дүрт балага гомер биргән җырчыбыз үзе дә күп балалы гаиләдә үсә – энесе һәм сеңлесенә апа ул.

Туу таныклыгында милләте башкорт дип язылган булса да, Гүзәл үзен чын татар кызы дип саный, бар талантын татар халкына багышлый.

Җырлаудан һәм фортепианода уйнаудан тыш, аның тагын бер яраткан хоббие – зур теннис. Хәтта берничә тапкыр районнарда узган ярышларда катнашып, җиңү дә яулый. Хәзер дә үзе укыган мәктәптә ел да теннис ярышлары уздыра.

Гүзәл Уразованың журналистлык тәҗрибәсе дә булуын...

Подробнее...

Ялуторда никахлы туй узды

7-11Ялуторда кунакларны мөселман ашлары белән генә сыйлаучы кафеда шәһәрнең урта мәктәбен тәмамлаган Луиза Шакирова белән Татарстан Республикасы Мамадыш шәһәрендә үскән Дамир Аппаковның никахлы туйлары узды.

Коръән-Кәримнең никах сурәләрен Ялутор мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Мәхмүтов укыды, вәгазь сөйләде һәм яшьләргә изге теләкләр теләде.

Никах туеның дөньяви өлешендә әти-әни, иң якын туганнар гына түгел, ә кияү белән киленнең дуслары, сабакташлары, дус, тирә-күршеләре дә шатланышып катнаштылар. Җырладылар-биеделәр, яңа туганнар бер-берләре белән якыннан таныштылар. Егет якныкылар Казанда, Мамадышта узачак...

Подробнее...

Мөнәсәбәтләрне җылытуның 10 ысулы

Бер-береңнең аз гына күңелен күрү, ниндидер игътибар күрсәтү суына башлаган мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрә ала.

Икегез бергә берәр кичне гаилә альбомын карауга багышлагыз әле. Фотоларга бәйле күңелле хәлләрне искә алыгыз. Күрерсез дә торырсыз, күңелегезгә шул чакларда дөрләгән мәхәббәттән бер чаткы төшәчәк.

Көтмәгәндә ниндидер яхшы сюрприз ясасалар, кемнең дә кәефе күтәрелә. Ирегез тирләп-пешеп нәрсәдер ремонтлап ятамы? Ә сез аңа – нәкъ менә эш урынына бер чынаяк хуш исле кофе белән ул яраткан кабартмаларны алып килегез. Сезнең бу кайгыртуыгыз тиешле ноктасына барып җитми...

Подробнее...

Лаеклы ялда булган авыл хезмәтчәннәре

3-11Аромаш районында урнашкан Чумык авылында милләттәшләребез гомер-гомергә совхоз-фермаларда эшләп, иген игеп, терлек асрап көн күргәннәр. Әбүбакировлар «Новопетровский» совхозында лаеклы ялга чыкканчы эшлиләр. Бу елларны күпчелек эш кул хезмәте белән башкарылган: мал-туарны ашату, су ташу, печән чабу, утын кисү, кыр эшләре. Фермада эш иртәнге 5тән башланган. Салкын кышларда юлларны буран сыра, язын-көзен яңгыр яуса да кеше эшенә ат җигеп барган. Һәркем эшенә җаваплы караган, планын үтәгән. Аларның яшьлек еллары нәкъ бу чорга туры килә.

Фәрит абый белән Фәүзия апа икесе дә Чумык авылында...

Подробнее...

Зур гаиләнең тирән тамырлары

3-12Гөлсара һәм Габдулла Әбдебаковлар ярты гасыр бергә яшәп, күптән түгел алтын туйларын билгеләп үттеләр. Авыл хуҗалыгында хезмәт итеп, авырлыкларны бергә җиңеп, озак еллар бергә матур гомер кичереп, җылы хисләрен саклап, бер-берсен кайгыртып, аннан балалары турында, ә хәзер инде оныклары турында да кайгыртып яшиләр. Бүгенге көндә дә аларның Ирек авылындагы туган йортларында кеше өзелми, инде үсеп җиткән балалары гаиләләре белән бергә анда еш кунак булалар.

Гөлсара Хатыйп кызы бу җирдә яшәгән борынгы Юмашевлар нәселеннән. Элек бу авыл урынында Түбән Бехтеревский дигән авыл булган. Билгеле...

Подробнее...

“Ситсы туебыз болай купшы булмады”

46-526 октябрь көнне Муллаш авылының мәдәният йортында авылдашларының олы хөрмәтенә ия булган ветеран укытучылар – Фәрхия Фәйзулла кызы белән Ильяс Йосыф улы Назметдиновларның Алтын туйлары тантанасы үтте. Тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынып, бер-берсенең абруен күтәреп яшәгән, яшь гаиләләр өчен үрнәк булган бу матур парны Мендельсон маршы яңгыраган залда көчле алкышлар белән каршыладылар.

- Бер-берегезгә булган мәхәббәтне 50 ел буена саклап, авырлыкларны бергә җиңеп, уңышларга куанып, бер-берегезгә терәк булып яшисез. Кызыгыз Наилә белән улыгыз Илгизгә яхшы тәрбия бирдегез, гомерлек һөнәр алырга...

Подробнее...

Ирне җайлау тылсымы

Ирем өйдә булышмый, аяк астындагы эшне дә күрми, эштән соң кайта... Танышмы сезгә мондый хәлләр? Таныш булса, димәк, үзгәрәбез! Әйе, әйе, үзгәрәбез! Үзебез! Кешене үзгәртеп булмый, ә менә үзеңне үзгәртергә мөмкин.

Әгәр дә ирегез инде кайчаннан бирле китап киштәсен беркетеп куймый икән (ул теләсә нинди әйбер булырга мөмкин), «Кайчан беркетәсең инде бу киштәне? Шуны да кешечә эшләп куя алмыйсың бит!» – дип әйтү ТЫЕЛА.

Аның урынына: «Матурым, әйдә, икәү шул киштәне беркетеп куйыйкчы? Шуны беркетеп куйсаң, менә боларның барысы да шунда кереп бетәр иде, бу урын бушар иде. Бер тотынсаң...

Подробнее...

«Кайда сез ялантәпи йөргән сукмаклар?»

43-6Туган якның юкка чыккан авылларының тарихы электән үк кызыксындыра иде. Авылларның таркалуы кызганыч күренеш, аларның сәбәбен эзлисең.

Түбән Тәүде районы, Яңа Казанлы (Травное) Новотроицк авыл хакимиятенә керде. Ул 1918 елны барлыкка килгән. Авыл Төмән өлкәсенең көнбатышында, тайга яны зонасында, Травное күле янында, Түбән Тәүде район үзәгеннән турыдан чама белән көньяк-көнбатыш якка 28, автоюл буенча 42 чакрым ераклыкта урнашкан.

Интернет мәгълүматларына карасак, 1926 елны Яңа Казанлыда 29 хуҗалык булган. Административ яктан Төмән округы Урал өлкәсе, Яркәү районы, Канчәбер авыл советына кергән...

Подробнее...

Никахлар теркәлде

2022 нче елда никахларын теркәү өчен, төмәнлеләр 22 саны белән бәйле матур даталарны сайладылар.

Өлкә ЗАГС идарәсендә иң популяр көн 22.07.2022 булды, бу көнне 117 никах теркәлде.

Икенче урында шул ук күрсәткеч белән 22.02.2022 көндә 112 пар кавышканнар.

Тагын 75 туй 22.09.2022 көнне булган. Бу көнне рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен Төмәннән 56 пар, Ялутордан дүрт һәм Тубылдан бер пар сайлап алганнар.

Никах алу турында гаризаны шәхсән яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. Никахны яшәү урынына бәйсез рәвештә РФ ЗАГСының теләсә...

Подробнее...

Какие пособия и льготы могут получить многодетные семьи

В России многодетной семьёй считают ту, в которой воспитывают трёх и более детей младше 18 лет. При этом каждый регион вправе сам определять такой статус.

Сейчас разберём особые меры поддержки для многодетных семей:

Почётное звание матери-героини и денежная выплата.

Звание «Мать-героиня» могут получить женщины, которые родили и воспитали десятерых детей. За вклад в развитие нации им полагается единовременная выплата в размере 1 млн рублей.

Орден «Родительская слава» и денежное поощрение.

Семьи, воспитывающие семерых и более детей, награждаются орденом «Родительская...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836