Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Авылның үзенә хас яшәү рәвеше, үз моңы, үз ритмы бар. Нинди генә авазлар белән тулыланмый ул! Сыерлар мөгрәве, кәҗә-сарык тавышлары, каз-үрдәк һәм әтәчләр кычкыруы, балта-пычкы җыры, янәшәдә генә урман шаулавы, этләр өрүе, язгы сулар челтерәве, кешеләр сөйләшүе – шуларның барысын да үзенә туплап, түкми-чәчми мөлдерәмә саклап тора авыл. Аның мең авазлы моңына, изге туфрагына тугры калып, гомерен авыл хуҗалыгына багышлап яшәде һәм яши Инсаф Айрат улы Нигъмәтуллин һәм ул бер сүз белән: “Үкенмим”, - ди.
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында аның әти-әнисе: Айрат абый белән...
Собировлар башкарган эшне заманабыз өчен бик кыю адым һәм чын күңелдән сокланырлык хәл дип әйтер идем. Беркөнне алар редакциябезгә кереп: “Тубыл районының кайсыдыр авылы мәктәбе китапханәсендә укырга бер китап юк, дип “Яңарыш”та укыганнан бирле, әзерләп куйган китапларыбызны һич тә шул якларга җибәрә алмыйбыз. Ни өчендер күңелебез Ләчек авылын сайлады”, - дип әйткәч, без: “Бу көннәрдә ул авылда мәчет ачылу тантанасы булачак, әлеге изге чарада катнашып, китапларыгызны бүләк итеп кайтыр идегез”, - дип тәкъдим иттек.
Үтә салкын көннәрнең берсендә ышанычсыз булган машинада таныш түгел...