#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтләр дуслыгы бәйрәме

48-9Төмән шәһәренең Кырынкүл авылындагы 52 нче төп мәктәптә милләтләр дуслыгы көненә багышланган зур бәйрәм уздырылды.

Беркемгә дә сер түгел, мәктәптә бик тыгыз, класслар кечкенә, әмма бернигә карамастан, ата-аналар, класс җитәкчеләре һәм укучылар бу бәйрәмне зур әзерлек белән каршы алдылар.

Класслар милли ашлар, киемнәр, күргәзмәләр белән бизәлгән. Иң беренче татар бүлмәсенә кердек. Аны 8 “Б” классы җитәкчесе, татар теле укытучысы Халидә Кирамова әзерләгән. Укытучы үзе дә милли татар киемдә. Аягындагы читеген әбиемнеке дип күрсәтте.

Бәйрәм татар җырлары һәм туган телдә шигырьләр...

Подробнее...

Мөселман яшьләре фикер алыштылар

47-1Мөселман яшьләренә кагылган актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшү максаты белән Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мөселман Диния нәзарәте, өлкә Ислам мәгърифәт үзәге, “Хәләл” өлкә мөселман яшьләре Ассоциациясе, Төмән дәүләт университеты һәм татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә оештырылды.

Чараны өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар...

Подробнее...

Математика сөюче Камаловалар

47-2Кәбирә һәм Тәкыйулла Камаловларның олы кызлары Әлфия кечкенәдән математиканы яратты. Һөнәр сайлауда да эзләнеп аптырамады – укытучы булачак! 10 классны тәмамлаганнан соң, 1966 елда хезмәт юлын Явызбы башлангыч мәктәбенең озынайтылган көн төркемендә тәрбияче булып башлый. Төмән дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында читтән торып укый.

1968 елда туган авылы – Муллаш мәктәбенә математика укытучысы булып кайта. 1973 – 1978 елларда директор вазифасын да башкара. “Мәктәп коллективы бер гаилә шикелле иде, - дип сөйли Әлфия Хәлиуллина. – Бергәләшеп эшләдек...

Подробнее...

Фантазиясе бай, кулы оста

47-3Кеше үзенең эше, сәләте белән күркәм. Төмәндә яшәүче милләттәшебез Диана Рәшит кызы Рәхимова бигрәк тырыш, үзенчәлекле талант иясе. Аның кул эшләренә карап сокланасың, алар күпкырлы: корама, сәйлән белән, аркылы-торкылыга чигелгән рәсемнәр, курчаклар, хайваннар, сувенирлар, мендәрләр, юрганнар һәм башкасы. Алардан җылылык, ямь, уңайлылык бөркелә. Шәһәрдә узган бәйге-фестивальләрдә сәнгать, декоратив-кулланма иҗат күргәзмәләрендә Диананың әйберләрен яратып карыйбыз. Аның кул эшләре ерактан үк үзләренең гүзәллекләре, сафлыклары белән җәлеп итә.

Без Диана Рәшит кызы белән очрашып үзе...

Подробнее...

Чик сакчылары истәлегенә һәйкәл

46-53 ноябрь көнне Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары аллеясында, тантаналы рәвештә яңартылган Төмән өлкәсе чик сакчылары хөрмәтенә багышланган "Хранить державу – долг и честь" дигән һәйкәл ачылу тантанасы узды.

Хәрби киемнәрдә, күкрәкләре батырлыкларын данлап кояш нурында чагылган орден-медальләр тулы ветераннар бер-берсе белән кочаклашып күрешеп, хәл-әхвәл белештеләр. Тезелергә команда булуга, хәрби хезмәттәге төгәллек белән, алар тигез сафларга бастылар.

Бирегә кулларына чәчәкләр тотып, шатлыклы көн белән котларга һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар -...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836