#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алманы кышка ничек дөрес итеп киптерергә?

Алма файдалы сыйфатларын саклап калсын өчен, аны кышка киптереп куярга була.

Август — алмалар тулышып өлгергән чор. Алма файдалы сыйфатларын саклап калсын өчен, аны кышка киптереп куярга була. Бу ысул хуҗабикәләрдән артык зур осталык та таләп итми.

Киптерү өчен алманың эре, үзәге зур булмаган, юка кабыклы сортлары яхшы. Артык әче дә, артык баллы да булмасын. Шулай ук артык сусыл булмаган, көзге сортларын сайлау кулай. Җимешләрне мондый катгый контроль белән сайлаганда, әзер продукт сыйфаты белән сөендерер, калдыклары да аз булыр.

Киптерергә әзерләү

Киптерер алдыннан...

Подробнее...

Яшел тәмләткечләрнең үзләрен генә ашау зыянлы?!

Яшел суган микробларга каршы көрәшә, С витамины буенча әфлисунны да уздырып җибәрә. Аңарда чәч, тырнакларны ныгыта торган цинк күп. Әмма аны ашказаны кислоталылыгы югары булганнарга сак ашарга кирәк.

Кузгалак В төркеме витаминнарына һәм кальцийга бай. Әмма аны подагра (тоз утыру авыруы), бөерләрдә таш булганда, ашказаны һәм эчәклек авырулары вакытында ашарга ярамый.

Салат яфраклары бала көтә торган ханымнар өчен файдалы. Аңарда фолий кислотасы, магний, тимер, кальций күп. Фолий кислотасы матдәләр алмашын тизләтә, ябыгырга теләсәгез, салат яфракларын күбрәк ашагыз. Аны шулай ук...

Подробнее...

Уңган бакчачы Галия апа

35-8Көсәйкүл авылында гомер кичергән Галия Гаппас кызы Айбатова авылның уңган бакчачыларының берсе. Аның эше иртә яздан башлана, көзгәчә дәвам итә. Ул күптән инде лаеклы ялда булса да, тик утыра торганнардан түгел. Авылда совхоз булганда Галия Гаппас кызы 23 ел бухгалтер булып эшли. Совхозлар бетү белән үз хуҗалыгында хезмәт итә. Тормыш иптәше белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Гомер юлдашы Камил абый исән чагында төзегән уңайлы һәм матур йорт алды ел саен төрле, аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп җәйне каршылый. Галия апаның йорты алдындагы бакчасының хозурлыгына үтеп барган һәркем сокланып карый.

Авыл...

Подробнее...

Орхидея

Күп кенә хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә орхидея гөлен очратырга була хәзер. Беренче карашка күп игътибар таләп итә  торганга ошаса да, чынлыкта әлеге нәзакатьле гөлне үзеңдә булдыруның бернинди авырлыгы юк. Әлеге чәчәк дымлы һаваны да, корылыкны да җиңел кичерә. Аның тамыр өлеше суны тиз арада үзләштерә дә, озак вакыт сусыз тора ала. Кайбер төрләренең тамырлары савыттан чыгып, асылынып төшәләр.  Аларны бервакытта да кисәргә ярамый.

Безнең илдә киң таралган төре – Фаленопсис. Озак чәчәктә утырсын өчен көнгә 12–15 сәгать яктылык  кирәк аңа. Шуңа күрә кышкы чорда...

Подробнее...

Хат килде

Редакциягә Тубыл шәһәрендә яшәүче, озак еллар “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен җитәкләүче, өлкә себер татар милли-мәдәният автономиясенең аксакаллар советы рәисе Роза Яхинадан хат килде. Биредә ул Вагай районының Абаул, Карагай, Еланка, Ишаер, Аллагулово һәм Усть-Ишим районы авылларында яшәүче халык исеменнән өлкә губернаторы Александр Моор, Вагай авыл хакимият башлыгы Рамай Сөнгәтуллин, “Речное пароходство Нефтегаза” оешмасының генераль директоры Владимир Малаховка рәхмәт сүзләрен җиткерүне үтенгән.

Әлеге хатта: “Юл булмаган вакытларда без, Вагай һәм Усть-Ишим районнары авылларында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836