Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле оештырылгач, ветеран укытучылар үзләре теләп, очрашып, атнага 3-4 мәртәбә җыела идек. Һәрберебезнең туган көннәрен, юбилейларын үткәрә идек. Вагай, Тубыл районнарының һәрбер авылларына концертлар белән чыктык. Татар халкыбызның борынгы җырларын яшьләргә җиткердек. Тәпкенбаш, Янгутум, Лаемтамак, Вәчир, Изәмәт авыллары халкына ансамбль исеменнән рәхмәтләребезне белдерәбез. Авыл халкы безне бик яратып каршы ала. Безнең иң актив артистыбыз: Сөнгатулла абый Бекенин скрипкада уйный, җырлый, үзе музыка да яза. Аның иҗат иткән җырларын җырлыйбыз. Мәхмүдә апа...
Узган атнада Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминовның кабул итү бүлмәсендә Явызбы авылында яшәүче Галия Баязитова, Сәлимә Ахиярова һәм авыл Думасы депутаты Равилә Афлетунова очраштылар.
Алар кабат легендар алты тракторчы кызлар турындагы темага әйләнеп кайттылар. Алар турында быел «Яңарыш»та (№-19) “Нәфис тракторчы кызлар” исемле мәкалә бастырылып чыккан иде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Г.Баязитова һәм С.Ахиярова Явызбы авылы урамнарына шушы кызларның исемнәрен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
“Сугыш елларында безнең басуларда эшләгән тракторчы хатын-кызларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү инициативасы...
Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә Турай авылында яшәүче Назыйровлар гаиләсе күз алга килә. Гаилә башлыгы – Варис Вәгыйз улы, хатыны – Надежда Александровна, балалары Сәид, Диана һәм Виолетта.
Варис Вәгыйз улы һәм Надежда Александровна Төмән шәһәренең политехник көллиятендә бергә укыганнар, тик төрле факультетларда. Шунда танышып, очраша башлаганнар. 2007 елда яшьләр гаилә учагын кабызганнар. «Без зур, тырыш һәм дус гаилә төзергә тырыштык», - дип алар искә төшерәләр. Матур өй төзегәннәр, эшлиләр, балалар мәктәптә укыйлар – шундый тырыш гаилә булып яшиләр.
Ә тырышлыклары үзләрендә: бакча эшләре, өй...
12 нче июль көнне Аслана авылында күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев үзенең ярдәмчеләре белән авыл халкына “Балыкчылар көне” бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмгә әзерлек бер ай элек башланып, Ильяс Фәйзрахман улы “Вконтакте” социаль челтәрендә «Балык тоту – минем мавыккан шөгылем» фотоконкурсы оештырды. Әлеге бәйгедә Ялутор районының гына түгел, өлкәнең дәртле балыкчылары да катнаштылар. Авыл халкы өчен кызу эш чоры, печән өсте булу сәбәпле, чара кичке сәгать 8дә башланды. Ул вакытта хуҗабикәләр дә кичке көтүдән соң эшләрен төгәлләп, Тубыл елгасы ярына ашыктылар.
Бәйрәм уза...
Яз – зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры, күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күп кенә авылларда традициягә әйләнде.
Күптән түгел Тубыл районы, Күкрәнде авылы зиратында да зур итеп өмә уздырдылар. Күкрәнделеләр тарафыннан төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Бу көнне дә ир-егетләр олысыннан алып кечесенә хәтле зиратта эшләделәр: чүп-чар, корыган агачларны яндырып, искергән рәшәткәләрне сүтеп, тимердән баганалар куеп, сетка-рабица белән читәнләү эшләрен дәвам иттеләр. Шулай ук...