Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
- Яшенле яңгырдан соң һәрвакыт ягымлы кояш чыга! Тормышта да шулай: авырлыклардан соң җиңеллек килә, бары тик аларның узуын сабыр гына көтеп алырга кирәк!
- Тормышта матурлыкны һәр нәрсәдә күреп була: яшен һәм буран вакытында, аяк астында һәм күктә, ябык һәм ачык күзләр белән... Барысы да безнең ничек кабул итүдән тора... Күзләрегез, йөрәгегез һәм җаныгыз күргән һәр нәрсәдән куаныч алыгыз.
Интернеттан
Янгынга каршы көрәшүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Кыю, авырлыклар алдында югалып калмаган һөнәр иясе Салават Тимергалиев Менделеево урта мәктәбендә гомуми белем алып, армия сафыннан хезмәт итеп кайтканнан бирле, янгын сүндерүче булып 20 елга якын эшли. Янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләрнең берсе булып санала.
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, янгынга каршы көрәшүчеләрнең хезмәте турында Тубыл шәһәренең 37 нче янгын сүндерү бүлегендә өлкән янгын сүндерүче Салават Газинур улы: ”Без бүлек командасы белән шәһәрдә һәм районда эшлибез. Кешеләр сүнмәгән тәмәке төпчегеннән...
17 нче май көнне Төмән шәһәре мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел, гамәлдәге югары әзерлек режимына бәйле рәвештә, тантаналы линейкалар урамда үткәрелде. Әйтергә кирәк, бу көнне һава торышы сынатмады. Май аендагы җәйге эсселек, шау чәчәккә күмелгән алма, шомырт, сирень агачлары бәйрәмгә әкияти ямь өстәделәр. Төмәннең башка мәктәпләрендәге кебек, 31 нче мәктәптә әти-әниләр рөхсәт ителгән дистанциядә генә катнашты.
Укучыларны директор, сыйныф җитәкчеләре, беренче укытучылары котлады. Алар балаларга бәхетле юл, уңышлар һәм һөнәрне дөрес...
Май аенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының регионара этабы тәмамланды. Ул Төмән өлкәсендә робототехника һәм прототиплаштыруны үстерү буенча төбәк ресурс үзәге җитәкчелегендә оештырылды. Олимпиадада Төмән, Ялутор, Казанское районы, Ханты-Манси автоном округыннан 70 яшь инженер катнашты. Бәйге берничә юнәлеш буенча узды: WeDo - иҗади һәм төп категорияләр, WRO – төп категория, катнашучылар яшьләренә карап 3 төркемгә бүленде.
2021 ел сезонының «Энергоботлар - энергетиканың киләчәге» тематикасын сайлап алу яңартыла торган чыганаклардан чиста энергия куллану буенча яңа юллар эзләү белән...
Мәчеттә бер яшь егет мулла янына килеп:
- Мин бүтән мәчеткә килмим! – дип әйтә.
- Ни өчен? – дип сорый мулла аптырап.
- Чөнки сез вәгазь сөйләгән вакытта янымда утыручылар үзара сөйләшеп, кешеләрне тикшереп утырдылар. Кайберәүләр күзләрен телефоннарыннан алалмадылар. Бу әле мин күргәннәремнең берничәсен генә сезгә әйтүем, - дип әйтә егет.
Мулла бераз уйлап тора да:
- Ярый, тик киткәнче миңа шуны гына эшләп күрсәт әле: су белән тулы стаканны тотып, идәнгә бер тамчы да су түкмичә, өч тапкыр мәчетне әйләнеп чык. Шуннан соң китәргә теләсәң - китәрсең, тотмам, -- дип...