#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ә сез кояшта кызынасызмы?

Кояшта кызыну, матур итеп каралу һәркемнең тән тиресе үзенчәлекләренә бәйле.

Кызыну диетасы һәм кояштан саклану

1. Кояш нурлары астында таркала торган С витамины запасын тулыландыру өчен татлы борыч, карлыган, киви, әфлисун, лимон ашарга кирәк. С витамины – шулай ук кояшның зыяныннан саклаучы да.

2. РР, С витаминнарына һәм каротинга бай булган шпинат ярдәмендә тиредә кызынган төснең озаграк саклануын тәэмин итеп була.

3. Кишер, өрек, шәфталу, кавын, манго, карбыз, кабак ашасагыз, тире тигез кызыныр. Бета-каротин тирегә көрән төс бирә, кан тамырларын ныгыта.

4. Томаттагы...

Подробнее...

Уйланырга урын бар…

Көн саен сөт сатучы яңа гына савылган сөтне хатыныннан алу белән, сөткә су кушып, күршеләренең өйләренә таратып чыга икән. Буыннан-буынга бу шәһәрдә яшәүче халык гел генә су белән аралаштырылган сөт эчкән. Беркөнне бу сөт сатучы ата-бабасының һәм үзенең кылган гөнаһларын танып, тәүбә итә дә, бүтән сөтнең күләмен су ярдәме белән арттырмаска карар кыла. Шуннан чиста күңел белән күршеләренә куе, тәмле ап-ак сөт тарата. Икенче көнне сатып алучылар аңа сөтнең гадәти булмаган тәменә зарланып, чак кына кыйнамыйлар үзен. Сөт сатучы бу хәлгә бик гаҗәпләнә һәм Пәйгамбәр янына барып, хәлне сөйләп...

Подробнее...

Кызым, сиңа әйтәм...

- Башкаларның яхшы якларын гына сөйли белү - бу синең тәрбияле булуыңны аңлата.

- Гафу итә бел... Кайчан да булса үзеңне дә гафу итү кирәк булырга мөмкин.

- Беркайчан да башкаларның яшәешеннән көлмә. Син бит әле алда үзеңне нәрсә көткәнен белмисең... Тормыш шулай итеп куяр: синеке янында аларныкы чәчкә сыман тоелыр.

- Бәхетле булып яшәр өчен, күңелдән ике хисне - көнчелек һәм комсызлыкны алып ташларга кирәк.

- Көнчел булма - ул синең күңел тынычлыгыңны ала...

Нәфрәт белән яшәмә - ул синең саулыгыңны какшата...

Явыз булма - ул синең картлыгыңны...

Подробнее...

Уңышлы авыл укытучысы

28-7Заманча мәктәптә яшь укытучы булу җиңелме? Менә шушы сорауны педагогия югары уку йортларын тәмамлаучылар үзләре алдына куялар.

Нәкъ менә Денис Кәбиров та авылда яшәргә теләп, Аксурка урта гомуми белем бирү мәктәбенә эшләргә барырга карар иткән. Тумышы белән ул Икенче Сала авылыннан. Әтисе Нурбаис Мөбәрәк улы - урман хуҗалыгында эшли, әнисе Зәкинә Камсулла кызы өй учагын саклый, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә. Апасы Динә Тубыл педколледжында укый. Әти-әниләре балаларны хезмәткә өйрәтеп үстерделәр.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Денисның һөнәр сайлау буенча проблемасы булмый. Ул «Информатика һәм...

Подробнее...

Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?

Улыбыз өйләнергә ниятләгәч, ике як та килешеп, никахны июль ае башына билгеләгән идек. Әмма бер танышыбыз: “Ике гает арасына туры килә бит, бу вакытта никах укытырга ярамый”, – дип күңелебезгә шик салды. Дин буенча ике гает арасында никахлашу чыннан да тыеламы икән ни?

Ислам динендә “ике гает арасында никахлашу тыела” дигән кагыйдә юк. “Ярамый” диючеләр бу очракта шәригать хөкемнәренә түгел, ә төрле имеш-мимешләргә таяна. Дөреслектә исә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә Ураза һәм Корбан гаетләре арасында никахлашу хәрам дигән тыю юк. Киресенчә, мәгълүм булганча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836