#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә район күләмендәге корбан бәйрәме

36-20Алдан ук 9 сентябрьгә район күләмендә Корбан бәйрәме үткәрергә планлаштырган оештыручыларга һава торышы берникадәр комачаулады, әлбәттә. “Батыр” спорт комплексы янындагы теннис кортында барлык аппаратуралар урнаштырылган, урындыклар тезеп куелган иде. Тик туктаусыз яуган яңгыр халыкны аш табыннары әзерләнгән бина эченә “куып” кертте. Корбанлык иттән әзерләнгән аш һәм пылау, индрәйлеләр пешереп алып килгән бәлешләрдән сыгылып торган өстәлләр артына бер утырганда 200 кеше сыйды. Алар райондагы Каскара, Шыкча, Боровский, Муллаш мәдәният йортлары үзешчән артистларын, Казандагы җырчыбыз Рада Глазырина чыгышларын яратып тыңладылар, карадылар.

Подробнее...

Татар мәдәният үзәгендә

36-2Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, гадәттәгечә, Корбан бәйрәмен Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә зур әзерлек белән уздырды. Бәйрәмдә 200гә якын кеше катнашты. Чараны укучы балалар – Минтимер Нәфыйков һәм Әмир Юлдашев Коръән сүрәләре белән башлап җибәрделәр. Кунакларны сәламләп, бәйрәм белән котлаганнан соң, Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Корбан чалуның савабын искәртеп: “Корбан сүзе ул якынаю һәм якын булуны белдерә. Ягъни безнең максат – Аллаһының ризалыгына ирешү. Чөнки Аллаһы безнең чалган корбаннарыбызга һич мохтаҗ түгел. Тәгалә әйтә: “Чалган корбаннарыгызның итләре дә, каннары да Миңа ашмый. Сездән Миңа тәкъвалык вә изге гамәлләр ашачак! Аллаһы ул хайваннарны сезнең файдагызга бирде, сез, туры юлга күнеп, Аллаһыны зурлап тәкъбирләр әйтсен өчен! Аллаһы әйткән: “Кеше тормышы кадерле, шуңа кеше канын коярга беркемнең дә хакы юк. Әй, кешеләр, акылга килегез, адәм канын коюны туктатыгыз.

Подробнее...

Түбән Тәүдедә дистанцион ат чабышы буенча халыкара бәйгеләр үтте

36-1Бу ярышлар спортчы Тимур Насыйров истәлегенә 2 сентябрьдә оештырылды. Аларда Төмән өлкәсе, Кабардино-Балкария, Казахстаннан 33 чабыш аты һәм 14тән 70 яшькәчә җайдаклар катнашты. Чабышлар 40, 80 һәм 120 чакрым ераклыкларда узды. Кунаклар оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп киттеләр. Бигрәк тә чабыш юлы ошады аларга. “Әгәр без үткән белән чагыштырсак, ел саен катнашучылар бу юлда, аның сыйфатлы булуы сәбәпле, тизлекләрен арттыралар”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе ат спорты федерациясе рәисе Игорь Чуланов.

Федерация белән бергә төбәктә ат чабышларын үстерүдә Төмән өлкәсе татар Конгрессы да зур көч куя, материаль-техник базаны яхшыртуга өлеш кертә.

Подробнее...

Яңалык

На страусиной ферме под Тюменью бум экскурсий для школьников. Кошларны карарга хәтта Свердловск өлкәсеннән һәм Казахстаннан да киләләр. Экскурсиягә язылу август башыннан ук барды. Шыкчада (Төмән районы) Африка кара тәва кошларын үстерү 2009 елда оештырылды. Монда шулай ук йорт куяннары, сарыклар, декоратив тавыклар, күркәләр, понилар, ишәкләр үрчетелә.

Подробнее...

“Яңарыш” яңа форматта

“Яңарыш” газетасын гадәти форматта укырга ияләндегезме? Ә инде бүгенге көннән яңа санны башкалардан алдарак pdf-форматта укырга мөмкин. Аны электрон почтагызга җибәрәчәкбез. Кәрәзле телефон, планшеттан һәм компьютердан үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта яраткан газетагызда чыккан материаллар белән танышып бара аласыз.

Электрон газетага язылу бәясе:

1 айга – 35 сум; 6 айга – 210 сум; 1 елга – 420 сум.

Сез акча түләп, килешү төзүгә “Яңарыш”ның сез теләгән саны үзегез җибәргән электрон адреска юлланачак.

Килү өчен “Яңарыш”ның адресы: Төмән шәһәре, Шишков урамы, 6нчы йорт.

Электрон адресы: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (3452) 69-57-60

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836