#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Проведении конкурса "Лучшие товары и услуги Тюменской области"

О проведении конкурса «Лучшие товары и услуги Тюменской области» и регионального этапа Всероссийского Конкурса Программы «100 лучших товаров России» 2019 года

В Тюменской области объявлен ежегодный конкурс «Лучшие товары и услуги Тюменской области» и региональный этап Всероссийского Конкурса Программы «100 лучших товаров России» 2019 года. Заявки на участие в них с перечнем документации необходимо подать до 21 июня 2019 года в ФБУ «Тюменский ЦСМ» по адресу: 625027, г. Тюмень, ул. Минская, дом 88, каб. 302.

Подробнее...

Тукай, Туган тел көне белән котлау 2019

атарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 133 еллыгы белән тәбрик итәм. Ике бәйрәмнең бергә үрелеп уздырылуы очраклы гына түгел. Тукай һәм туган тел ул – аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр.

Подробнее...

Фән юлында беренче адымнар

16-818 апрельдә Төмән дәүләт университетының социаль-гуманитар фәннәр институтында 70 нче студентлар фәнни конференциясе булып үтте. Университет профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән югары класслар укучылары өчен дә 63 нче секция эшләде. Анда тюркологиянең актуаль проблемалары: тел, әдәбият, себер татарлары тарихы буенча башкарылган фәнни эшләр турында сөйләнде. Катнашучыларның яшьләре төрле иде, хәтта 2 класс укучылары да үз эзләнүләре белән таныштырдылар.

Башкарылган чыгышларның эчтәлекләре дә, куелган хезмәт, тыңлаучыга җиткерү ягыннан дәрәҗәләре аерыла иде. Һәркем үзенчә тырышты. Кемдер туган мәктәбенең тарихын сөйләсә, икенчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары батырлыклары белән горурлануларын белдерделәр.

Подробнее...

Фестивальнең мөһимлеге кабат расланды

16-113 апрель көнне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар Конгрессы җитәкчелеге, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы башкаруында Төмән шәһәренең “Тимерьюлчы” мәдәният йортында “Түгәрәк уен” IX нчы өлкә татар фольклор фестивале узды. Чараны Төмән районы хакимиятенең мәдәният бүлеге белгече Гөлфия Бикмуллина белән Ялутор районы, Сәел авылы мәдәният йорты хезмәткәре Марат Калин ике телдә, бик оста алып бардылар. Җыелган халыкны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик бәйрәм белән котлап: “Күпмилләтле Төмән өлкәсен милли чаралар берләштерә. Елдан-ел фестивальдә катнашучылар саны арта бара, димәк, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗаты онытылмый, ә онытыла барганнары яңадан торгызыла”, - дип, ярышучыларга уңышлы чыгышлар, тамашачыларга күтәренке кәеф, күңелле ял теләде.

Подробнее...

Яңалык

Реализацию нацпроектов обсудили в региональном правительстве. Төмән өлкәсе хөкүмәтендә губернатор Александр Моор җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. «Демография» милли проектының төбәктәге төп максатчан күрсәткечләрен төбәк башлыгы урынбасары, өлкә социаль үсеш департаменты директоры Ольга Кузнечевских тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә проектларны финанслау буенча федераль бюджеттан субсидияләр алу өчен федераль структуралар белән килешүләр төзелгән. Һәр милли проект үз эченә берничә эш юнәлешен ала. Аерым алганда, «Демография» милли проекты үз эченә балалары туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, хатын-кызларны эш белән тәэмин итү һәм өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру, иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту, өлкән буын ярдәме һәм спортны үстерү чараларын ала.

Регион башлыгы киңәшмәдә Төмән өлкәсендә балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр төзү мәсьәләсен күтәрде. Александр Моор, 2019 елга планлаштырылган барлык эшләр дә вакытында үтәлергә тиеш, дип белдерде. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер губернаторны әлеге йөкләмәләрне башкаруда ышандырды һәм хәзер үк булачак объектларга карата зур әзерлек эшләре алып барылуын әйтте.

Подробнее...

Подписка - 2019

19-181 апрельдән 2019 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу башланды

Язылу бәясен «Почта России» бераз арттырды:

6 айга - 345 сум 84 тиен,

3 айга - 172 сум 92 тиен,

1 айга - 57 сум 64 тиен,

“До востребования” - 324 сум 36 тиен.

Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары - 302 сум 28 тиен,

“До востребования” - 285 сум 12 тиен.

«Яңарыш»ның ндексы - 54313.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836