Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
21 май көнне Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы кысаларында, Төмән шәһәренең «Минем территориям» мультиүзәге мәйданчыгында «Минем гаиләм» I нче өлкә видеороликлар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене өлкә иҗтимагый палатасы, Төмән шәһәре хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты, өлкә Думасы депутатлары төркеме ярдәме белән «Илһам» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль юнәлешле оешмасы оештырды. Аның җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин әйтүенчә, бәйгедә Төмән өлкәсенең көньягындагы 26 муниципаль берәмлектән 300дән артык гаилә катнашкан.
Чараның тәбрикләү өлешендә өлкә иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев кунакларны сәламләп: «Гаилә – ул безнең җәмгыятьнең нигезе. Гаиләдә шәхес формалаша башлый, гаилә кыйммәтләре балаларга тапшырыла һәм бу кыйммәтләр соңыннан арта бара. Президент әйтүенчә, күп балалы һәм күп буынлы гаиләгә мода үстерү бик мөһим», - диде һәм һәр катнашучыга аларның батырлыкларына, бәхет турында, проблемалар һәм кайгыртулар турында да сөйләргә курыкмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Бәйге «Безнең дус гаилә», «Гаиләбезнең яратканы» һәм «Шәҗәрә агачы» номинацияләре буенча узды. Җиңүчеләр арасында Вагай район үзәгеннән еракта урнашкан Аксурка мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Тамир Әхмәтчановның да булуы безне сөендерде. Ул гаилә кыйммәтләренә багышланган «Безнең дус гаилә» номинациясендә 3 дәрәҗәдәге дипломга һәм бүләкләргә лаек булды. Әлбәттә, бу Тамирның беренче генә уңышы түгел. Ул 3 яшендә мәктәпкә кыска вакытлы төркемгә йөргәннән бирле, төрле бәйге-чараларда актив катнашып, гел мактаулы урыннар ала. Мәсәлән, март аенда гына ул, профилактик чара кысаларында «Юл йөрү кагыйдәләрен тәмле һәм зәвык белән кабатлыйбыз» дип аталган юл иминлеге темасына уздырылган интернет-фотоконкурсында катнашып, 1 урынны яулады. Анда ул әнисе Гүзәл Сабир кызы белән себер татарларының милли ризыклары, кешенең кунакчыллыгын күрсәтүче – пәрәмәч һәм кече бавырсак белән төшкән «тәмле» эшләрен тәкъдим итте. Узган елда «Мин юлда иң якты!» интернет-фотоконкурсында катнаша. Шулай ук ул Дания апасы белән «Бердәм гамәлләр көннәре» акцияләр комплексы кысаларында үткәрелә торган Россия укучылар хәрәкәтенең әтиләр көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә «Минем әти барысын да эшли ала!» номинациясендә катнашалар. «Безнең әтинең исеме Нур Әхмәтчанов. Ул беркайчан да эшсез утырмый, һәрвакыт нәрсәдер белән мәшгуль. Ул дөньядагы иң яхшы әти. Без аны бик яратабыз һәм аның белән горурланабыз. Безнең әти бик яхшы һәм кайгыртучан кеше. Аның безнең өчен һәрвакыт вакыты бар һәм ул безгә булышырга гел әзер», - дип әйтәләр алар үзләренең видероликларында. Тамир күпкырлы шәхес, ул даими рәвештә муниципаль һәм мәктәп дәрәҗәсендәге төрле чараларда катнашып, күптөрле дипломнар, Мактау кәгазьләре, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Мәктәптә тырышып укый, чөнки аны әнисе, башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, 3 яшеннән, өйдә үзе генә утырмасын өчен, апасы белән бергә мәктәпкә йөртә. Шул вакытта Тамир язарга, укырга, рәсем ясарга, җырларга да өйрәнә. 1 сыйныфка кергәндә укый-яза һәм тапкырлау таблицасын яттан белгән була. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәнгә күрә, Тамир авыл хезмәтенә чыныгып үсә. Кыш көне өйгә, мунчага утын ташу, кар көрәү, шулай ук этне ашату аның җаваплылыгында. Буш вакытларында дуслары белән уйный, секцияләргә теләп йөри. Шулай ук әти-әниләре белән алар саф һавада йөреп ял итәргә, төрле уеннар уйнарга, чаңгыда шуарга яраталар. Шахмат, шашка ярышлары, өмә оештырулар, бакчада эшләү, урманда җиләк-җимешләр җыю - бу гаиләдә иң яраткан шөгыльләр итеп санала. Тамирга киләчәктә дә актив булырга киңәш итеп, тырышып укып, куелган максатларына ирешүен телибез.
«Минем гаиләм» I нче өлкә видеороликлар конкурсына йомгак ясап Тимур Нигъмәтуллин: «Без, шәхсән үзем дә, конкурста җиңүчеләрне, шулай ук катнашучыларны да котлыйбыз һәм барлык партнерларга гына түгел, ә конкурс эшләрен бәяләү процессында актив катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең планнар, яңа проектлар күп, аларны без дөньяга ашыра барабыз. Теләге булганнар безгә кушыла алалар, без һәркем белән эшләргә әзербез», - диде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: бәйгедә катнашучылар.