Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Минем әти ягыннан бабам Тилмөхәммәт Сәгыйтов 1914 елның мартында туган. Совет-фин сугышында катнашучы ул. Эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына Бөек Ватан сугышы башланганнан соң ук – 1941 елның 23 июненнән Төмән районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла.
Икенче Белоруссия фронтының 372 нче укчы дивизиясенең 1238 нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «Кенигсбергны алган өчен» (шул ук вакытта яраланган), «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. СССР Кораллы Көчләре югары башкомандующие Иосиф Сталиннан 17 Рәхмәт хаты ала.
Шулай ук батырлыгы өчен өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазеннән күренгәнчә: «Дойтш-Айлау шәһәрен алу өчен һөҗүм итү сугышларында 22.01.1945 елда кече сержант Сәгыйтов Тилмөхәммәд минометын тиз һәм төгәл итеп мишеньгә төбәгән. Дошманның контратакасын кире какканда ул миномет уты белән 3 немец солдатын юк итә һәм дошманның танкка каршы туп утын бастыра».
Шунысы игътибарга лаек, бабай камалышта булган Ленинградны саклаганда, аның гаиләсе Төмән өлкәсендә блокадалы шәһәрдән эвакуацияләнгән ике кечкенә балалы гаиләне үзендә сыендырган.
1946 елда өенә кайтып, әтисе кебек туган колхозында тракторчы булып эшләгән, минем бабамның әтисе 1923 елда колхозга иң беренче тракторны алып кайткан.
1960 елның 5 декабрендә вафат булган. Аның туган ягында, Төмән районының Ямбай авылында, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган истәлекле һәйкәлдә минем бабамның да фамилиясе мәңгеләштерелгән.
Балалар, оныклар, оныкчыклар һәм аларның балалары сугыш герое истәлеген хөрмәтлиләр, аның батырлыклары һәм эшләре турында сөйлиләр, без үз балаларыбызны батырларга хөрмәт, горурлык хисләре белән үстерәбез.
Илшат СӘГЫЙТОВ,
Төмән өлкәсе дәүләт аучылык департаментының административ реформа һәм хокукый эш бүлеге баш белгече.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).