Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Арабызда бар шундый шәхесләр, әйтерсең, бу дөньяга алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан аерым миссия белән махсус җибәрелгән. Һәм шул бурычны алар көне-төне армый-талмый үтиләр. Бүгенге язмам герое да гомере буе үзенең вакыты, сәламәтлеге, гаилә, шәхси иминлеге белән хисаплашмыйча, милләттәшләре язмышы өчен янып яшәүче, себер татарлары милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булган милләт җанлы Әнәс ага Гаитов турында.
Өлкәдә аны белмәгән кеше бик аздыр, мөгаен: үткән гасырның 80 нче елларыннан башлап шагыйрь Булат Сөләйманов белән бергә мәктәпләрдә татар телен укыту, себер татар телен саклап калу, мәчетләр ачу, педагогик уку йортларында кафедралар оештыру, татар телендә радио-телетапшырулар булдыру, газета чыгару һәм бик күп төрле милли мәсьәләләрне күтәрәләр. 80-90 нчы елларда Әнәс Гаитов һәм аның фикердәшләре үҗәтлеге белән болар барысы да тормышка ашырылды. Себер татарларының киләчәге өчен борчылып, бүгенге көндә дә актив тормыш позициясе алып баручы хезмәт һәм хәрби хезмәт ветераны, сәясәтче аксакалыбызның башкарган саллы хезмәте өлкә Думасының Рәхмәт хаты, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен» медале һәм күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәтнамәләр, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән. Шулай ук Әнәс Гает улы өлкә татар конгрессының Булат Сөләйманов исемендәге беренче премия лауреаты.
Бүген өлкә себер татар дөньясының күренекле шәхесе, язучы, публицист, өлкә себер татар язучылар берлеге әгъзасы бездә кунакта.
- Әнәс абый, бүгенге әңгәмәбезне рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Чөнки мин 1990 нчы елда нәкъ сезнең тырышлык белән Тубыл педагогия институтының филология факультеты каршында оештырылган рус-татар бүлегендә белем алып, өлкә татар газетасына эшкә урнашып, бүген сезнең каршыгызга утырып әңгәмә кора алуыма иң беренче сезгә рәхмәтле икәнемне яхшы аңлыйм. Күпләребез сезнең олы максатыгызны гамәлгә ашырып, мәктәпләрдә балаларга туган тел дәресләрен укыталар. Кайсыларыбыз югары исемнәр алып, галим-галимә дәрәҗәсенә ирештеләр һәм өлкәдә генә түгел, чит регионнарда үзләрен таныттылар.
- Әлбәттә, башкарган эшебез эзсез югалмаганына мин бик канәгать. Ләкин Тубыл пединститутында һәм Төмән университетында ачылган рус-татар бүлекләренең ябылуы, этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган тел дәресләренең кыскартылуы, татар авылларында балаларның рус телендә генә сөйләшүләре - бүгенге көндә бик кызганыч хәл, ул минем йөрәк ярам...
- Сезнең белән очрашуга әзерләнеп, китап-журналлардан, интернеттан күпме мәгълүмат актарырга, фикердәш, дусларыгыз белән сөйләшергә туры килде. Туплаган мәгълүматларны анализлагач, мин сезне газета укучыларыбызга себер татарларының лидеры итеп кенә күрсәтергә түгел, ә сезнең бай эчке дөньягыз, күпкырлы сәләтегез, гаилә тормышыгыз белән дә таныштырып китәргә булдым. Шулай да әңгәмәбезне туган ягыгыз, бала чагыгыздан башлап китсәк, күп кенә сорауларыбызга җавабын шунда табарбыз дип уйлыйм.
- Мин 1945 елда Вагай районындагы табан балыклы күлләр, цияле (саз җиләге) сазлыклар, астыган (кура җиләге), мырак (морошка), карагатлы (карлыган) куе урманнар әйләндереп алган, зур, тирән күл ярында урнашкан сәел Олы Кундан авылында 7 балалы гаиләдә, иң кечеләре булып дөньяга килдем. Әтием Гает Дәүләтша улы революциягә хәтле Савыскан, Торбы авылларындагы күренекле мәдрәсәләрдә дини гыйлем һәм дөньяви белем алып, берничә ай Троицк мәдрәсәсендә дә укып алганнан соң, 15 ел укытучы булып эшләгән. Юрмы, Әшле мәктәпләрендә укыткан елларындагы мәгълүмат һәм фоторәсемнәре мәктәптә әле дә саклана икән. 1936 елларда илебездә ыгы-зыгылар башлангач, шулай ук аерым хуҗалыкларны күмәкләштерү елларында барган гаделсезлекләрне күреп, халыкка большевиклар идеясен пропагандаларга намусы кушмау сәбәпле, укытучылык һөнәрен ташлап, сатучы булып та эшләп ала. Сугыш башлангач, 2 ел, 50 яше тулганчыга хәтле, хезмәт армиясендә була.
- Шунысы искитмәле, Әнәс абый, ерак сазлыклар арасында, район үзәгенә юл да булмаган авылда яшәгән әниегез Нәгыймә Әхәт кызының дә гарәп телендә укый-яза белгәне турында укып белдем.
- Аны мин үзем дә әнием пенсия яшенә чыгып, Тубыл шәһәренә күчеп килгәч кенә белдем. Чөнки гомер буе колхоз һәм йорт эшеннән бушаганы булмады. Аның кулына Коръән китабын алып, эчтән генә «пышы-пышы» укып утырганын күреп, ис-акылым китте. Шуны әйтәсем килә: революциягә кадәр дә себер татар хатын-кызлары грамоталы булганнар.
- Бай табигатьле, җидееллык мәктәбе дә булган авылда туган малайның балачагы ничек үтте икән?
- Мин дә яшьтәшләрем белән 7 яшьтән эшләп башладым. Җәен безне атка утыртып куялар иде, без өлкәннәр белән беррәттә, көне буе эсседә, тирес чыгарып кырларга түктек, ындырда аш суктырдык. 4 сыйныфны тәмамлагач, җәй буена колхозда эшләп, 5 кг он алып, бик горурлануым әле дә хәтеремдә. 5 нче сыйныфка мин Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә укырга бардым. Анда ике ел укыгач, тормыш авырлыгы аркасында, мине мәктәп-интернатка күчерделәр. Урта белем алганнан соң, 4 ел Тын океан флотында хезмәт иттем. Кайткач, 2 ел Аксурка мәктәбендә хезмәт һәм физкультура дәресләрен укыттым. Тубыл пелагогия институтының физика-математика факультетына читтән торып укырга кергәч, миңа Хуҗайлан мәктәбенә юллама бирделәр. Биредә мин Якуб абый Зәнкиев белән бергә эшләдем. Тубыл шәһәрендә төпләнергә уйлап җибәргәч, абыйның бик тә җибәрәсе килмәгән иде. Соңыннан белдем - ул мине мәктәп директоры итеп күрәсе килгән булган. Тубылга килеп, төзелештә эшләп, озак еллар хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча инженер вазифасын башкардым.
- Ә милли хәрәкәткә юл салырга, милли рухта эшләр алып барырга нинди сәбәпләр этәргеч ясады?
- Әйткәнемчә, мин дини белемле гаиләдә үскәч, диннең начарлыгын күрмәдем. Шуңа 70 нче елларда милли эшкә керешкәч, мин җиңелрәк эштән - мәчет ачтырудан башладым. Бераздан Зәкинә һәм Арслангәрәй Арангуловлар белән танышып, 3 ел буена бик күп чиновниклар кабинетларында булып, Тубыл шәһәрендә гыйбадәт йорты ачарга рөхсәт алдык. Аннары бик күп татар балалары укыган 15 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылмавы бик борчыды мине. Чөнки тел - милләт нигезе, халыкның генетик кодын саклаучы ул. Бу мәсьәлә буенча мәктәп директоры белән сөйләштем, шәһәр халык мәгарифе бүлегенә мөрәҗәгать иттем, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясадым. 1984 нче елның май аеннан Арангуловлар гаиләсе белән Тубыл тирәсендәге авылларга чыгып, татар концертлар куя башладык. Мин халыкны туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны онытмаска чакырып, патриотик шигырьләр сөйләдем. Зәкинә Арангулова уллары Хәсән һәм Хөсәен, Асаф Хәмәтгалиев матур җырлар башкардылар. Һәр җирдә халык безне көтеп каршы алды. Ләкин безгә җыелып киңәшергә, репетицияләр, концертлар, очрашулар уздырырга бина кирәк иде. Бу елларда шәһәр һәм өлкә хакимияте алдына татар мәдәният йортын ачу мәсьәләсен куйдык һәм, ниһаять, 1988 нче елда шәһәр хакимияте безгә бина бүлеп бирде. Менә шулай төп эшемнән китеп, «Досуг» татар үзәге ачып, анда 2 ел директор вазифасын башкарырга туры килде. Бу елларда Тубылда мәдәният учагы дөрләп янып, эшләп китте. Аннары 1990 нчы елда яңа гына оештырылган өлкә татар Ассоциациясенең президенты Ильяс Рафиков мине үзенә вице-президенты итеп эшкә чакырды. Шул сәбәпле, үзәк директоры вазифасыннан китеп, мин Төмән шәһәренә күчендем.
- Бу елларда сезнең шәхси һәм иҗтимагый тормышыгызда яңа чор башланды, дисәм, бер дә ялгышмам кебек. 1990 нчы елда сез үзегез кебек актив җәмәгать эшлеклесе, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, илһамчыгыз, фикердәшегез булган Сәгыйдә апа Хәйруллина белән гаилә корып җибәрдегез. Сезгә карап күпләр сокланганына, күпләргә үрнәк булганыгызга тамчы да шикләнмим. Чөнки ул елларда милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече вазифасын башкарган Илдар абый Шараповның әллә шаяртып, әллә сокланып: «Алар Владимир Ленин белән Надежда Крупская кебек пар килеп, бер-берсен тулыландыралар», - дигән сүзләре әле дә истән чыкмый…(көлә).
- Чынлап та, Сәгыйдә Хәмидулла кызы белән яшәгән еллар күңелем түрендә «җылы» килеш саклана. Уй-фикерләребез бер, уртак һәм ул иң якын көрәшчем булды, икебезне дә себер татарларының киләчәге борчыды. Гомер юлымда Аллаһы Тәгалә безне очраштырып, кавыштырганы өчен мең рәхмәтлемен. Кызганычка, гомере бик кыска булды, аны бик еш сагынып искә алам...
- Әнәс абый, фольклорчы, профессиональ җырчы Луиза Сөрмәтованың «Себер татарларының җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре» китабының тәкъдим итү чарасында автор «Пүрехан» җырын башкарганнан соң: «Бу җырның риваятен миңа Әнәс абый сөйләп, эчтәлеген аңлатып бирде. Ул – «тере информант»ым минем», - дип сөйләгән иде. Вакытында ТРның фән Академиясенең академигы, галимә Диләрә Тумашева сезнең язган хезмәтләрегезне укып, тарихи һәм фәнни яктан зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклап: «Сез бу хезмәтләрегез белән җиңелдән диссертация яклый аласыз», - дигәне дә мәгълүм. Аннары Татарстан галиме Фәрит Йосыповның «Себер татарларының рухи мәдәнияте җәүһәрләре. Себер татарлары фольклорының антологиясе. Дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр» фәнни монографиясендә сезнең «Пүрехан», «Кундан авылы исеме кайдан килеп чыккан?», «Савыскан мәдрәсәсенең ничек беткәне турында» дигән риваятьләрегез урын алган.
- Әйе. Ул риваятьләрне мин әтиемнән ишеткән. Элек авылда радио, телевизор булмаган. Кичләрен ир-атлар әтиемә «ирмәккә» (күңел ачарга) керәләр иде. Әтием Пәйгамбәрләр тормышын, төрле кызыклы дастан-риваятьләр сөйли иде аларга. Ул тарихны, татар һәм рус әдәбиятын яхшы белде. Аның кулы да оста иде. Бервакыт миңа Ләчек авылында туып-үскән ханым Сәхия Ташбулатова бизәкләр төшереп ясалган колак алкалары күрсәтеп: «Болар әбиемнән калган, аларны сезнең әтиегез ясаган булган», - диде. Күрәсең, 7 баланы ашатыр, читтә укытыр өчен ул хатын-кызларга бизәнү әйберләре ясап саткан, я ризыкка алыштырган булган. Аннары ул тәрәзәгә пыяла кисеп утырту эше белән дә шөгыльләнгән. Сугыш елларында Күкрәнде мәктәбе тәрәзәләренә пыяланы ул куйган, дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Эшләгәндә әтием әкрен генә татар көйләрен суза иде.
- Димәк, җырга осталыгыгыз сезгә әтиегездән күчкән? Бер якын дустыгыз сезнең турында: «Ул йөргән җирендә гел җырлап-көйләп йөри. Борынгы авыр көйләрне шундый моңлы итеп, киң диапазон, иркен сулыш, көчле тавыш белән җырлаганын беренчегә ишеткәч, чын мәгънәдә шаккаттым. Анда табигый моң! Чөнки моңны укып та, өйрәнеп тә, сатып алып та булмый», - диде.
- Мин 70 яшемдә, дустым үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы гармунда уйнагач, җырлый башладым. Бары татар халык җырларын гына җырлыймын. «Олы юлның тузаны» җырын, дуслар белән җыелышканда, аеруча яратып башкарам.
- Әнәс абый, ихлас әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Бер утырып сөйләшүләр – үзе бер гомер, диләр. Әмма 80 ел гомерне бер утырганда гына сөйләп бетереп буламы соң?! Форсаттан файдаланып, бу көннәрдә каршы алган олуг юбилеегыз белән котлап, редакциябез һәм «Әдәби Төмән» иҗади түгәрәге исеменнән сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, бәхетле озын гомер телибез.
Рәүфә КАНГАЗИНА.