Сентябрь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү районындагы сазлыклар арасында урнашкан Кәеш авылында сайлаулар берничә көнгә алдан башланды. Район һәм Яңа Александровка авыл хакимияте оештыруында Яркәү күчмә мәдәният комплексы артистлары һәм сайлау комиссиясе әгъзалары, шаулап яуган яңгырга карамыйча, ике УАЗ машинасына утырып, Яңа Кәешкүл авылыннан 12 чакрымдагы Кәеш авылына юл алдылар. Биредә сайлаулар ничек узганы турында комиссия рәисе Фәрзәнә Хәмитова хәбәр итте.
- Быел җәй бик эссе булып, сазда сулар кибү сәбәпле, без машина белән авылга хәтле барып җиттек. Халык безне көтеп, бик җылы каршылады. Гомумән, кәешлеләр һәрвакыт мондый чараларда актив катнашалар, бу юлы да сынатмадылар. Авылдагы сайларга хокуклы булган 101 кешенең 91е үзләре теләгән партия һәм кандидатка бик теләп тавыш бирделәр. Аларның 3се гариза язып, башка участокларда тавыш биргән булсалар, 7 кеше читтә булып калу сәбәпле, алар 17-19 сентябрь көннәрендә Яңа Кәешкүл авылына барып тавыш бирәчәкләр. Билгеле, сайлау барышында участокта таләп ителгән барлык профилактик чараларны кулланып, һәркемнең тән температурасын үлчәп, кулларын дезинфекцияләп, һәркемне маска, перчатка, каләм белән тәэмин иттек. Һәм һәркемнең 1.5 метр араны саклавын таләп иттек. Быел беренче мәртәбә Айсылу Абдразакова белән Александра Әминова тавыш бирделәр. Аларны котлап, бүләк тапшырдык. Әлбәттә, лотерея үткәрелде. Иң зур бүләк – мультиварка озак еллар почта вазифасын башкарган Раил абый Абдразаковка эләкте. Халык Яркәү күчмә мәдәният комплексы артистларының концертын бик яратып карады. Хәтта аларга кушылып җырлап, түгәрәккә төшеп биеп тә алдылар. Форсаттан файдаланып, Кәеш авылы халкына сайлауда активлык күрсәткәннәре, оешкан рәвештә үзләренең гражданлык бурычларын үтәүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бу чарага зур җаваплылык белән караулары аркасында, без дә үз вазифабызны тиешле дәрәҗәдә башкардык, - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА
* * *
Проголосовали дружно
В селе Старый Каишкуль, расположенном среди болот Ярковского района, выборы начались на несколько дней раньше. Артисты и члены избирательной комиссии Ярковского передвижного культурного комплекса, организованного районной и Новоалександровской сельскими администрациями, несмотря на проливной дождь, сели на два УАЗа и отправились в село Старый Каишкуль, расположенное в 12 километрах от села Новокаишкуль. О том, как здесь прошли выборы, сообщила председатель комиссии Фарзана Хамитова.
- В этом году лето выдалось очень жарким, и из-за пересыхания воды в болотах мы добрались на машине до деревни. Народ нас ждал и встретил очень тепло. Вообще, жители всегда принимают активное участие в подобных мероприятиях и в этот раз не подвели. Из 101 человека, имевших право выбора на селе, 91 голосовал за партию и кандидата по своему выбору. Если 3 из них написали заявление и проголосовали на других участках, то 7 человек 17-19 сентября поедут голосовать в село Новокаишкуль. Конечно, в ходе выборов мы применяли все необходимые профилактические меры на участке, измеряли температуру тела каждого, дезинфицировали руки, обеспечивали всех масками, перчатками, ручками. И потребовали, чтобы каждый держал дистанцию в 1.5 метра. В этом году впервые проголосовали Айсылу Абдразакова и Александра Аминова. Их поздравили и вручили подарки. Конечно, была проведена лотерея. Самая большая награда - мультиварка досталась Раилю Абдразакову, долгие годы исполнявшему обязанности почтальона. Жители с удовольствием посмотрели концерт артистов Ярковского передвижного культурного комплекса. К ним они даже присоединялись, пели, веселились и танцевали. Пользуясь случаем, выражаем слова благодарности жителям деревни Старый Каишкуль за активность на выборах, организованное выполнение своего гражданского долга. Благодаря тому, что к этому мероприятию отнеслись с большой ответственностью, и мы выполнили свою работу на должном уровне, - рассказала она.
Рәүфә КАНГАЗИНА