Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Җитмеш биш ел — туган көннән бирле... Календарьда бу сан гади бер сан булып кына күренергә мөмкин, ләкин мәдәният киңлегендә ул үз авырлыгын һәм тирәнлеген таба. Күптән түгел безнең китапханәдә Клара Кучковскаяның — себер-татар шагыйрәсе, зирәк остаз һәм Төмән өлкәсе себер-татар язучылары берлеге рәисенең юбилеена багышланган әдәби кичә узды.
Мәдәниятне еш кына буыннар арасындагы күпергә тиңлиләр. Ләкин Клара Латыйп кызының иҗаты — гади күпер генә түгел, бу күпер аша себер татарларының рухи дөньясына яктылык керә. Аның шигырьләре һәм прозасында туган җиренең, үз халкының тарихы сөйләнә. Клара Латыйп кызы кичәдә үзенең себер татар телендәге шигырьләрен укыды, мөнәҗәтләр җырлады һәм укучыларны юмористик әсәрләре белән таныштырды. Кунаклар игьтибар белән тыңлап, аларның үткенлеге серен чишәргә тырыштылар. Шагыйрәнең һәр сүзе артында кешегә чиксез наз һәм зирәклек торды. Әдәбият турындагы әңгәмә заманыбызның төп сорауларына — туган телне саклауга һәм халыкны вакыт эчендә югалып калырга ирек куймаучы күренмәс мәдәни кодларга килеп кагылды.
Клара Латыйп кызы белән бер юлдан барган кешеләрнең, аның әдәбиятташ дуслары, матур иҗатлы шагыйрәләр Альбина Сәйдимова белән Гөлнара Калиеваның катнашуы кичәгә аерым үзенчәлекле төс өстәде.
Альбина Таһир кызы кунакларны шагыйрәнең иң изге урынына — иҗади лабораториясенә алып керде. Аның истәлекләре, һәр вак-төяккә игътибар иткән остаз образын барлыкка китерде. Сүзгә, һәр рифмага, һәр тукталышка катгый таләпчәнлек — ә янәшәдә кешеләргә чиксез игелек.
Гөлнара Хәмит кызы бу хәтер җебен тотып алды һәм аны югары шигърият теленә күчерде. Юбилярга багышлау яңгырады, аннары — аның үз шигырьләре, анда ата йортына булган кайнар мәхәббәтнең шул ук мотивлары таныш яңгыраш белән кайтты. Аларның ихлас сүзләре һәм үз әсәрләрен укулары китапханәне чын сәнгати энергия белән тутырды.
Кичә җыелганнар өчен чын могҗиза әзерләгән иде — ул аның эмоциональ кульминациясе булды. Сюрпризны «Яшьлек» ял һәм мәдәният үзәгендәге клуб җитәкчесе Лилия Хәлиуллина ясады. Рәссам Лилия Рафаил кызы һәр кунакны бусагада каршы алды һәм тиз, ләкин гаҗәеп төгәл һәм җылы итеп карандаш белән сүрәтен ясады. Очрашу финалында ул бу портретларны тантаналы рәвештә хуҗаларына тапшырды. Лилия Хәлиуллинага үткен күзе, алтын куллары һәм юмарт йөрәге өчен зур рәхмәт! Бу мизгелдә ясалган рәсемнәрдә йөз сызыклары гына түгел — елмаюлар, уйга чуму һәм эчке яктылык чагылды. Бүләк ителгән портретлар кичәнең төп талисманы булды — аның җылысының матди чагылышы итеп кунаклар аны өйләренә алып кайтты.
Әдәби кичәләр еш кына үзеннән соң рәхәт бер тәм калдыра. Ә бу кичәдән күңелдә яктылык урнашты. Себер татар җире талантларга бай, димәк, Клара Кучковская үз йөрәгендә шулкадәр тирән йөрткән туган җир тавышы алга таба да яңгыраячак. Ул йөрәкләрне җылытуны дәвам итә, безгә кем икәнебезне һәм тамырларыбыз кайда икәнен искә төшерә.
Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән округы, Ямбай авыл китапханәсе китапханәчесе.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).