Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Спорт — тормыш рәвеше

последние и лучшие новости искусства в мире

Спорт дөньясында һәр медаль, һәр якты җиңү мизгеле артында спортчының таланты гына түгел, ә аны хуплаучы бөтен бер команда тора. Күп балалы Шангәрәевләр гаиләсендәге өч балага — уналты яшьлек Риана, унөч яшьлек Рената һәм тугыз яшьлек Әмиргә әти-әниләре Рөстәм белән Эльвира бик ярдәм итәләр. Биредә спорт — ул бары тик мавыгу гына түгел, ә буыннарны берләштерә һәм холыкны кечкенәдән ныгыта торган чын тормыш рәвеше.

Олы кызлары Риана үзен волейболда тапкан, уртанчысы Рената нәфис гимнастика залларын яулый, ә кече уллары Әмир мини-футболда тәүге адымнарын ясый. Бу өч төрле тарих артында балаларына тәрбия бирүне төп бурыч итеп куйган әти-әни тора.

42-3-26

Риана инде зур үсте, Төмән шәһәренең 72 нче мәктәбенең 9 сыйныфын «биш»легә генә тәмамлады, «Гармония» сәнгать мәктәбендә дә яхшы билгеләргә генә укыды.

«Безнең Риана балачактан иҗат белән шөгыльләнергә яратты, урта белем алгач, архитектор яки инженер булырга укырга керергә тели, чит илдә уку вариантын да карый», — дип сөйли Эльвира.

Уртанчы кызы Рената 3,5 яшьтән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Әнисе Эльвира болай ди: «Без нәфис гимнастиканы сайладык, чөнки безнең Рената балачактан ук актив һәм сыгылмалы иде, өебез янында гына шәхси гимнастика клубы бар, анда безнең булачак тренерлар эшли иде: Елена Полещук һәм Полина Горбачёва. Нәкъ менә шушы тренерлар йолдызыбызны тәрбияләделәр. Рената күп кенә ярышларда катнашты, моның өчен шәхси төрләрдә дә, төркемнәрдә дә чыгыш ясады».

Хәзер Ренатаның 1 нче спорт разряды бар, ул Бөтенроссия ярышларында катнашып, киләчәктә нәфис гимнастика буенча «спорт мастерлыгына кандидат» исемен ала алачак. Хәзерге вакытта Рената «Рубин» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Ренатаның бүгенге көндәге иң зур казанышы — 2024 елда Төмән өлкәсе беренчелегендә катнашу, анда Рената «Грация» командасы составында төркемле күнегүләрдә бронза призёры булды.

Тәҗрибәле спортчы буларак, Рената башка шәһәрләрдә дә ярышларда булган инде: Мәскәү, Уфа, Подольск, Екатеринбург, Түбән Тагил, Саранск, Курган. Атнасына Ренатаның 5–6 тренировка, һәрберсе 3–4 сәгать дәвам итә.

«Ташларга теләк юк идеме?» — дип сорадык без Эльвирадан. «Ренатаның беркайчан да андый уйлары булмады, ул чын көрәшче, бик мөстәкыйль, аның өчен иң мөһиме — дисциплина, тренировкалар, ул туклануын контрольдә тота, дәресләргә сөенеп йөгерә».

Иң кече бала — Әмир, ул «Төмән МФК-2017» командасында мини-футбол белән шөгыльләнә. Аның тренеры — Максим Гуськов. Әмирнең командасы үз яшь төркемендәге бик күп абруйлы ярышларда җиңеп чыга. 2027 елдан команда белән ул Бөтенроссия ярышларына йөри алачак.

«Әмирнең командасы бик дус һәм көчле, тренировкаларыбыз хәтта иртәнге сәгать җидедә дә була, ләкин мин балаларымның спорт белән шөгыльләнүенә бик шат, алар моның белән дисциплиналы, көчле булып үсәләр, максатларына ирешергә өйрәнәләр. Безнең әтиебез Рөстәм дә спортчы, ул футбол уйный, шулай итеп балаларга үрнәк булып тора», — дип сөйли Эльвира.

Шангәрәевләр гаиләсе тарихы — бу әти-әниләрнең ышанычы һәм ярдәме алдагы чемпионнар өчен төп терәк булуына ачык мисал. Риана, Рената һәм Әмирнең уңышларына карап, шуны аңлыйсың: балалар үзләре яраткан эш белән мәшгуль булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп була.

Әтиләре Рөстәм һәм әниләре Эльвира, балаларның талантларын үстерү мөмкинлеге булганда, моны эшләргә кирәклеген белдерделәр. Җиңү өчен ныклы характер, тәртип һәм чын, дус команда кирәк һәм бу турыдан-туры гаиләдән башлана.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Шангәрәевләр гаиләсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836