Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Контрактчы оныгым Родион Дәүләтшинның шәхси архивын карап утырганда, мин аның Россия Гимны һәм «Священная война» җыры язылган (авторлары Василий Лебедев-Кумач һәм Александр Александров) дәфтәр битләрен таптым. Бу җырны 1941-1945 еллардагы сугыш еллары буыны яхшы белә иде. Шушы җыр аларга җиңүгә ирешергә ярдәм итте.
Без яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турында күп сөйлибез. Егетләр кыска гомер кичерәләр, хәзерге сугышта – МХОдә һәлак булалар. Алай да фронтка хәтта инвалидлык алучылар да кирегә китә, халыктан аларга хөрмәт һәм мактау.
Минем оныгым һәм аның иптәшләре тыныч тормышта да полициягә җинаятьчеләргә каршы көрәштә ярдәм иттеләр. Ваня Наумов, Дима Андреев, Родион Дәүләтшин кебек егетләр сугышта һәлак булдылар. Тантаналы көннәрдә телевидениедән хәрби гимнны тапшырганда, Родион урындыктан, урыныннан сикереп торып, рапорт бирә һәм хор белән җырлый иде. Беркөнне ул әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә, кинәт җырлап җибәрә. Әнисенең куркуын аңлагач: «Минем рота җырлый-җырлый үтеп бара», - ди.
Кызганычка каршы, сугыш безне бүген дә җибәрми…
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).