Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Индрәйдә сайлаулар башланды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-13Төмән районының Индрәй поселогында сайлаулар, гадәттәгечә, иртәнге 8.00 сәгатьтә башланды. Иң беренче сайлаучы – поселокта музыка мәктәбе ачылганда җитәкче булган актив, сәләтле Антонина Павловна Кузьминых иде. Аннары, беренче көнне үк, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин да үз тавышын бирде.

Сайлау участогы ачылышына сайлаучылар исемлегендә 1385 кеше беркетелгән, шуның 15е бу участокта тавыш бирергә гариза язган. Ә 31 кеше башка сайлау участокларына баруларын хәбәр иткәннәр.

Сайлау участогы быел мәдәният йортында урнашкан, ишек төбеннән үк температура үлчәү, кулны махсус сыекча белән эшкәртү, битлек һәм ручка бирү белән каршы алалар. Кеше артык күп түгел, әлегә тиешле аралык саклау тәртибен күзәтүчеләр генә үти. Күзәтүчеләр КПРФ һәм Бердәм Россия партияләреннән килгәннәр.

38-14Сайлаучыларга 4 бюллетень бирелә. Мөлаем комиссия әгъзалары барысын да аңлаталар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Төмән көзе” фестиваленә чакырып торалар. Анда һәркем өчен кайнар чәй тәкъдим ителә. Викторина сорауларына уңай җавап бирсәң, лотерея уенында катнаша аласың. Күп кешегә татлы бүләк эләгәчәк, берничә кыйммәтле призлар да бар. Бүгенгә “Көз җылысы” дип исемләнгән шәм кую өчен әйберләр ясау, бию буенча мастер-класслар билгеләнгән. Җыр бәйгесе булачак. Алдагы көннәрдә ГТО нормаларын үтәргә, тагын төрле мастер-класслар, гаилә бәйгеләрендә катнашырга, концерт программалары карарга мөмкинлек биреләчәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

* * *

В поселке Андреевский стартовали выборы

В поселке Андреевский Тюменского района выборы традиционно начались в 8.00 утра. Первой избирательницей стала активная, талантливая Антонина Павловна Кузьминых, которая руководила музыкальной школой в поселке при ее открытии. Затем, в первый же день, глава Андреевского МО Раиль Хуснуллин отдал свой голос.

На момент открытия в избирательных участках в списках избирателей было закреплено 1385 человек, из них 15 написали заявления на голосование на этом участке. А 31 человек сообщили, что идут на другие избирательные участки.

Избирательный участок находился в Доме культуры, прямо у двери измеряли температуру, обрабатывали руки специальной жидкостью, выдавали маски и ручки. Людей не слишком много, пока соответствующее расстояние соблюдают только наблюдатели.

Наблюдатели пришли от партий КПРФ и Единая Россия.

Избирателям отдают 4 бюллетеня. Обаятельные члены комиссии все подробно объясняют. Сотрудники Дома культуры приглашают на фестиваль "Тюменская осень". Там для всех предлагается горячий чай. Если ответить на вопросы викторины правильно, то можно принять участие в лотерее. Многие получают сладкий подарок, есть и несколько ценных призов. На сегодняшний день запланированы мастер-класс "Осеннее тепло" по изготовлению свечей, танцы . Состоится песенный конкурс. В ближайшие дни будет возможность выполнить нормы ГТО, принять участие в различных мастер-классах, семейных конкурсах, посмотреть концертные программы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836