Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Алтын туйларын каршы алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Торбы авылында яшәүче, тормыш юлыннан 50 ел парлап атлаучы Минзифа апа һәм Барис абый Нигъмәтуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк. Лаеклы тормыш юлы үткән парны Тубыл шәһәр хакимияте ЗАГСның никахлашу залында Алтын туйлары белән котлап Төмән өлкә губернаторының Рәхмәт хатын һәм медален тапшырдылар. Нигъмәтуллиннарны Кутарбитка авыл җирлеге башлыклары да зурлап, хөрмәтләп, олылап котлау теләкләрен юлладылар.

50 ел бәхетле көннәрен, кайгы-шатлыкларын бергә кичергән Нигъмәтуллиннарның хезмәт һәм тормыш юллары Торбы авылы белән бәйле. Алар тормышның матур, бәхетле мизгелләрен хәтерләрендә саклап, сынауларга бирешмичә, бер–берләрен кадерләп, бала-оныкларга шатланып яшиләр. Авылдашлары тырыш, хезмәт сөйгән, ярдәмчел Нигъмәтуллиннар гаиләсен ихтирам итәләр. Минзифа апа иҗтимагый тормышта да актив катнаша, авыл мәчетенә хәленчә ярдәм итә.

Алтын көздә Алтын туйларын каршы алган гаилә узган тормыш юлларын искә алдылар. Гомерлек юлдашы белән Тубыл шәһәрендә танышкан Минзифа апа хатирәләре белән уртаклашты: «Мин тумышым белән Яркәү районы, Сәет авылыннан. Без гаиләдә 12 бала идек. Әти-әнием Саз авылыннан күченеп килгәнче, мин әби-бабаем тәрбиясендә булдым. Авыл мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамладым. Аннары Төмән шәһәрендә һөнәри белем алып, өч ел эшләдем.

Булачак тормыш иптәшем белән Тубыл шәһәрендә уртак туганнарда кунакта булганда таныштык. Тәкъдиреңә ни язылса, шуны күрәбез. Аллаһыга шөкер, тормыш иптәшем яхшы кеше булды. Барис күп балалы гаиләдә туып үсә. Без өйләнешкәндә аның әти-әнисе өлкән яшьтә иделәр. Гаилә корып яши башладык. Ике елдан соң улыбыз туды. Тормыш иптәшем Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Аннары кызыбыз туды. Балалар үстердек, үз көчебез белән йорт салдык. Ялга чыккач, Торбы авылында яңа йорт салып чыктык. Авылыбызда яңа мәчет төзелде. Тормыш иптәшем җомга намазларын калдырмый. Тормыш сынаусыз булмый икән. Улыбыз 40 яшендә инсульттан вафат булды. Улы Төмән шәһәрендә эшли һәм яши. Кызы мәктәптә укый. Тубыл шәһәрендә үз гаиләсе белән яшәгән кызыбыз, киявебез, оныгыбыз безне сөендереп, авылга еш киләләр, хәлебезне белеп торалар. Авылда үз хуҗалыгыбыз бар. Без эшсез утырмыйбыз, бакча да утыртабыз, тавыкларыбыз бар. Мин мәчетнең хәер-садакаларын җыеп, түләмәләрен түләп барам», - дип сөйләде хуҗабикә.

44-3-25

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836