Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗтимагый дәресләргә йомгак ясалды

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов Тубыл шәһәренең 15, 7, 12 нче мәктәпләрендә иҗтимагый дәресләрдә катнашты. Дин эшлеклесе балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, теләкләрен әйтте, мисаллар китерде. Узган уку елында да мәктәпләрдә мондый дәресләрдә катнашкан хәзрәт мөһим темаларга үткәргән очрашулары турында сөйләде. Фәннүр хәзрәт: «Иҗтимагый дәресләр фестивале йомгакланды. Яңа уку елында 15 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары катнашында очрашу узды. Ватаныбыз, гореф-гадәтләр, гаилә һәм бурыч - бу турында быелгы чыгарылыш укучылары белән әңгәмә кордык. Без төрле милләт вәкилләре туган ил - Россиядә яшибез. Төрле традицияләргә, гореф-гадәтләргә, конфессияләргә карамастан, без бердәм, дус булырга, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиешбез. Һәр очрашуда укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр. Бу эчкерсез хисләр белән тулы әңгәмә. Мин балаларга игелекле, тәртипле булып, гаилә традицияләрен саклап, туган илләренең патриотлары булуларын телим», - диде.

Фәннур хәзрәт Казыймов мәчет имамы булып Тубыл шәһәрендә эшли башлаганына ноябрь аенда 10 ел була. Ул эшләгән чорда шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән балалар Сабан туенда, шәһәр себер-татар мәдәният үзәге үткәргән Рамазан, Корбан бәйрәмнәренә багышланган мәдәни чараларда катнашты. Бәйрәмнәргә фатихасын биреп Коръән сүрәләрен яңгыратты. Фәннур хәзрәт Казыймов Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы да. Ул Тубыл мәчетендә эшләгән чорында милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтеннән «Әл-Ихсан» ордены белән бүләкләнә. Дин юлына кеше күңел теләге, я башка төрле сәбәпләр белән кереп китә. Тубыл мәчетләренә килеп, монда Коръән аятьләрен укып, дога тыңлап күңел тынычлыгын табучыларның саны артып торсын.

46-33-25

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836