Декабрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ел саен Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Әниләр көне»нә багышланган бәйрәм концерты үткәрелә. Быел бәйрәм чарасын матур, җылы, һәркемнең күңеленә якын булган, әниләрнең бөеклеген раслап әйткән җылы сүзләр белән себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Рузалия Корманалиева башлап җибәрде. Ул барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм үзе бәйрәм чарасын оста алып барды. Концертта катнашучылар сәхнә түренә милли костюмнарда чыгып әниләрне зурлап, кадерләп, аларның ярдәмчеллеге турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар яңгырады. Өлкә күләмендә танылган «Мирас» бию ансамбле (җитәкчеләре Мөнәвәрә Адрущик) башкаруында биюләрне тамашачылар җылы каршы алдылар.

Әлфия Мөслимова, Нәҗия Хәкимова, Зөһрә Тимергалиева, Хәсән Хучашев, Камәрия Тимирова, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле башкаруында җырлар яңгырады, талантлы җырчы, шигырь сөйләүче, 7 нче мәктәп укучысы Линар Исламовның чыгышлары тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Солтан Колмәмәтовның, Замир Бакировның, Диана Коновалованың, Илмира Әширмәмәтованың, Амалия Шаморатованың, Рузелә Хисаметдинованың чыгышлары да алкышларга лаеклы булды. Тамашачылар залында утыручылар, концертта катнашучылар арасында күп балалы әниләр дә шактый иде. Укытучы, җырчы Зөһрә Тимергалиева: «Минем ике улым, кызым да «Әниләр көне» бәйрәмен беләләр. Өч бала әнисе булу миңа авыр түгел. Тормыш иптәшем Салават ярдәмчел, балаларына үрнәк әти. Ул һәрвакыт безнең белән. Улларыбыз спорт белән шөгыльләнәләр, иҗади яктан да тырышлар. Кызыбыз җырларга ярата. Мин үзем дә күп балалы гаиләдә туып-үстем. Барыбыз да укырга, белем алырга омтылдык. Әниләрне исән чакларында хөрмәтләп, аларга җылы сүзләр әйтеп яшәргә кирәк. Әниләр дөньяда үзләрен иң кирәк, сөекле кеше итеп хис итсеннәр», - диде. «Әниләр көне»нә багышланган концертта һәр чыгыш мәгънәле, темага туры китереп оста оештырылган. Себер-татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зөфәр Корманов, тавыш операторы Зөфәр Янгуловның тырыш, иҗади эшләре мактауга лаеклы булуларын күрсәтте.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: концертта катнашучылар.