Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ветераннар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Каскара мәктәбенең филиалы Талымхан мәктәбе музеенда зур экспонатларның берсе – өй җиһазы булган көзге-трюмо. Бу әйберне күп еллар элек, 1947 нче елда, махсус заказ буенча туй бүләге итеп ясаганнар. Бер ел элек сугыштан кайткан авыл егете Хәкимҗан Мөхәмәдзянов авылдаш кызы Майра Зәлиловага никахлап өйләнә. Тумбалы, тартмалы агач көзге ветераннар гаиләсенең бәхетле тормышларына шаһит.

50-31

Фоторәсемдә сурәтләнгән кешеләр – миңа таныш, ата-анамның якын туганнары. Алар сугыш һәм хезмәт ветераннары, икесе дә сабыр, мәрхәмәтле, хөрмәткә лаек булган эш кешеләре.

Хәкимҗан Мөхәмәдзянов (1922-1996) Талымханда яшәгән Хәфисә апа һәм Вәликә абый Мөхәмәдзяновлар гаиләсендә 1922 елда туа. Әнисе Хәфисә апа – Эске якларыннан, авылда актив хатын-кыз, җор күңелле, колхоз, йорт эшләренә дә өлгерә, пөхтәлекне ярата. Әтисе Вәликә абый – урта хәлле крестьян, колхозда эшли. Хәкимҗанның апасы Галиябану Вәликә кызы педагогик белем алганнан соң, Тубыл шәһәрендә укытучы булып эшли.

1941 нче елның 22 нче июне печән эшләү өчен матур, тыныч көннәрнең берсе иде. Тетрәндергеч сугыш хәбәре килү белән, печәнлектән 15 колхозчыны чакыру буенча алып китәләр. Шулар арасында 42 яшьлек гаилә башлыгы Вәликә абый, аның бертуган абыйсы Хәтият Мөхәммәтҗан улы да бар иде.

19 яшьлек Хәкимҗан авылдашы Шәрифулла Рамазанов белән сентябрь аенда фронтка китәләр. Җыелу пункты булган Елань шәһәрендә 3 айлык әзерлектән соң, Саратов шәһәре аша I Белорус фронтына эләгә. Полкташлары белән авыр сугыш кырларын үтә, батырларча дошманга каршы көрәшә. Бөек Җиңүгә бер ай калганда, 1945 нче елның 9 нчы апрелендә каты яралана. Госпитальдән төзәлеп чыккач, 1946 нчы елның декабренәчә хәрби хезмәттә була. Ел ахырында туган авылына кайта, аны әнисе, апасы, әтисенең олы абые Хәтият Мөхәммәтҗан улы каршы алалар.

27 миллион совет кешесенең башын алган сугыш гаилә башлыгы Вәликә Мөхәммәтҗан улын да корбан итә, ул мәңгегә көрәш кырында ятып кала. Тәндәге яралар төзәлә, ә йөрәктәге яралар әле күп еллар әрнер. Тормыш алга бара. 1947 нче елның 25 нче ноябрендә 25 яшьлек Хәкимҗан сугыш чорында Каскарада авыл советы секретаре булып эшләгән Майра Зәлиловага өйләнә.

Майра Зәлилова (1922-1995) Фатыйма апа һәм Әбдрахман абый Зәлиловлар гаиләсендә 1922 елның матур сентябрь аенда туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне ала, Ямбайда 7 нче классны тәмамлап, Тубыл шәһәренә педучилищега укырга керә. Сугыш башлану сәбәпле, бер елдан авылына кайта. Сеңелесе Мөхупчамал белән Каскарага эшкә китәләр. Майра – секретарь, сеңелесе – курьер. 20 чакрымны җәяүләп үтеп, көн саен эшкә йөриләр.

Хәкимҗан Вәликә улы җаваплы эшләрдә була: колхозда – хисапчы-бухгалтер, кибеттә – сатучы, ә «Каскара» совхозы барлыкка килгәч, 1965 нче елда бергәләп эшкә керәләр. Авылда беренче булып Хәкимҗан абый партия сафларына керә. Нинди эштә генә булмасыннар, Майра апа һәм Хәкимҗан абый үзләренең бурычларын намус белән, авырлыкларны җиңә-җиңә башкарганнар.

1973 нче елда иске мәктәп бинасында сөт эшкәртү пункты ачылган. Сөттән каймак, май ясаганда, әби буларак, Хәфисә апа гаиләдә бер-бер артлы туган балаларны тәрбияләгән. Өч егет - Рушан, Вилдан, Әсхәт, ике кыз – Әлмирә белән Клара үсеп тә җиткәннәр.

Җиңү көне җитте исә, Майра апа үзенең яраткан картын митингка озата, орден-медальләр тагылган костюмын бирә. Хезмәт һәм сугыш ветераны күкрәгендә медальләре ялтырый. Имән агачыннан ясалган көзгегә карый, ә оныклары аның янында бөтереләләр.

Бик кадерле булган әби-бабайлары 1995, 1996 нчы елларда бер-бер-артлы дөнья куялар.

Бүгенге көндә Талымханда ветераннарның оныклары Юлия Рушан кызы һәм Анжела Әсхәт кызы тормыш кичерәләр. Мөхәмәдзяновлар гаиләсенең ике кызлары, оныклары, нәбәрәләре өлкәбезнең төрле почмакларында үз тормышлары белән яшиләр, ветеран булган әби белән бабайларын онытмыйлар.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836