Февраль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ел ахырында без, Исәт округының Югары Егәнле авылы халкы Ялутор шәһәреннән, Ялутор округының Сәел һәм Яр авылларыннан килгән кунакларны каршы алдык. Очрашу мәчеттә узды. Башта танышу булды, аннары яшь егетебез Рафаэль мулла Абдрахманов, Ялутор шәһәреннән кунак Раил хәзрәт Мәхмүтов, Сәел авылыннан Равис хәзрәт Мулюков чыгыш ясадылар. Зөһрә апа Кожевникова ветераннар оешмасының ничек эшләве, МХОдәгеләргә ничек ярдәм итүләре, музейлары турында сөйләде. Безнең яктан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәисә Камалова чыгыш ясады. Без дә үз эшебез, хәлебездән килгәнчә МХОгә ярдәм итүбез турында белдердек. Без челтәр бәйләмибез, чөнки бина юк, ләкин посылкалар җыябыз һәм җибәрәбез. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә игътибар итәргә тырышабыз. Киләчәктә безгә эш урыны бирерләр дип өметләнәбез. Озак әңгәмәдән һәм танышканнан соң, барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар. Безнең хатыннар барысын да әзерләгәннәр, өстәлдә барысы да бар иде.
Без һәм кунаклар мондый бәйрәмнән бик канәгать калдык. Ике як та ешрак очрашырга, бер-беребезгә кунакка йөрергә вәгъдә иттек. Чәй эчкәннән соң истәлеккә фоторәсемгә төштек. Кунакларны кичкә таба гына озаттык. Безнең Тәлгать хәзрәт Ихсанов барлык кунакларга 2026 елга мөселман календаре бүләк итте. Ә без, хатын-кызлар, барысына да юлга тәм-томнар һәм камыр ризыклары салынган пакетлар тапшырдык.

Ачилә ИХСАНОВА,
Исәт округы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: мәчеттә.