#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыткүл авылында “Сабантуй тәгәрмәче”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-79 июльдә Кыткүл авылы өчен истәлекле вакыйга булды аңа 100 яшь тулды. Бу тантаналы көнне Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәйкәл ачылды. Аның янында Кыткүл авылының 100 еллыгына багышланган истәлек ташы да куелды. Бу чаралар Корбан гаете башланган көнгә туры китереп уздырылды.

Чара башында, дини гореф-гадәтләрне үтәп, бәйрәм вәгазе һәм намазын Сәлимҗан хәзрәт Самадов укыды. Барлык катнашучыларны Новотроицкий авыл җирлеге башлыгы Олег Ахмеров котлады. Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров авыл халкын котлады, активистларга рәхмәт белдереп: «Актив эш алып баручылар ярдәмендә туган җир тарихы саклана, истәлекле даталарны хәтерлиләр, авылны төзекләндерүдә катнашалар», - диде. Кыткүл авылында туган Касыйм Бикчәнтәев үзенең чыгышында авыл тарихын искә төшереп үтте. Барлык халык һәм кунаклар татар милли ризыклары белән әзерләнгән зур өстәл артына чакырылды.

Сыйдан соң бәйрәм «Сабантуй тәгәрмәче» концерт-күңел ачу программасы белән дәвам итте. Ярышларда, төрле уен-конкурсларда, мәдәни чараларда олысы-кечесе катнашып, призлар алдылар. Талымхан, Муллаш авылларыннан чакырылган артистлар – иң яхшы гармунчылар Ислам Сафин белән Җәгъфәр Касыймов бию көйләрен башкардылар. «Пышны» фольклор ансамбле белән татар җырлары, дәртле биюләр башкардылар. Түбән Тәүде мәдәният йортыннан килгән «Зөбәрҗәт» җыр ансамбле Сабантуй сөлгесе белән мәйданга чыгып, халык һәм эстрада җырларын, такмаклар җырладылар. Тарман авылының талантлы җырчысы Гүзәл Мәчитованың яңгыравыклы тавышы тамашачының күңеленә үтеп кереп, һәркемне биергә чакырды. Киндерле авылыннан Ринат Әсәдуллин туган як турында җырлады. Бәйрәм барышында «Сабантуй тәгәрмәчләрен күтәрү» ярышы узды, батырлар 80 тапкыр күтәреп, рекорд куйдылар.

«Сабантуй тәгәрмәче» Кыткүл җирендә тәгәрәп үтте, барысына да шатлык, бәхет һәм уңышлар теләде.

Эльвира ГОЛУБЕВА, Түбән Тәүде авылы
(Ләйлә М
АРЬЯРОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836