Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Этнос»та лагерь ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә Балаларны яклау көнендә этномәдәни компонентлы бердәнбер лагерь «Без бергә булганда, без бердәм!» девизы астында җәйге сменаны ачып җибәрде. Бу сменада балалар  беренче көннән үк татар телен, бай халык традицияләрен,  мәдәни мирасыбызны өйрәнәчәкләр.

Тантаналы чара лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкинаның сәламләү чыгышы белән башланып китте. Аның әйтүенчә, быел бары 35 бала лагерьга кабул ителгән. Аларның икесенең әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Балалар ике - «Шатлык» һәм «Салават күпере» отрядларына бүленгәннәр.

24-3-26

Чараны дәвам итеп балаларга музыкаль бүләк белән үзәкнең «Ритм» студиясенең талантлы җырчылары - Милана Васильева, Фатыйма Гуләхмәдова һәм Шәкирә Шәрәфетдинова (җитәкчеләре Җәмилә Мирасова) чыгыш ясадылар.

Балалар өчен «Балачак - ул мин һәм син!» театральләштерелгән күңел ачу программасы көннең чын үзенчәлеге булды. Балалар татар телендә куелган «Өч кыз» курчак спектаклен бик яратып карадылар. Әкиятне үзәкнең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова сәнгатьле итеп укыды. Гыйбрәтле халык әкияте ата-аналарны хөрмәт итү һәм тамырларны яратуның мөһимлеген искә төшерде. Анары Наисә Камил кызы балаларның туган телне белүләрен тикшереп, уен формасында сәламләү сүзләрен һәм дуслыкның төп сүзләрен өйрәтте. Балалар һәр уенда теләп катнаштылар, туган телдә сөйләшү осталарын күрсәтергә тырыштылар. Шулай алар укытучыларының мактау сүзләренә ирештеләр. Шул арада көтелмәгән сюрприз ясап, кунакка зур курчак - Чебурашка пәйда булды. Һәм ул дәртле бию флешмобы оештырды, балалар белән фотога төштеләр.

2026 елның җәе рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Алда балаларны яңа ачышлар, этно-традицияләр, дуслык һәм күңел ачулар белән тулы онытылмаслык якты көннәр көтә.

24-31-26

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: җәйге лагерьда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836