Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Турай авылында иҗат һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Сабантуй милли-мәдәни бәйрәме кысаларында Төмән муниципаль округының «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» зур әдәби мәйданчык оештырды.
Бәйрәм кунаклары «Татар халкының әдәби мирасы» китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда Төмән язучыларының һәм шагыйрьләренең татар телендәге әсәрләре, шулай ук татар халык әкиятләре тәкъдим ителде. «Иҗат салават күпере» клуб бүлекчәсенең (Талымхан авыл клубы, җитәкче Лена Юскаева) иҗади эшләр күргәзмәсен һәм «Креатив» клуб бүлекчәсе (Ямбай авыл клубы, Лилия Хәлиуллина) осталарының декоратив-кулланма сәнгать эшләрен күрергә мөмкин булды.

Татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мәгълүмати күргәзмәне, шулай ук «Россия халыклары» яңа экспозициясен өйрәнергә теләүчеләр күп иде. Аларда илебез халыкларының никадәр матур һәм бер-берсенә охшамаган икәне тасвирланган. Ләкин, барлык аермаларга карамастан, аларны үз җирләренә мәхәббәт һәм үткәннәренә хөрмәт берләштерә. Бу – безнең уртак байлыгыбыз.
Кунаклар «Дөресме, әллә ялганмы» интерактив уенында белемнәрен сынарга һәм «Татар халык уеннары» белән дә танышырга өлгерделәр.
Дания БАКИЕВА,
Төмән округы, Каскара авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: уен уйнаганда.