#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларны аналар тудыра, батырларны көрәш тудыра

1-10(Шәүкәт Галиев)

21 декабрьдә Каскара авылында «Лидер» спорт комплексында «Батыр» билбау көрәше буенча төбәк федерациясе булышлыгы белән оештырылган 2002-2005 елда туган егетләр өчен Яңа елга багышланган турнирның тантаналы ачылуы булып үтте.

Милли спорт - көрәш Россия төбәкләрендә популярлаша. Ул төрки халыкларның традицион көрәш төре. Көрәшнең үзенчәлекле һәм нәтиҗәле ысуллары төбәктә спорт көрәшен үстерүгә ярдәм итә, бигрәк тә бу Төмән өлкәсендә, авылларда турнирлар уздыруга кагыла.

Подробнее...

2020 ел белән, дуслар!

Юбилейлы елга аяк бастык...

Бүген безнең белән 2,5 меңнән артык укучыбыз. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтмешли, шул тиражны 3-4кә тапкырларга кирәк, чөнки газетаның бер номерын бөтен гаилә, авылдашлар белән укыйлар.

Ничек булса да, без барыбер Аллаһының рәхмәтенә, укучыларыбызның тугрылыгына ышанабыз. Үткән язылу кампанияләре башланганда да газетабызның тиражы берникадәр түбәнрәк була, ә тора-бара, берничә ай эчендә элеккеге дәрәҗәсенә җитә иде. Бәлки, бу юлы да шулай булмасмы әле. Мәшәкатьләр белән мавыгып, кайбер укучыларыбыз “Яңарыш”ка язылырга өлгерми калгандыр, бәлки...

Һәр номерда тарих, газетаның 1990 елдан чыккан саннарын кулыңа алсаң, гаҗәпләнеп, йотлыгып укырга керешәсең... Үткәннәр искә төшә, хәтер яңара.

Подробнее...

Газетаны саклау – уртак бурычыбыз

“Яңарыш” газетасы белән бергә Яңа елга кердек. Күпчелек укучыларыбыз безгә тугры булып калдылар. Халкыбыз тормышын, яшәешен яктырткан, яңалыклар белән таныштырып торган газетабыз тел һәм мәдәниятне, динне саклауда мөһим роль уйный. Тубыл шәһәрендә “Яңарыш”ка яздыру чаралары оешкан рәвештә, бәйрәмчә матур һәм күңелле үткәрелде. Газетаны яздыручылар белән очрашуларда 2020 нче елда “Яңарыш”ның 30 еллыгын каршы алачагын сөйләдек. Халыкка якын булган, өлкәбездә чыгып килгән яраткан, эчтәлекле газетабызны яздыручылар арасында күпчелек хатын-кызлар булганын күзәттек. Тагын бер үзенчәлекле күренеш - үзәк почтада аена ике-өч мәртәбә ташламалар белән яздыру көннәрендә милләттәшләребез актив катнаштылар. Алар арасында газетаны беренче көненнән яздыручылар да булды. Ул апалар инде 80 яшьләрен тутырганнар. Алар газетаны вакытында китермәсәләр, почтага үзләре барып алуларын сөйләделәр.

Подробнее...

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, «Татарлар» газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Әниләр көне» уңаеннан конкурс оештырды. Ул әниләргә хөрмәт тәрбияләү, әниләребезгә багышланган шигырьләрне барлау максаты белән оештырылды. Анда катнашучыларга үзе язган шигырьне укырга, башка авторлар әсәрләрен сөйләргә, җырларга, әниләребез турында инша язарга кирәк иде.

Конкурска старт 1 нче ноябрьдә бирелде. Ул 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән  һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты. Барлыгы 56 кеше. Алар үзләренең видеоларын инстаграм битенә урнаштырдылар. Иншалар «Татарлар» газетасында басылып чыгачак. Аларның кайберләре инде бастырылды да. Һәм менә оештыручылар җиңүчеләрне сайлап алдылар.

Подробнее...

Январьда ниләр чәчәргә?

Бакча сезонына әле бик озак кебек тоелса да, январьда кайбер культураларны үсенте өчен чәчә башларга вакыт. Бу айда каен, бакча җиләкләре, әче кузаклы борыч чәчәргә мөмкин. Әмма әле үсемлекләргә кояш нурлары җитми, аларны өстәмә яктыртырга туры киләчәк. Мондый мөмкинлек юк икән, бу эшне февральгә кадәр кичектереп тору яхшырак.

Каен җиләге шактый озак - 40 көннән генә тишелә. Орлыклары бик вак, аларны туфрак өстенә генә сибәләр. Тишелешен тизләтү өчен, өстенә 1-2 см кар салырга һәм 2-3 көнгә суыткычка куеп торырга була. Монда кар акрынлап эри һәм орлыкларны туфрак эченә агызып кертә. Өч көннән контейнерны (моның өчен супермаркетларда салат тутыра торган пластик савыт куллану уңайлы, тик төбен берничә урыннан тишәргә кирәк) якты, җылы урынга куярга. 3-4 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк. Январьда чәчелгән җиләк җәй башына уңыш бирә башлавы белән отышлы.

Подробнее...

Яңалык

Инновационный образовательный центр СИБУРа откроется в Тобольске в 2020 году. 2020 елның беренче кварталында Тубыл шәһәрендә ачылачак СИБУРИНТЕХ инженер-техник экспертиза үзәгендә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм идарә рәисе, СИБУР компаниясе генераль директоры Михаил Карисалов булдылар. Белем бирү үзәгендә компания эшли торган барлык төбәкләрдән СИБУР хезмәткәрләре укулар һәм квалификация күтәрү узачак. Үзәк базасында РФ мәгариф министрлыгы белән Төмән өлкәсе һәм башка төбәкләр студентлары өчен уртак проектны гамәлгә ашыралар.

«Тубыл шәһәре юкка гына инновацион белем бирү үзәген урнаштыру өчен сайланмаган», - дип билгеләп үтте М.Карисалов журналистлар белән әңгәмәдә. Төбәк башлыгы фикеренчә, СИБУРИНТЕХ үзәге - бик кызыклы һәм актуаль проект.

Подробнее...

Подписка - 2020

Хөрмәтле милләттәр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы «Яңарыш» газетасына 1 сентябрьдән 2020 елның

беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Язылу бәясе: 6 айга - 352 сум 56 тиен, 3 айга - 176 сум 28 тиен,

1 айга - 58 сум 76 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 307 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 330 сум 36 тиен, ә льгота белән - 289 сум 92 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836