#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үлгәннәрнең каберен бел

23-41 май көнне безнең Индәр авылында “Цымсалыр” оештырылды. Өлкәнең төрле шәһәрләреннән авылдашлар, туганнар, балалар кайттылар.

Зиратка барып муллабыз Радик Имангулов һәм Тубылдан Айвар Уразов, Мидхәт Вәлитов мәрхүмнәрнең рух-шәрифләренә багышлап Коръән сүрәләре укып, дога кылдылар.

Шулай ук зиратны чистартып, буядылар.

Радик муллабыз авылдашлар белән зиратыбызга ремонт ясарга акча җыярга дип килештеләр һәм исемлек буенча акча җыелды.

Авылдашларга һәм килгәннәргә зур рәхмәт!

Исән-имин яшәп, киләсе очрашуларга кадәр сәламәт булыйк, Ходаем дөньяга тынычлык бирсен.

...

Подробнее...

Хуш киләсен, изге рамазан!

6 июнь – Изге Рамазан ае һәм ураза башлана.

Хисапсыз әҗерләр алыр вакытлар җитте. Булган малыбыздан тиешле зәкәтләребезне чыгара торган вакытлар. Инде зәкәт бирергә нисабыбыз җитми икән, мескеннәрне, зәгыйфьләрне, гарип-горабаларны сөендерә торган вакытыбыз. Рамазан аенда бер бәндә нәфел намазы укыды исә - нәфел намазы фарыз шикелле языла, рамазан аенда бер бәндә фарыз намазы укыды икән – ул 70 фарыз шикелле языла.

Рамазан ае – мәгърифәт ае. Аның беренче 10 көне рәхмәт көннәре дигән идек. Икенче дистәсе – гөнаһыбыздан пакъләнү көннәре.

Көннәрнең иң хәерлесе – җомга көн ике...

Подробнее...

Дөньяда изгелек яшәтә түгелме?

19-2Төмән шәһәрендә яшәүче Тәския Таип кызы Ташкалова искитмәле әби. Дөньяның нинди авырлыкларын, кайгыларын кичерсә дә, бүгенге көндә 84 яшенә карамастан, ул һаман да шат йөзле. Танышларын очратса, кояштай балкып, аларны кочаклап ала.

Тумышы белән ул Ямбай авылыннан. Тәския апаның бабасы репрессиягә эләккән, улы да (Тәския апаның әтисе) артыннан эзләп киткән җиреннән юкка чыккан. Ә бабасы, киресенчә, исән-сау кайта алган. Шуның өчен Тәския апа әтисен хәтерләми. Әнисе, аңа 9 яшь булганда, 37 яшендә үлеп китә.

Тәския апа сугыштан кайткан Әкрам Әсмат улына 1951 нче елны кияүгә чыга...

Подробнее...

Акъярда коточкыч афәт

Төмән районы, Акъяр авылында коточкыч фаҗигале хәл булды. 10 мартта төнлә янгын чыгып, Ихсановлар гаиләсендә дүрт кеше янып үлде. Гаилә башлыгы Сәгыйт Ихсанов (41 яшь), хатыны Оксана (37 яшь), сигез яшьлек уллары Эмиль һәм Эсениягә 1,9 ай иде.

Унике яшьлек кызлары Сюзанна гына исән калды. Янгын афәтенә авыл кешеләре, тирә-яктагы авыллардан бер кеше дә битараф калмадылар. “Червишево” хакимияте башлыгы М.А.Капустин якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашып, соңгы юлга озатуга 35 мең акчалата ярдәм итте. Шулай ук янгын урынына Төмән районы депутаты В.И.Курагин үзе килеп, туганнарының...

Подробнее...

22 Май - Бәраәт кичәсе – бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн

Хәдисләрдә Бәраәт кичәсе турында: “Шәгъбән аеның 15нче кичәсен намаз укып үткәрегез, ә көндезен ураза тотыгыз. Бу кичәдә Аллаһы Тәгалә таң атканчы, тәүбә кылучы бармы – Мин ярлыкаучы, саулык-байлык сораучы бармы – Мин бирүче, дип әйтәчәк”, - диелгән.

Җәбраил фәрештә әйтте: “Әй Мөхәммәд, сезгә сөенеч, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә барча өммәтеңә бүләк кылды, шул кешеләрдән башкага (ягъни ширек катучылардан башкаларга) ярлыкамак белән, ширек китерүчеләрдән башкаларның гөнаһлары барчасының да гафу кылынды”. Моның ахырында Җәбраил (галәйһиссәләм) әйтте: “Әй Мөхәммәд, башыңны күккә күтәр һәм кара...

Подробнее...

15 апрель – Рәҗәб ае

Рәгаиб кичәсе – Рәҗәб аеның 1нче җомга киче. Рәгаиб сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә “теләкләр” вә “морадлар” дигән мәгънәгә туры килә.

Рәгаиб – ислам дине буенча Аллаһы гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп бирелгән һәм догалар кабул ителә торган кичә.

Мөхәммәт пәйгамбәр әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахланган кичәсе санала.

Ислам дине буенча Рәгаиб кичәсендә Мөхәммәт пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Пәйгамбәр Аллаһыга шөкерләр кылып 12 рәкәгать нәфел намазлары кылган дип сөйләнә.

Бу кичәнең, дөрестән дә...

Подробнее...

Авылдашларыма рәхмәтлемен

1973 елның 29 январенда әниемне туган авылы - Төмән районы, Ямбайга алып барып, әнисе янына күмеп кайттык. 43 ел вакыт үтеп китсә дә, авылым кешеләренең әнине хөрмәт итеп, соңгы юлга озатулары онытылмый.

Ул көнне тышта 43 градус салкын иде, әни төнге сәгать икедә вафат булды. Исән чагында: “Кая күмелсәм дә ярый”, - дип әйтсә дә, туган авылы Ямбайга алып бардык.

Механик Равил Нотфуллин (кодабыз) будкалы машинасын алырга рөхсәт бирде. Шоферы – укучым Мәлик Варис улы Гайсин алып барды. Абый муллабыз белән 1-2 кешегә хәбәр итеп, алар тиз генә кешеләрне өндәп җыелып та өлгерделәр, сәгать...

Подробнее...

Аллам уңышлар бирсен

Декабрь ахырында Түбән Тәүде районы, Киндерле мәдәният йортында балалар өчен Мәүлет бәйрәме оештырылды.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов төрле дини тармаклардан әзерләнгән сораулары белән укучыларның дини белемнәрен тикшерде. Арада Кыскыркүл мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ленар Төлмәтов хәзрәтнең һәр соравына җавап бирергә әзер булып, кулын күтәрде. Мин залда арткы рәттә Кыскыркүл малайлары белән кыздан: “Сезне кем өйрәтте?” – дип сорадым. Әти-әнисе Сочи шәһәрендә яшәүче яшь егет Дәүләтбай Альберт улы Зарипов Кыскыркүлгә әбисе - Равилә Сәйфетдин кызына кунакка кайткан арада...

Подробнее...

Мәчетебезнең нуры ул

Яркәү районы, Шатан авылында яшәүче гаилә турында язарга булдым. Вәлия Айзатулла кызы белән Әхмәтгали Әхмәтҗан улы Абдуллиннарның кавышуларына 50 ел вакыт үтеп киткән. Аларның бүгенге көндә дә матур парлар булып калулары һәм күркәм тормышта яшәүләре белән кызыксынып, үткәннәргә бераз йомгак ясадык.

Әхмәтгали абыйның әтисе Әхмәтҗан Башкортостаннан икән, аның якташым булуы да мине бигрәк кызыксындырды. Әнисе Шәмсекамал Казан ягыннан. Бу парлар Тәүде авылына килеп урнашканнар. Шулай итеп Әхмәтгали абый шул авылда туып-үскән.

Туган авылында башлангыч классларны тәмамлагач, Кызылъярда 7...

Подробнее...

Яши белеп яшәлгән картлык үзе бер шатлык

Мин намазга басып, Коръән китабын үзлектән укырга өйрәнмәгән булсам, моңа кадәр әллә кайчан җир куенында булыр идем, - дип Сөрия апа сүзен башлады.

- Безнең дә яшь һәм матур чаклар бар иде. Кайчандыр олылардан: “Гомерләр бик тиз уза, бер ишектән кереп, икенчесеннән чыккандай гына булып каласың икән”, - дигәннәрен ишетеп үссәк тә, болай ук тиз узасын аңлап җиткерми идек.

Сугыш чоры балалары буларак, авыр михнәтле язмыш безне дә читләтеп узмады. Үзәкләр өзелеп ашыйсы килүләр әле дә искә төшсә, йөрәкләрне чеметеп алгандай була. Шул елларда безне балтырган, кычыткан һәм башка үләннәр...

Подробнее...

Бәйрәмдә коръән сүрәләре укылды, салаватлар, теләкләр әйтелде

28 декабрьдә миңа Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында узган Мәүлет бәйрәмендә булырга туры килде. Мәүлет бәйрәмен уздырганнарын күргәнем юк иде. Бу бәйрәмне шундый матур итеп, зурлап үткәрделәр. Монда Канчәбер, Кыскыркүл, Бухтал, Тарман, Чугунаево, Киндерле авыллары балалары катнаштылар. Мәктәптә һәрбер делегацияне укытучылар каршы алдылар, чәйдән соң мәчеткә бардык. Бәйрәм Киндерле мәдәният йортында булды. Чакырылган кунаклар чыгыш ясап, бәйрәм белән котладылар. Балалары вәгазьләр, мөнәҗәтләр сөйләделәр, татарча җырлар җырладылар. “Киндерле кичләре” ансамблен дә беренче тапкыр күреп...

Подробнее...

Соңга калып килгән хат

49-3Ноябрь аеның башындагы “Иман” сәхифәсен әзерләгәндә Ялутор районы, Кулик авылыннан безгә әле хат килмәгән иде. Димәк, хатны бастыра алмадык. Вакыт үтә бара, хәзер инде декабрь аенда чыгачак сәхифәне әзерлибез. Кайбер хатлар бик соңга калып килеп җитә шул. Мәсәлән, «Кулик авылындагы яңа мәчеттә Корбан бәйрәме уздырдык”, - дип язалар куликлылар. Сентябрь аенда уздырылган Корбан бәйрәме, декабрь аенда басылып чыкса, яхшы булмас.

Мөхтәрәм милләттәшләр, дин кардәшләр! Кая гына булмасын, берәр вакыйга узды икән, аны тиз арада язып җибәрсәгез иде. Мондый хәлләр бик еш очрый. Бөек...

Подробнее...

“Байлыгым – иман байлыгы”

Флера апа Ханованы мин 2008 елдан бирле беләм. Каскарада мәдәният йортында “Дуслык” ансамбле оештырылгач, беренче концертта Флера апа үзенең сөенечен белдереп яныма килеп, безгә рәхмәтләр укыды.

Шул ук елны атна саен төрле темага “Очрашулар” үткәрә идек.

Ул очрашуларыбызның төп максаты – үзебезнең гореф-гадәтләребезне, динебезне алга алып баруда иде. Яшь мулла Ринат Назыров мәдәният йортына килеп, динебез турында сөйләп, намазга басарга өндәп, үгет-нәсихәтләр бирә иде.

Минем гарәпчә укуымны белгәч, Флера апа миңа: “Кайран нимә, мин дә укый алсам иде Коръәнне”, - диде.

Озак...

Подробнее...

Яшьләрне өйрәтергә кирәк

«Әгәр дә авылда мулла булмаган очракта, мәрхүмнәрне ничек искә алырга?» – дигән сорау белән Сәел авылыннан хат килде.

Әлеге сорауга җавап эзләп өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйковка мөрәҗәгать иттек.

- Шушы дөньяга без адәм балалары сынау өчен җибәреләбез. Һәркем исән чагында – теге дөнья өчен Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген танып, биш намазын укып, савап җыеп, үзең үлгәч, догада торырлык дини балалар үстерергә тиешсең.

Кешенең исән чагында яхшылык һәм яманлыклары язылып барган гамәл дәфтәре бакыйга күчкәч ябыла. Мәчет салган яисә төзергә...

Подробнее...

Аналарны рәнҗетү – зур гөнаһ

Вакыйф исемле бер танышыбызның бер-бер артлы әтисе белән әнисе вафат булды. Ул аларны бик кадерләп, зурлап карады. Өрмәгән җиргә дә утыртмады. Туган җирләренә кайтарып җирләде, чардуганнар корды, таш куйды. Һәм җиңел сулап куйды. Бер очрашуыбызда ул:

- Әти-әнием алдындагы бурычымны үтәдем, - диде, бик канәгатьлек белән.

- Ләкин минем ишеткәннәрем исемдә. Бервакыт бер ир Пәйгамбәребез.с.г. янына килә: “Әти-әнием вафат булды, мин аларга хәзер ничек хөрмәт күрсәтим, бурычым калмады инде”, - ди.

- Сезнең бурычыгыз, - ди Пәйгамбәребез, - аларга дога кылу, алар өчен Аллаһы Тәгаләдән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836