#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Котылырга ашык

Җәйнең эссе көннәрендә ай буена иген өстенә яңгыр яумаса, син яңгыр болытларын тартып китереп яудыра алмыйсың. Кинәт кенә аяк астында җир тетрәп, яныңдагы бөтен өйләр өстеңә гөрселдәп ишелеп төшкәндә, син аны тетрәвеннән туктатып, үзеңне һәм өйдәге кешеләрне үлемнән коткарып кала алмыйсың. Тәкәбберләнмә, “мин” диеп танавыңны күккә чөеп йөрмә – синең кебекләр генә түгел, сиңа караганда да көчлерәк һәм байрак кешеләр бу дөньядан үтте.

“Аллаһ юк һәм Җәһәннәм булмый”, – дип җитмеш ел гына түгел, җиде йөз ел кычкырып йөрсәләр дә, аларның “юк” диюе белән генә юк булмый бит әле. Алтын...

Подробнее...

“Хәлиф” сәүдә маркасы продукциясенең ассортименты артты

26-617 июньдә «ASTANA» банкет-холлында «Хәлиф» бренды астында «Төмән бройлеры»ның яңа «Хәләл» продукциясен тәкъдим итү чарасы булып узды. Мөселман җәмәгатьчелеге өчен махсус эшләнгән һәм махсус маркировка белән билгеләнгән «Хәлиф» сәүдә маркасы продукциясенең ассортименты артты. Бу «Хәләл» продукциясе шәригать кануннарына җавап бирә. Ассортимент даими камилләшә бара. Туңдырылган түшкәләрдән тыш, азык-төлек һәм котлетлар, казылык, фарш, казылган күкрәк, сосиска һәм башка бик күп тәмле ризыклар чыгарыла.

Чакырылган кунаклар арасында Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков үзенең...

Подробнее...

Казандагы форумда

26-7XI Бөтенроссия дин әһелләре форумына мәркәзебез Казанга өлкәбездән 40 кеше барды. Өч көн эчендә төрле төбәкләрдән җыелган меңләгән кеше арасында алар «Ислам нуры», «Милли тормыш һәм дин» күргәзмәләрендә; дискуссион мәйданчыкларда, пленар утырышта һәм «Изге Болгар җыены»нда катнашканнар.

Әлеге дәрәҗәле чарада өлкәбезнең иң актив дин әһелләренә, милләтпәрвәрләргә мактаулы бүләкләр тапшырылган: милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессының өлкәбездәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат...

Подробнее...

Дин әһелләре форумында катнашты

26-8Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 73 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашты. Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов әлеге тантанада булып кайтты. Ул: “Форумда Тубыл шәһәреннән алты делегат булдык. Без делегациябезне җитәкләүче тәҗрибәле имамыбыз Ибраһим хәзрәт Суховка рәхмәтлебез. Чараның рәсми ачылышы “Казан ярминкәсе” үзәгендә Коръән аятьләре белән башланганнан соң, форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде һәм форумның программасы белән...

Подробнее...

Рәхмәт хаты тапшырылды

23-4Тубыл мәчетендә ислам диненә катлаулы тормыш сынаулары аша килгән Октябрист Мәҗитовка Рәхмәт хатын Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов тапшырды. Ул: ”Октябрист Чаппар улы дин юлына басып, белем алып, мәчеттә күңелен биреп тырыш эшләгәне өчен мондый бүләккә лаек булды. Милләттәшләребезнең үзләре теләп дин юлына басканына без шатбыз. Мондый асыл сыйфатларга бай күренешләр артканнан арта барсын”, - диде.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңадан торгызу буенча эчкерсез хезмәте өчен Төмән өлкәсе мөселманнарының үзәк Дини оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, мәчеттә дежур хәзрәт вазифасын 5 ел дәвамында башкарган...

Подробнее...

Дин юлына баскан дустым

23-5Гомерләр уза икән. Әле генә язның иң дә матур чоры - шомырт чәчәк аткан вакытта дөньяга аваз салган дустым Нурулла Казыймов юбилейлы туган көнен – 65 яшен каршылады. Ул Хуҗайлан урта мәктәбен тәмамлап, Казанның авыл хуҗалыгы институтында ветеринарлыкка укып чыга. Туган авылы совхозында хайваннарның баш табибы булып 40 ел армый-талмый хезмәт итә. Авырлыклар алдында баш иеп тормаган, эшләгән эш урынында тырышып хезмәт иткән якташыбызга авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җиңел булмагандыр. Ул елларны фермаларда эре мөгезле терлек, йөздән артык мөгезле вак терлек булган. Дуслары аның турында яшь вакытыннан өлгер...

Подробнее...

Бөек дәрәҗәләргә ирешер

23-6Ислам динендә балаларны дини юлда тәрбияләү, аларга тиешле-файдалы белем бирү хакында Коръән китабы - аятьләрендә һәм сөекле пәйгамбәребез хәдисләрендә күп тапкыр очрый, кабатлана. Бер хәдистә әйтелә: «Әти белән әнидән балаларга иң зур һәм бик мөһим булган бүләк - файдалы гыйлем һәм тәрбия», - диелә.

Тубыл шәһәрендә Айсылу ханым Юнысова бердәнбер баласы - Ришатны (Эдуард) әнә шул хәдисләргә таянып, тәрбияләп үстерә.

Ришат урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзе теләп дини гыйлем табарга тырыша. 1993 елда аның беренче остазы Әбделмәҗит хәзрәт Алеев була. Гыйлем юлын дәвам итү өчен 1994 елда Төмән...

Подробнее...

Сала мәчетендә

23-7Бөек Җиңү көненә сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызга, сугыштан исән кайтып, соңыннан дөнья куйган абый-бабаларыбыз, тыл ветераннарыбызның рухларына багышлап Яркәү районы, Сала авылы мәчетендә хәтер мәҗлесе үтте. Бөек бәйрәмгә мәчеттә зур әзерлек алып барылган. Оештыручы-башкаручылар: мәчет имамы Ишмөхәммәт Аитов һәм Сабирә Фәйзуллина. Мәчеткә бик күп кеше җыелган: картлар, яшьләр, бала-чагалар. Ислам дине юлына баскан авылдашларымны, бигрәк тә балаларны, яшьләрне күреп, бик шатландым, димәк, киләчәктә дә авылыбызда иминлек булыр, дип уйлап куйдым. Бик җылы хисләр яңарды.

Бу мәҗлес Рамазан аена, Ураза...

Подробнее...

Изге эш онытылмый

Кулыма каләм алырга җомга көнне Сабанак мәчетендә элекке укучым Айрат Муратбакиев белән очрашу мәҗбүр итте. Егетнең гаиләсе бар, кызы, улы үсә, шәһәрдә яши, эшли. Авылда да ял йорты бар. “Мин татар телен яратам, сездән белем алу, телне өйрәнү, татарча җырлауларны искә алам. Киләчәктә догалар өйрәнү теләгем дә бар”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, мин бик сөендем.

Мин үзем дә намазга, дин юлында белемемне арттырырга курсташларым Бибиниса, Әминә үгетләүләре буенча, тормыш иптәшем Рифхәт үлгәннән соң гына бастым. Аңа кадәр балачакта, укыган-эшләгән елларда әнием өйрәткән “Ихлас”, “Фатиха”...

Подробнее...

Уразаның файдасы

Ураза тотуны Аллаһы Тәгалә әмер иткән һәм бу әмерне үтәүче әҗер савап ала. Фарыз уразаны тотмаган кеше Кыямәт көнендә җәзага лаек була. Ураза тотучы мохтаҗ һәм ач кешеләрнең хәлен аңлый башлый, анда мәрхәмәтлек хисе уяна. Ураза тотучының калебе йомшара һәм ул Аллаһы Тәгаләгә якыная. Ураза кешене үз-үзен кулда тотарга өйрәтә, тәкъваллык күрсәткече булып тора, чөнки аның ураза тотуы хакында Аллаһ һәм ул үзе генә белә. Кешене тәртипкә өйрәтә, чөнки ул көн саен иртә һәм кич билгеле бер вакытта ашый.

Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догаларын кабул итә. Рамазан аенда мөселман гайбәттән һәм...

Подробнее...

Татар зиратында өмә

“Исәннәрнең - кадерен бел,
Үлгәннәрнең – каберен бел!”
- ди безнең татар халкы.

Без, “Дуслык” клубы әгъзалары, бу йоланы хөрмәт итәбез. Һәр елны, яз көне, татар зиратында өмә ясыйбыз. 2020 нче елда гына, пандемия сәбәпле, бу тормышка ашмады. Ә быел 22 апрель көнне зиратка җыелдык. Боровский мәчетеннән Мөхәммәтҗан мулла һәм тагы өч-дүрт ир-ат, Винзили мәчетеннән Мидхәт мулла ярдәмгә килделәр.

Безнең йола буенча, зиратка иң элек мулла керергә тиеш һәм дога укып башкаларга рөхсәт бирергә тиеш. Мөхәммәтҗан мулла белән Мидхәт мулла зиратта мәңгелек урыннарын тапкан барлык әрвахларга...

Подробнее...

“Мөселман зираты зураячак”

14-5Төмән шәһәрендәге Кугалы (Матмасс) поселогы мөселман оешмасы җитәкчесе Сөләйман хәзрәт Садретдинов редакциягә шатлыклы хәбәр алып килде: Төмән шәһәренең аксакаллар оешмасы советы (җитәкчесе Тимергали Мирасов) “Яңарыш” өлкә татар газетасына мохтаҗларны, өлкәннәрне яздыру өчен ярдәм күрсәтте. Бер уңайдан, зират, мәчет турындагы яңалыкларын да сөйләп үтте.

- “Ахирәт” җирләү эше мәсьәләләре буенча муниципаль казна учреждениесе директоры 2019 елда алышынды безнең. Хәзер бу вазифаны Марат Бикмулин башкара. Мин – караучы (смотритель).

Учреждение җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә түләүсез нигездә...

Подробнее...

Мәчет китапларын өйрәнеп

14-6“Быел 27 февральдә, шимбә көн, Тубыл районы, Күкрәнде авылы мәчетенең 20 еллык юбилей тантанасында беренче тапкыр, филология фәннәре докторы, профессор, Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина белән танышып-очрашу бәхетенә ирештем. Минемчә, Гүзәл ханымның киләчәге якты һәм ышанычлы. Фәнни юлда эзләнү, тикшеренүләр ягыннан өмет бар, үзебезнең Төмән өлкәсе татарларының тарихын, аларның язмаларын, бүгенге көннәрдә әле ачыкланмаган, әһәмиятле тарих битләрен үз халкына кайтару, алар белән таныштыру зур күләмдә алып барыла. Чын күңелемнән әйтер идем, Гүзәл ханым, бүгенге көн халкыбыз арасында, яңа гына...

Подробнее...

Күкрәнде мәчетенә - 20 ел

12-142001 елның 25 январь көне күз алдыма килә. Тубыл районы, Күкрәнде авылына мәчет ачылу тантанасына җыенабыз. Ул һәрберебезнең хәтерендә онытылмаслык, авыр сәфәр булып калды, дияр идем. Кутарбиткадан авылга хәтле әле 23-25 чакрым юлны сазлыклар арасыннан үтәргә кирәк. Машиналар, автобуслар бик күп. Берәүләре Тубыл ягыннан килсә, икенчеләре Төмән - Яркәү ягыннан. Юл бик тар, урыны белән кар сыраган. Машиналар, автобуслар кәрван кебек, бер берсенең артыннан әкрен генә алга бара.

Ә инде, каршыга машина килеп чыкса, аны уздырып жибәрү бик авыр мәшәкать булып, газапка дучар буласың...

Подробнее...

“Укылмый калган намазларны нишләтергә?”

12-413 мартта Төмәндә имамнарның белемнәрен күтәрү курслары онлайн рәвештә башланып китте. Укулар вакытында ислам психологиясе, педагогикасы, хәдисләр, социализация һәм башка темалар буенча лекцияләр булды. Курсларда Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү һәм башка районнардан имамнар, мәчет каршындагы курслар укытучылары, мәчеткә йөрүчеләр катнаштылар.

Мөселман кардәшләр намаз укуны ялкауланып калдырырга ярамаганлыгын, проблемалы яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышы, гаилә мөнәсәбәтләре, экстремизм күренешләре профилактикасы, мигрантларны социомәдәни адаптацияләүнең уңышлы практикасы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836