#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөләйман авылында азан яңгырады

40-4Еллар узгач, ниһаять, Төмән өлкәсенең Вагай районы, Сөләйман авылында да, тирә-юньгә иман нуры чәчеп, кабат азан тавышы яңгырады. Әйтерсең, авылга яңадан җан өрелде, бәрәкәт өстәлгәндәй булды. Бу тавыш яңа гына төзекләндерелгән мәчетнең манарасыннан халыкны намазга беренче чакыру иде.

Сөләйман авылы зур түгел, биредә бары 200гә якын кеше яши. Алар авылда мәчетне бик кирәксенгәннәр һәм иске мәчетне торгызыр өчен үз теләкләре белән акча җыйганнар. Хәзер инде алар Аллаһ йортының буш тормаячагына бер дә шикләнмиләр. Соңгы тапкыр Сөләйман авылында азан 20 ел элек яңгыраган. Шуннан бирле мәчет...

Подробнее...

Яңа китап дөнья күрде

40-5Казанда “Ватан” нәшриятында чыккан “Себердә бохарлылар” исемле яңа китапта тарихи–этнографик һәм лингво-культурологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә моңарча чыкмаган материаллар тупланган. Басманың авторлары - Тубыл шәһәренең Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институты профессоры Гүзәл Фәйзуллина, профессор Елена Ермакова, доцент Майя Прокопова, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе доценты Энҗе Кадыйрова.

Гүзәл Җәгъфәр кызы: “Себердә бохарлылар җәмгыятьнең икътисадый, сәяси, мәдәни үсешенә ясаган роле мөһим урын ала. Шул исәптән, метрик язулар, халык санын алу, мәкаләләр, указлар...

Подробнее...

Хәзрәтләребез – дини уку йортлары шәкертләре

36-4Август – уку йортларына керүчеләрне барлар чак. Белем алу беркайчан да соң түгел. Бу хисләрне яшьләргә генә түгел, өлкәнрәкләргә дә кичерергә насыйп була.

Быел Казан ислам университетының ислам фәннәре факультетына Төмән районының Индрәй җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хәмзә хәзрәт Камалов һәм Зур Акъяр мәчетенә йөрүче Миргали Вәлиев укырга керделәр.

Шулай ук, өлкәбездә татар телен укытуда күп ярдәм итүче, көч түгүче педагогика фәннәре кандидаты, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белемен үстерергә булды. Ул 5 елдан бирле дин юлында – Төмән шәһәренең “Яңавыл” җирле мөселман...

Подробнее...

Абаулда мәчет ачылды

36-3Татар авыллары тарихында мәчетләр мөһим урын алып торалар. Бүгенге көндә Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында мәчетләр бар, Аллаһы йортларыннан моңлы азан тавышлары ишетелә, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр, җомга намазларына дин кардәшләребез килә.

Вагай районының Абаул авылында, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек-электән мәчет булган. Узган атнада монда яңа мәчет ачылу тантанасында Төмән өлкә дини мөселман идарәсе рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Вагай район хакимияте вәкилләре, авыл халкы шатлыклы дини чарада катнаштылар.

Истәлекле бәйрәм чарасы тантаналы ачылыш тасмасы киселгәннән соң, мәчет...

Подробнее...

“Мәчеткә даими йөрүчеләр вакциналаштырылган”

Замананың коронавирус дигән зәхмәтле авыруы күпләрнең тормышын үзгәртте: күңелләрдә курку, сәламәтлеккә нык зыян салды, якыннарын югалтуга китерде һәм башкаларны тезеп китәргә булыр иде бу урында. Җомга намазыннан соң, Төмән районының Индрәй поселогы мәчетенә мөселман кардәшләрнең хәлләрен сорарга барган идем.

Авылның мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов бу зәхмәткә каршы прививканы беренчеләрдән булып куйдыруын, үзен яхшы хис итүен хәбәр итте. “Эштә дә миннән күреп вакцина ясатырга булдылар. Мәчеткә дә даими йөрүчеләр барысы да прививкалы, - диде ул. – Хакимият башлыгы белән...

Подробнее...

Мәчет салдыручыга

Татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигыренең:

“Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:
Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән
Кеше булган иң чын адәмне...”

– дигән юллары исемә төшә. Сүзем - эш күрсәткән, авылдашлары, якташларының хөрмәтен яулаган Шамил Айнетдинов хакында.

Ибраһим мулланың кызы Сания апамның улы Шамил, тормыш иптәше Тамара, баласы Илфат, бертуганнары --- Раил, Суфия, Сираҗетдин, Нурислам, Рамил һәм башкалардан ярдәм күреп, туган авылы Пушнашта якты, иркен, мәһабәт мәчет салдырды. Бу - саваплы, изге, гаять зур, бөек эш! Тел...

Подробнее...

Сала авылында Корбан бәйрәме

33-3Яркәү районы, Сала авылында һәм мәчетендә ел саен эшләр башкарыла. Менә быел да 27 июль көнне авыл мәчетендә Корбан мәҗлесе үткәрелде.

Чын күңелдән бу эшне мәчет рәисе Ишмөхәммәт Аитов, мөселман дини оешмасының мәчет рәисе урынбасары Сабирә Фәйзуллина, мәчет имамы Таштимер Ташбулатов, аның урынбасары Азат Бакиев башкардылар.

Сала авылында Корбан бәйрәме бик зурлап уздырыла, чөнки корбан – Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Корбан – ул кешегә Алла кушканны үтәргә, тыйганнан тыелуны таләп итә.

Төмәннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән Әмир хәзрәт Балдин килделәр. Корбан бәйрәменә багышланган...

Подробнее...

Зиратка баручы боларны белергә тиеш

Зиратка бару белән бәйле берничә кагыйдә бар. Аларга игътибар итәргә кирәк.

Кабер әһелләренә сәлам биреп керергә кирәк: “Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әсәлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафиийәһ”. (Мәгънәсе: “Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз”).

Каберлектә кемнәр өчен зиярәт кылынса, аларның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына: өч тапкыр “Ихлас”, бер “Фатихә” сүрәләрен укырга кирәк. Болардан башка “Йәсин”...

Подробнее...

“Савап - барыбызга да кирәк”

30-3Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы тәүлегендә, быел ул 20 нче июль көненә туры килеп, Җир шарының барлык мөселманнары көтеп алган Корбан бәйрәме башланды. Корбан гаете Ураза гаетеннән аермалы буларак, дүрт көн дәвам итә. Зөлхиҗҗә аеның 11-13 көннәре Әт-Тәшрик көннәре дип атала. Бу вакытта Мәккәдә хаҗ кылучылар хаҗ йолаларын тәмамлый (Мина үзәнлегендә ташлар ыргыта), ә калган мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тырыша. Шундый гамәлләр арасында зиратка барып, әрвахларга багышлап дога кылу гадәте дә бар.

Мәсәлән, Корбан гаетенә бер көн кала, 19 июль - Гарәфә көнендә Төмән...

Подробнее...

Мәчетле, астаналы авылда

30-4Корбан бәйрәме алдында Тубыл шәһәренең баш имамы Ибраһим Сухов һәм тарихи мәчет хәзрәте Фәннур Казыймов Вагай районы Баеш, Икенче Вагай авыллары мәчетләрендә булдылар. Баеш авылында җәмгыятьтә исламның рухи әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм торгызу эшенә күп өлеш керткән өчен авылның дини оешмасы рәисе Нурикамал Хучашевага “Әл-ихсан” орденын тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйга турында Нурикамал апа: ”Азия мөселманнары оешмасының баш мөфтие шәех Нәфигулла Әшировның имзасы куелган таныклык белән мондый орден алганыма шатмын.

Безне зурлап авылыбызга килеп бүләк тапшырган Тубыл мәчетләре хәзрәтләренә рәхмәтләремне...

Подробнее...

Котылырга ашык

Җәйнең эссе көннәрендә ай буена иген өстенә яңгыр яумаса, син яңгыр болытларын тартып китереп яудыра алмыйсың. Кинәт кенә аяк астында җир тетрәп, яныңдагы бөтен өйләр өстеңә гөрселдәп ишелеп төшкәндә, син аны тетрәвеннән туктатып, үзеңне һәм өйдәге кешеләрне үлемнән коткарып кала алмыйсың. Тәкәбберләнмә, “мин” диеп танавыңны күккә чөеп йөрмә – синең кебекләр генә түгел, сиңа караганда да көчлерәк һәм байрак кешеләр бу дөньядан үтте.

“Аллаһ юк һәм Җәһәннәм булмый”, – дип җитмеш ел гына түгел, җиде йөз ел кычкырып йөрсәләр дә, аларның “юк” диюе белән генә юк булмый бит әле. Алтын...

Подробнее...

“Хәлиф” сәүдә маркасы продукциясенең ассортименты артты

26-617 июньдә «ASTANA» банкет-холлында «Хәлиф» бренды астында «Төмән бройлеры»ның яңа «Хәләл» продукциясен тәкъдим итү чарасы булып узды. Мөселман җәмәгатьчелеге өчен махсус эшләнгән һәм махсус маркировка белән билгеләнгән «Хәлиф» сәүдә маркасы продукциясенең ассортименты артты. Бу «Хәләл» продукциясе шәригать кануннарына җавап бирә. Ассортимент даими камилләшә бара. Туңдырылган түшкәләрдән тыш, азык-төлек һәм котлетлар, казылык, фарш, казылган күкрәк, сосиска һәм башка бик күп тәмле ризыклар чыгарыла.

Чакырылган кунаклар арасында Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков үзенең...

Подробнее...

Казандагы форумда

26-7XI Бөтенроссия дин әһелләре форумына мәркәзебез Казанга өлкәбездән 40 кеше барды. Өч көн эчендә төрле төбәкләрдән җыелган меңләгән кеше арасында алар «Ислам нуры», «Милли тормыш һәм дин» күргәзмәләрендә; дискуссион мәйданчыкларда, пленар утырышта һәм «Изге Болгар җыены»нда катнашканнар.

Әлеге дәрәҗәле чарада өлкәбезнең иң актив дин әһелләренә, милләтпәрвәрләргә мактаулы бүләкләр тапшырылган: милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессының өлкәбездәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат...

Подробнее...

Дин әһелләре форумында катнашты

26-8Казанда узган “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында илебезнең 73 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашты. Тубылның тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов әлеге тантанада булып кайтты. Ул: “Форумда Тубыл шәһәреннән алты делегат булдык. Без делегациябезне җитәкләүче тәҗрибәле имамыбыз Ибраһим хәзрәт Суховка рәхмәтлебез. Чараның рәсми ачылышы “Казан ярминкәсе” үзәгендә Коръән аятьләре белән башланганнан соң, форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде һәм форумның программасы белән...

Подробнее...

Рәхмәт хаты тапшырылды

23-4Тубыл мәчетендә ислам диненә катлаулы тормыш сынаулары аша килгән Октябрист Мәҗитовка Рәхмәт хатын Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов тапшырды. Ул: ”Октябрист Чаппар улы дин юлына басып, белем алып, мәчеттә күңелен биреп тырыш эшләгәне өчен мондый бүләккә лаек булды. Милләттәшләребезнең үзләре теләп дин юлына басканына без шатбыз. Мондый асыл сыйфатларга бай күренешләр артканнан арта барсын”, - диде.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне яңадан торгызу буенча эчкерсез хезмәте өчен Төмән өлкәсе мөселманнарының үзәк Дини оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, мәчеттә дежур хәзрәт вазифасын 5 ел дәвамында башкарган...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836