#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көнләшү кирәкме?

Көнләшү – авыру, әллә гадәт, әллә ата-бабалардан калган йоламы икән? Ә минемчә, сәбәпсез көнләшү – ул хатын-кызны мыскыл итү, рәнҗетү.

Ир белән хатын өйләнешеп, бик әйбәт кенә гаилә корып яши башлыйлар.

Күп тә үтми, ире хатынына юк-бар сораулар яудыра башлый. “Әйт, син бүген кайларда булдың? Күршеләргә ник кердең? Анда кем белән очраштың? Кибеткә кереп кемне күреп чыктың? Балаларга ник бардың, кода шунда булгандыр?”...

Гарьләнүдән йөрәк әрни. Мин хыянәт итә торган хатын түгеллегем күренеп тора бит. Мин тормыш иптәшем вафат булгач, икенчегә кияүгә чыктым. Без очрашып өйләнешкәндә...

Подробнее...

Кайда абынасыңны белсәң...

“Серле телефон”ым кабат шалтырады. Бу юлы урта яшьтәге ханым каенанасы язмышын бәян итте.

- Каенанам белән каенатам 20 ел бергә яшәгәннән соң, әти аны ташлап, үзеннән 12 яшькә кече хатынга өйләнгән. Ә хәл болай булган. Әти белән әни бик яшьли гаилә корып җибәрәләр һәм аларның бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә. Армия хезмәтеннән кайткач, әнинең ярдәме белән, әти югары уку йортын читтән торып тәмамлый һәм заводта инженер булып эшли башлый. Гаилә тормышын әнигә үзенә генә тартырга туры килә. Иренең шундый зур урында эшләгәненә ул чынлап горурлана һәм аны гаиләдә ата кеше үтәргә тиешле бар...

Подробнее...

Туй, никах юрамышлары

- Кияү кергәндә кызга энәле әйбер кадатсалар - яшь гаиләдә татулык булмаячак.

- Кияү-кәләш өстәленә пычак-чәнечке куйсалар - татулык булмаячак.

- Кыз үзенең никахын тыңласа - тиз аерыла.

- Кияү кергәч, кыз кияүнең бүреген салдырып үз башына кисә - тормышта иренә баш була.

- Кияү-кәләш кергәч, кайсысы беренче булып икенчесенең аягына баса - шул гаиләдә өстен була.

- Килен төшкәндә, яучы, кодалар капкадан чыккач уң якка борылып китәргә тиешләр - юл уңышлы, яшь гаилә бәхетле була.

- Кыз күчкәндә артына борылып караса - ата малы (бәхете) кызга күчә, кыз белән китә...

Подробнее...

Бәхетле булу серләре

- Яраткан кешеләребезгә җылы сүзләрне әйтергә онытмыйк. Җылы, ягымлы сүзләрне әйтүе берни тормый бит безгә, тик алар бик кыйммәткә бәяләнә. Ник әле алайса аларны кадерле кешеләребезгә ешрак әйтеп тормаска? Без бүген бар, ә иртәгесе билгесез... Шуңа да күңелдәге ихлас хисләрне, сүзләргә салып, якыннарыбызга җиткерергә ашыгыйк, үкенечкә калмасын.

- Елмаю - сихерле һәм серле тойгы. Ул кешегә бушлай бирелсә дә, кыйммәткә бәяләнә. Бары бер елмаю бөтен тормышыбызны үзгәртергә мөмкин. Ихлас елмаю – сәламәт йөрәккә юл. Елмаю тынычландыра, күңелне күтәрә, йөрәк тибешен нормага китерә...

Подробнее...

2016 елга туйлар йолдызнамәсе

1-6Кучкар. Сөеп-сөелеп яшәр өчен бик тә уңышлы ел. Туй балдагы, яшьләр өчен тостлар әйтеп, бәллүр савытлар күтәрергә вакыт җитте. Туйлар уздырыр өчен уңышлы көннәр: 12 январь, 16 март, 10 май, 18 август.

Үгезбозауларны 2016 елда авырлыклар һәм уңышсызлыклар көтә. Үпкәләшү, ызгыш-талашлар йортыгызда еш кунак булачаклар. Шуңа туйны киләсе елга күчерү яхшырак булачак.

Игезәкләр өчен 2016 елда туй уздыру саф һава кебек булачак. Икеләнү-шикләнүләрегезне читкә куеп, гаилә корыр өчен уңышлы көннәр: 11 февраль, 22 апрель, 4 июнь, 10 октябрь.

Кысла. Әгәр сез үз парыгызны...

Подробнее...

Көтмәгәндә очрашу

Алар кырык елдан соң очраштылар. Салават авылда яшәп советлар чорында совхозда агроном булып эшләде, ә хәзер лаеклы ялга чыкканына да биш ел инде. Хәзерге көндә ул үз хуҗалыгы, бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнә: күп итеп атлар, сыерлар, бәрәннәр үрчетә, казлар, үрдәкләр, тавыклар саклый. Күп итеп печән әзерләргә туры килгәнгә, ул, беренче чиратта, үзенең хуҗалыгы өчен техника булдырды. Аның ике катлы мәһабәт йорты, ишек алдында өр-яңа ике “Беларусь” тракторы утыра, шулардан тыш гусеницалы тракторы да бар бит әле. Авылда йөрер өчен “Нива” машинасы, кунакка йөрергә - “Форд” та әзер...

Подробнее...

Туй, никах юрамышлары

Кияү кергәндә кызга энәле әйбер кадатсалар - яшь гаиләдә татулык булмаячак.

Кияү-кәләш өстәленә пычак-чәнечке куйсалар - татулык булмаячак.

Кыз үзенең никахын тыңласа - тиз аерыла.

Кияү кергәч, кыз кияүнең бүреген салдырып үз башына кисә - тормышта иренә баш була.

Кияү-кәләш кергәч, кайсысы беренче булып икенчесенең аягына баса - шул гаиләдә өстен була. Килен төшкәндә, яучы, кодалар капкадан чыккач уң якка борылып китәргә тиешләр - юл уңышлы, яшь гаилә бәхетле була.

Кыз күчкәндә артына борылып караса - ата малы (бәхете) кызга күчә, кыз белән китә, имеш.

Туй төшкәндә ике...

Подробнее...

Яңа еллар килә, диләр

50-5Тагын Яңа еллар килә, диләр...
Җанда туа якты өметләр!
Яңалары, никтер искесеннән
Бәхетлерәк булыр кебекләр.

Йөрәк җылысыннан, кар эресен!
Күңелләргә, көртләр салмасын!

Яңа еллар яңа бәхет бирсен!

Тик булганын берүк алмасын.

                                                                                Гөлфия НИЗАМЕТДИНОВА.

Ялгыз калырга тырышмагыз

Исәнме, “Сөю чишмәсе”.

Сентябрь ахырында газетада бер ханымның язган хатын укыгач, кулыма каләм алырга батырчылык иттем. Әйтерсең, ул минем уй-кичерешләрем, проблемаларымны язган. Тик безнең ялгыз калганга беркем дә гаепле түгел инде, бу - язмыштыр.

Мин дә озак еллар кызымны үзем тәрбиялим. Шушы вакыт эчендә күпме көч һәм күз яшьләре түгәргә туры килгәнен үзем генә беләм. Рус язучысы Л.Толстой әйтүенчә, “Бар гаиләләр дә бертөрле бәхетле, тик бәхетсезлекләре генә төрле”. 30 яшемдә кызым белән икәү калгач, ялгызлыкны бик авыр кичердем. “Ни өчен мин? Башкалардан ни җирем ким соң?” – дип...

Подробнее...

Балдаклар теле

Вәгъдә бүләге. Аны, гадәттә, яшь егет йөргән кызына мәктәпне тәмамлаганда, соңгы кыңгырау алдыннан бүләк итә. «Юлларыбыз аерылса да, аралар ерагаймасын, мин мөнәсәбәтләребезнең тирәнәюен, бу хисләрнең олы мәхәббәткә әверелүен телим» дигәнне аңлата ул. 

Никах балдагы. “Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?” Шушы сүзләр артыннан ук егет булачак кәләшенә никах балдагы кидерә. Бу очрак өчен бер генә бриллиант белән бизәлгән балдак сайларга мөмкин.

Мәхәббәт балдагы. Аны парлар бер-берсенә ЗАГСта язылышкан чакта бүләк итешә. Ир белән хатынның бергә гомер итүләренең төрле юбилейларына...

Подробнее...

Туй кортежын ничек оештырырга һәм бизәргә?

Бәйрәм кортежы – туйның зур бер бизәге. Матур, затлы машиналар туйга купшылык өсти. Машинадагы бизәкләр күңелләрне җилкәндерә. Әмма машинаны бизәүнең дә үз кагыйдәләре бар икән. Киңәшләребез сезгә файдалы булыр:

• Йола буенча, кияү белән кәләш утырган машинаны балдаклар белән бизиләр. 

• Машиналарга капрон, кәгазь, рәсемле, йә ялтыравыклы тасмалар бәйлиләр.

• Кунаклар утырып бара торган машиналарны төрле төстәге бер-ике рәт тасма белән генә бизәү дә җитә.

• Радиатор рәшәткәсенә кәләш-курчак яки чәчәкләр салынган кәрзин беркетеп куярга була.

• Шарлар такмау...

Подробнее...

Туйда уйнала торган уеннар

Эләктергечләр кайда?

Уенда катнашучы өч-дүрт кешенең күзләрен бәйлиләр. Шулкадәр ук кешенең киемнәренә һәм тәненә исә күп кенә кер кыстыргычлары эләктерелә. Уен башлануы игълан ителү белән, күзләре бәйле уенчылар боларның киеменә һәм колак-борын кебек урыннарына эләктереп куелган кыстыргычларны кулларын өскә-аска таба йөртә-йөртә эзли һәм җыя башлыйлар. Алдан билгеләнгән вакыт эчендә кайсы уенчы күбрәк кыстыргыч җыя, шул җиңүче дип табыла.

«Алма пеш, авызыма төш» кенә түгел

Бу исем астында ике уен берләштерелеп тасвирлана. Люстрага яки аркылы тарттырылган җепкә...

Подробнее...

Уйланырга сәбәп бар...

Бервакыт президент Обама хатыны Мишель белән алдан планлаштырылмаган кичке ашка гадиерәк кенә ресторанга килеп керәләр. Урнашып өлгергәч, яннарына ресторан хуҗасы килеп Обаманың тән сакчысыннан илнең беренче ледиена мөрәҗәгать итеп буламы, дип сорый. Мишель белән ресторан хуҗасы сөйләшкәннән соң, Обама кызыксынып хатыныннан: “Ни өчен аның синең белән шул хәтле сөйләшәсе килде соң?” – дип сорый. Хатыны ул кешенең яшүсмер чактан ук аңа гашыйк булганын әйтә. Обама уйга калып: ”Әгәр син аңа кияүгә чыккан булсаң, син бу матур ресторанның хуҗабикәсе булыр идең”, - дип куя. Аңа ...

Подробнее...

Язмышны бәндә үзе яздыра...

Тәкъдиреңдә ни язылган булса, шуны күрмичә бу дөньядан китмисең, диләр бит. Бу турыда уйланып караганыгыз юкмы, дуслар? Чынлап та, кайвакыт синең белән булырга тиешле хәлләр, синең теләгеңнән башка да фанига аша. Әллә нинди ят көчләр, сәбәпләр белән. Үзгәртергә, төзәтергә күпме тырышсаң да, барыбер, сценарий алдан язылган кебек, нәтиҗә шул ук кала бирә. Андый минутларда күпләребез буйсынып: «Шулай язгандыр», яки: «Язмыштан узмыш юк», - дияргә ашыгалар. Андый фикерләү буенча дөнья бары курчак театры гына булып чыга түгелме соң?! Әниемнең: «Язмышны бәндә үзе яза», дигәнен хәтерлим. Чөнки Ходай...

Подробнее...

Никах мәҗлесе

44-610 октябрь көнне Төмән районы, Талмы авылында яшәүче иң якын дусларым - Саҗидә белән Рифхәт Айметдиновларның уллары Салават белән Флера Камил кызының никах туйлары  булып узды. Көзнең иң матур көнендә бәйрәмгә авылның күркәм кешеләре, кунаклар бик күп җыелдылар.

Һәркем үзенең йөрәк түреннән чыккан иң матур теләкләрен җиткерергә ашыктылар. Саҗидәнең якын туганы шагыйрәбез Галия апа Абайдуллина үзенең яшь парлар Флера Садыйкова белән Салават Хәлидуллиннарга атап язылган шигырен бүләк итте.

Егет тә батыр икән,
Кыз да бик...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836